Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 август – Мөстәкыйльлек көне чаралары


Иске татар бистәсе кунакка чакырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Иске татар бистәсе кунакка чакырды

30 август – Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителүгә 26 ел тулу уңаеннан Казанда "Азатлык" яшьләре әләмнәр таратты, Татар иҗтимагый үзәге пикет үткәрде, "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме булды, Иске татар бистәсендә төрле чаралар үтте.

Казанның Иске татар бистәсендә дә бәйрәм уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Сәхнәдә башкала ветераннары чыгыш ясады. Казанга, Татарстанга багышланган татар һәм урыс телләрендә җырлар башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Кабан күле яры буена һәдия һәм чәкчәк стаучылар рәтләре тезелгән иде, ит тә кыздырдылар. Иске татар бистәсендә кеше алай күп күренмәде. Бер колектив чыгыш ясаганны башкалар карап торды. Оештыручылар сәхнәгә "30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көне" дигән сүзләрне язып торуны кирәк санамаган. Шулай да, Иске татар бистәсендәге бер йортка Татарстан, Русия һәм Казан шәһәре әләмнәрен бергә элгән иделәр.

ТИҮ пикеты, 30 август 2016
ТИҮ пикеты, 30 август 2016

Татар иҗтимагый үзәге Казанның Тинчурин паркында пикет уздырды. Чарада катнашучылар 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтаруны, Русия белән төзеләчәк яңа шартнамә проектын иң элек Татарстан халкына тәкъдим итүне һәм парламенттан Татарстан президенты исемен саклап калуны таләп итте.

"30 август-Татарстан дәүләтенең туган көне", "1990 елгы декларацияне тормышка ашырырга", "30 август 1990 ел. Без дәүләтебезне төзи башладык. Җиңәрбез иншалла", дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, татар дәүләтен торгызу өчен ике шартның үтәлүе җитә дип белдерде. "Аның беренчесе – Русия демократик федератив хокукый дәүләткә әйләнергә тиеш. Икенчесе – Татарстанда демократия, сүз иреге, сәяси көндәшлек, ирекле гадел сайлаулар мөмкинлеге булырга тиеш. Татарстан халкы ирекле сайлауларда парламентка халык ихтияҗлары өчен көрәшүче депутатларны сайларга тиеш. Халык депутатлары исә дәүләт мөстәкыйллеге турындагы декларацияне тормышка ашырыр иде", ди Зәкиев.

ТИҮ Мөстәкыйльлек көненә багышлап Казанда пикет оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Пикетны карарга килгән Илдус әфәнде Татарстан мөстәкыйльлеге көне булган 30 августны шәһәр көне итеп билгеләргә тырышуга кәнәгатьсезлек белдерде.

"Канун белән кабул ителгән бу бәйрәмне кем шәһәр көне дип алыштыра ала? Минемчә Мәскәүгә ялагайланучылар моңа уңай карый. Бу бәйрәмне уздыру бары фарс кына. Менә сентябрьдә хәзер сайлау булачак. Татарстан мафиясе бу сайлауда бар мөмкинлектән файдаланып үз кешеләрен төртәчәк. Ә болар, Татарстанның мөстәкыйллеге көнен билгеләп үтү белән кызыксынмыйлар да. Әгәр Татарстан мөстәкыйль булса республика халкы нефтьтән кергән долларлар кая китә дип сорарга мөмкин бит. Татарстан пенсионерларына бер тиен дә өстәмә түләнми", диде Илдус.

Пикет ахырында Татарстан президенты, паламент башлыгы, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына атап мөрәҗәгать кабул ителде. Пикет резолюциясендә урын алган өч төп таләпнең беренчесендә Татарстан парламентыннан 1992 елгы Татарстан Конституциясендәге "Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты", "Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия", "Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке" дигән маддәләрне кире кайтару соралды.

ТИҮ пикеты, 30 август 2016
ТИҮ пикеты, 30 август 2016

30 август – Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителүгә 26 ел тулу уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казан урамнарында республика әләмнәре таратты. Берлек активисты Рәфыйк Кәримуллин сүзләренчә, яшьләр әлеге гамәлләре белән бу бәйрәмнең асылын – Татарстанның мөстәкыйльлек игълан итүен халык исенә төшерүне максат иткән.

"Азатлык" яшьләре Татарстан мөстәкыйльлеге көнен байрак таратып искә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

Казанның Камал театры каршына, яңгыр явып торуга карамастан, 300-400ләп кеше җыелды. Алар "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмен карарга килгән иде. Оештыручылар чараны бер сәгатькә соң башланды. Халык алдан хәбәр ителгәнчә сәгать унга ук килде һәм бер сәгать яңгыр астында торырга мәҗбүр булды.

"Уйнагыз гармуннар"да 600ләп гармунчы, җырчы, биюче катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Чарада Татарстанның 37 районыннан иҗат төркемнәре катнашты. Оештыручылар якынча 600ләп сәнгатькәр килүен белдерде. Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, "Уйнагыз, гармуннар!" Казанда 31 ел рәттән үткәрелеп килә. Төрле елларда Русиянең 28 төбәгеннән гармунчылар, иҗат төркемнәре катнашкан.

Күпләр гармун белән килсә дә, Камал театры керешендә күпчелек фонограммага чыгыш ясадылар. "Республика көне" дигән бер генә язу да күрә алмауларына тамашачыларның исләре китте.

"Уйнагыз, гармуннар!"да Татарстанның мөстәкыйльлек көнен бәйрәм итәргә дип махсус Әгерҗе районнан килгән ТИҮ әгъзалары Земфира белән Рәис Камалиевлар да бар иде. Алар бүгенге бәйрәм чараларының артык "толерант" үтүенә ризасызлык белдерде.

Камалиевлар 90нчы елларда бәйсезлек таләп итеп мәйданнарда йөрсәләр, хәзер һәр ел республика көненә Казанга киләләр. "Халыкны алдадылар, Мәскәүгә карап тора торган суверенитет булып калдык, урыслар урам тутырып тәре походында йөри, татарга Казанда урын да калмый бугай инде", ди Земфира ханым.

"Мәскәүгә карап торган суверенитет калды, халыкны алдадылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

XS
SM
MD
LG