Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның ашыгыч ярдәм станциясе янында пакетка төрелгән сабый бала табылган


Russia -- Ambulance
Russia -- Ambulance

Кыз балага 3-4 көн генә. Табиплар әйтүенчә, сабый сәламәт. Полиция нарасыйның әнисен эзли.

Пакетка төрелгән сабый баланы Казанның Сафиуллин урамында узып баручы кешеләр тапкан. Ул ашыгыч ярдәм станциясе янында ташланган иде.

Кыз баланың тууына 3-4 көн генә. Табиплар сабыйны карагач, аның сәламәт булуы турында белдерде. Ул хәзер Казанның бала тудыру йортларының берсенә озатылды.

Полиция әлеге вакытта нарасыйның әнисен эзли.

Соңгы елларда чит илләрдә балаларның гомерен саклау өчен “бала тартмалары” куела. Европа илләрендә яңа туган баланы (3-30 көнгә кадәр) тормышына куркыныч янаган шартларда калдыру җинаять санала. Бала тартмаларына салу – баланың тормышын куркыныч астына кую дип саналмый.

XS
SM
MD
LG