Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны "ак" һәм "кара"га бүлүче фәтва кемгә отышлы?


Конференциядә өстә уңда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Татарстан мөфтияте фотосы
Конференциядә өстә уңда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Татарстан мөфтияте фотосы

Грозныйда узган халыкара ислам конференциясендә кабул ителгән фәтва мөселманнарны "ак" һәм "кара"га бүлә. Татарстан да әлеге фәтваны хуплады.

Чечняда август азагында узган "Сөннәт юлын дәвам итүчеләр, кем алар?" дип исемләнгән халыкара ислам конференциясендә Русиядә ислам өммәте турында фәтва кабул итү болай да таркалган мөселманнарны тагын да дошманлаштырырга мөмкин. Дини темаларны яктыртучы журналист Руслан Айсин әйтүенчә, фәтваның нигезендә суфичылык ята, ә шул фәтвада каралган төшенчәләргә туры килмәгән мөселман сектант һәм экстремист дип игълан ителә. Ягъни бу фәтвада чын сөнниләр дүрт мәзһәб белән һәм суфилар күрсәткән юл нигезендә барырга тиеш булып чыга.

“Ваһһабчылар, сәләфиләр, Хизб ут-Тәхрир, "Мөселман кардәшләре" оешмасы исә экстремистик оешма дип күрсәтелә. Ә Русиядә күбесе сөнниләр булса да, суфилар түгел бит.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Әлбәттә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу симпозиумны бер инструмент буларак куллана, чөнки ул Русиядә эчке сәясәт хәрәкәткә килүен күрә. Президент идарәсе җитәкчесе Сергей Ивановны эшеннән алулары, Вячеслав Володин Русия Думасына китәргә мөмкин диелә. Мондый вазгыятьтә Кадыйров үз уенын уйный башлый, ул бөтен мөселман өммәтен үз канаты астына җыймакчы була. Чечня башлыгы Татарстанны "союзник" буларак алмакчы.

Берничә ел элек Кадыйров Миңнехановка тандемны булдыру тәкъдимен ясады, ягъни Русия ислам өммәтен икегә бүлик - Кавказны Чечня кул астына, ә төрки-татар дөньясын Казан кул астына кертү каралды. Кремльдә ул вакытта Владислав Сурков зур роль алып тора иде. Ул бу проектны хупламады. Шуннан соң бу проект югалды һәм хәзер ул яңадан калкып чыга", ди Айсин.

Билгеле булганча, әлеге халыкара ислам чарасында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да, Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да катнашмады. Ә менә Татарстаннан мөфти Камил Сәмигуллин барды. Айсин сүзләренчә, Сәмигуллин Татарстан президенты идарәсе кушканны эшли.

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Кадыйров белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Татарстанда да суфичылык төп агым буларак кабул ителде. Суфичылар кечкенә генә бер төркем. Татарларның күбесе аннан ерак торганнар. Димәк алар бу арбадан төшеп кала һәм сектант булып чыга", ди Айсин.

Аның сүзләренчә, Равил Гайнетдин һәм аның мөфтиләр шурасы моңа каршы, чөнки алар бу тандемда хезмәт күрсәтүче генә булып кала. Шул ук вакытта Таҗетдин да каршы чыга, чөнки ул үзен баш мөфти дип саный. Ә Кавказда аны беркем саннамый. Шуңа да карамастан алар турыдан-туры бу фәтвага каршы чыгарга шикләнә, чөнки бу хәл экстремизмны яклау булып калкып чыгарга мөмкин. Шуңа алар бу чарага үз вәкилләрен генә җибәрде. Русия мөфтиләр шурасы җибәргән вәкилләрнең кайберләре эшләре тыгыз булуга сылтап, конференцияне тәмамламыйча Мәскәүгә кайтып китте.

Айсин фикеренчә, бу фәтва Русия генә түгел, ә чит ил мөселманнары арасында да аңлашылмаучанлык тудырырга мөмкин.

“Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм аның фиркасе "Мөселман кардәшләре"нә карый, аның бары исеме генә башка. Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр җайлана башлады дигәндә генә бу яхшыга китермәстер. Шулай ук Туниста, Катарда да хакимияттә "Мөселман кардәшләре" тора. Шуңа бу фәтва Русиянең тышкы мөнәсәбәтләренә дә тәэсир итәргә мөмкин”, ди ул.

XS
SM
MD
LG