Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия президенты Дилма Руссефка импичмент игълан ителде


Дилма Русеф
Дилма Русеф

Ул 2027 ел ахырына кадәр сәясәт белән шөгыльләнә алмаячак.

Бүген кич Бразилия сенаты рәсми рәвештә Дилма Руссефны президентлыктан төшерде, дип хәбәр итә Guardian. Хәзер ул 2027 ел ахырына кадәр сәясәт белән шөгыльләнә алмаячак. Вице-президент Мишел Темер рәсми рәвештә дәүләт башлыгы итеп расланды.

Берничә сәгатькә сузылган тавыш бирүдән соң Бразилия сенаторлары Дилма Руссефны президент вәкәләтеннән мәхрүм итте. 81 сенаторның 61е Руссефны вазифасыннан алуны хуплап тавыш бирде. Ул инде моңа кадәр дә ил башлыгы булудан вакытлыча читләштерелгән иде.

Дилма Руссеф 2011-1016 елларда Бразилия президенты булып торды. Быел 12 майда вазифасыннан вакытлыча читләштерелгән иде. Аны коррупциядә һәм 2014 елгы сайлауларда җиңәр өчен федераль казна турында ялган мәгълүмат таратуда гаеплиләр. Руссеф үзе гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG