Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме

30 августта Казанның Камал театры каршында елдагыча “Уйнагыз гармуннар” бәйрәме үтте. Әмма быел ул бер сәгатькә соңга калып башланды, халык алдан хәбәр ителгән мәгълүматкә карап унда ук килде, яңгыр астында бер сәгать басып тордылар. Татарстанның йөзләгән гармунчылары, үзешчән иҗат төркемнәре, ансамбльләр чыгыш ясады. Тамашачылар былтыргыдан азрак иде, Камал тирәсендә Республика көне дигән бер генә язу да күрә алмауларына исләре китте.

дәвам

XS
SM
MD
LG