Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:31

Уфада “Мөслим-сити” проекты тирәсендә җәнҗал дәвам итә. Белгечләр мәчет төзелер, ә “Мөслим-Сити” проекты тора-бара онытылыр дип саный.

Башкортстанда Русиядә иң зур булачак җәмигъ мәчет һәм аның тирәсендә “Мөселман-Сити” дигән купшы исемле мөселман утраучыгын булдыру сүздә генә калырга мөмкин. Соңгы вакытларда бу төзелеш белән бәйле бик күп гауга чыкты. Үз вакытында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте төзелүче җәмигъ мәчет тирәсендә 15 катлы торак йортлар, кунакханә, балалар бакчасы булдыру турында зурдан кубып сөйләгән иде. Нәзарәт әлеге күчемсез милектән килә торган керем мәчетне тотарга һәм дини чаралар уздыруга китәр дип өметләнүен әйтте. “Мөслим-Сити” дип аталган бу утраучык төзелешенә 3-5 миллиард сум кирәк булачак дип исәпләнде.

Соңгы атнада “Мөслим-Сити”га карата тәнкыйть арта бара. Бер яктан урыс православ чиркәве канәгатьсезлеген белдерә. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон сүзләренчә, Диния нәзарәте тәкъдим иткән яңа проект артык киң җәеләчәк, ә башта анда мәчет кенә булыр дип уйланылган. Шунда якында гына урыс православ чиркәве барлыгын искә алып, мәчет белән чиркәүнең бергә торуы диннәр татулыгын чагылдырыр иде, диде ул шәһәр хакимияте башлыгына язган хатында.

Икенче яктан, “Архзащита” берләшмәсе активистлары май аенда узган җәмәгать тыңлауларында “Мөслим-сити”ны тәнкыйтькә тотты.

“Покров чиркәвен “Мөслим-Сити” проекты кысаларындагы күпкатлы торак йортлары белән каплау бернинди архитектура кысаларына сыймый. Шулай ук әлеге йортлар мәчетне дә күренмәслек итәчәк”, диде “Архзащита” җитәкчесе Павел Егоров.

Аның сүзләренчә, бу төзелешкә җирле халык та канәгатьсезлеген күрсәткән, чөнки аларны өйләреннән күчерү каралган булган. Кайбер йортлар инде сүтелгән дә.

Узган атнада бу тәнкыйтьләргә төзелешнең төп иганәчесе булган Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” фонды да кушылды.

Мәчет

Мәчет

Фондның вәкиле Ришат Зайнагабтдинов сүзләренчә, мәчет төзелешен эшләтүче Башкортстан мөфтияте белән аны төзүче “Алтын Курай” оешмасы җитәкчелегендә берүк кешеләр, ягъни мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтулин, аның беренче урынбасары Әюп Бибарсов һәм мөфтият эшләре белән идарә итүче Илдар Ишеев утыра һәм шуңа алар әлеге оешмалар арасында килешүне өзәргә чакырган булган. Шул ук вакытта кыйммәтле төзелеш материалларын арзанракка алмаштыру тәкъдим ителгән, әмма ике ай вакыт узуга карамастан, бер генә таләп тә үтәлмәгән. Шуңа бу таләпләр үтәлгәнче “Урал” вакыфы мәчет төзелешен финанслауны туктатып торырга карар кылган. Шул ук вакытта алар арбитраж аркылы Диния нәзарәтеннән 56,85 милллион сумны кире кайтаруны таләп иткән, чөнки бу акчалар алар фикеренчә мәчет төзелешенә түгел, ә “Мөслим-Сити” өчен җир арендалау хокукын сатып алуга киткән.

Шулай ук Зайнагабетдинов “Мөслим-Сити” проекты төзелеше белән дә килешмәүләрен яшермәде.

“Башта бернинди зур катлы йортлар төзү күздә тотылмады. Бары мәчет һәм аның янында хәләл кафе һәм мөселманнар ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган берничә бина гына булыр дип күздә тотылды. “Мөслим-Сити” дигән исем белән дә ашыкканнар, чөнки Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Башкортстанга сәфәре барышында Мортаза Рәхимов белән очрашканда, бер генә төзелеш тә конфессияара низаг тудырмаска тиешлеге турында килешенде”, диде ул.

Башкортстан җитәкчелеге бу гаугадан ерак торырга тырыша. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм хөкүмәттән бернинди белдерүләр булмады. Республика башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы рәисе Вячеслав Пятков барлык сорауларны сөйләшеп хәл итәргә чакырды.

“Башта тыныч кына мәчет төзелешен тәмамларга кирәк, чөнки аны меңнәрчә кеше көтә. Аннары инде тирә-яктагы төзелеш турында уйларга була”, диде ул.

"Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов(сулдан икенче) һәм мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

"Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов(сулдан икенче) һәм мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Уфа шәһәре башлыгының беренче урынбасары Александр Филлипов исә журналистлар белән очрашуда мэриянең “Мөслим-Сити” проектын кире кагарга җыенуын әйтте.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт элегрәк белдерүенчә, алар барлык мәсьәләләрне Башкортстан митрополиясе белән хәл итәргә әзер. Шулай ук мәчет төзелеше өчен башка иганәче таба алуларын да белдерделәр.

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының элекке рәисе, Уфадагы сәясәт белгече Азамат Галин “Мөслим-Сити”ның төзеләчәгендә шикләнә.

“Барлык низаг та чыгымнарны контрольдә тотмау төсмерендә бара. 2009 елны мин хөкүмәт утырышында катнаштым һәм анда төзелешкә бүленгән 70 миллион сумның кайда китүен тикшерделәр. Төзелеш туктатылып торды. Шуннан химаячеләр шурасы төзергә булдылар, әмма хәзер инде башка низаг килеп чыкты. Мөгаен “Урал” фонды төзүче ширкәтне алмаштырып мәчетне төзеп бетерер. Мөфтият башка иганәчеләрне таба алмаячак, чөнки анда әле иң аз дигәндә дә мәчет эшен төгәлләү өчен бер миллиард сум кирәк. “Мөслим-Сити”га килгәндә, ул мөгаен тора-бара онытылыр, чөнки аны беркем финансламаячак. “Урал”га бу кирәкми, ә төбәкнең моңа акчасы юк”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG