Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия–ислам дөньясы" төркеме Казанга җыела


Гарәпләр чәкчәктән авыз итә. 2009 ел Җиддә шәһәрендә Русия бизнес форумы
Гарәпләр чәкчәктән авыз итә. 2009 ел Җиддә шәһәрендә Русия бизнес форумы

Үзендәге мөселманнарга шикләнеп караган Мәскәү ислам дөньясы белән төрлечә якынаерга тырыша. "Русия–ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең эшчәнлеге соңгы елларда җанланып китте.

"Русия – ислам дөньясы" күзаллау төркеменең утырышы узган ел Мәскәүдә үтсә, быел ул 25-28 май көннәрендә Казанда оештырыла. Анда 30лап мөселман илләреннән вәкилләр катнашуы көтелә. Шулай ук Русиядән дә экспертлар булачак.

Чарада катнашучылар утырышлардан тыш, Болгар ислам академиясе проекты белән танышачак, Иске татар бистәсендә булачак, Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укыячак һәм Казан Сабан туена барачак.

2006 елда оешкан "Русия–ислам дөньясы" алдан күзаллау төркеменең элекке утырышлары Русиядән тыш, Истанбул, Җиддә шәһәрләрендә дә үткән иде, аннары әлеге төркем турында бернинди тавыш ишетелмәде, бары узган ел гына ул кабат җанланып китте. Хәзер ислам дөньясына шикләнеп карау да, аның белән кызыксыну да, көчәеп килгән ислам икътисады белән хезмәттәшлек итәргә теләү дә сизелә. Әлеге төркемгә кергән әһел, Казандагы Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән шул хакта сөйләштек.

– Рәфыйк әфәнде, "Русия–​ислам дөньясы" күзаллау төркеменең инде ике ел рәттән утырышлары узуы, ягъни берничә ел тынлыктан соң аны җанланып китүе нәрсә белән бәйле?

– Ислам дөньясында барган процессларга бәйле. Бүгенге көндә ислам дөньясында яңа хәлләр күзәтелә бара. Советлар Берлеге һәм Русия белән эшләгән, икътисади элемтәләр нык булган күп дәүләтләр белән дә эшчәнлек юкка чыга бара. Шулай ук Либия дә юкка чыкты, Гыйрак та юкка чыкты дип әйтергә мөмкин, Сүриядә дә низаглы вакыйгалар бара. Шуңа бүгенге көндә Русия өчен стратегик күзаллаучы төркем булырга тиеш, чөнки бүгенге көндә Русиягә дә мөселман илләргә карата үзенең тышкы сәясәтен билгеләү бик мөһим. Бу төркем элек эшләп килде, аннары аның эшчәнлеге юкка чыкты дип әйтергә мөмкин. Менә хәзер ул чыннан да яңарып китте.

– Төркемгә Төркия вәкилләре дә керә дип беләм. Русия-Төркия арасында мөнәсәбәтләр бозылгач бу юнәлештә эш ничек барачак?

Төркия белән булган вакыйгаларны зур стратегия дип санамыйм. Төркия безгә күрше дәүләт буларак аның стратегик икътисади-сәяси әһәмияте, дөньяда тоткан урыны барыбер үзгәрмәде.

Төркиядә дә бит үзгәрешләр булды. Хәзер аларның әнә премьер-министрлары китә. Алга таба дәүләттә нинди үзгәрешләр булыр бит? Шуңа күрә Төркия ул тышкы сәясәтне формалыштыру өчен мөһим бер объект булып кала.

Үзгәрешләр әлбәттә бар. Шул ук икътисади яктан элемтәләр өзелде дип әйтергә мөмкин, әмма барыбер аның әһәмиятен аңлау яши. Шуңа Русия Төркияне тышкы сәясәтеннән сызып ташлады дип әйтергә ярамый. Төркиядә бәлки алга таба үзгәрешләр булыр әле. Шуңа элемтәләр җанланыр дип өметләнәбез.

– Гарәп илләренә килгәндә, кайбер мәчет-мәдрәсәләр төзү өчен акча бирүче илләр Русия хакимияте белән эшләгәнче, аерым үзләренә таныш мөселманнар белән эшләүне күбрәк хуп күрә кебек. Мисал өчен, шул ук Сөләйман хәзрәт Зарипов белән югалган гарәп кешесе дә мәчетләр төзергә булышкан, акчалар алып килә торган булган дигән сүзләр йөри?

– Ул өлкәдә хәлләр төптән үзгәрде дип әйтергә була. Чыннан да 90нчы елларны бөтен Русияне гарәпләрнең хәйрия җәмгыятьләре басып алган иде. Алар теләсә кайдан керәләр, акчаны теләсә ничек алып киләләр. Мәчет салалар, мәдрәсә ачалар. Биредә Русия тарафыннан нинди дә булса җитди контроль булмады. Шуңа күрә Чаллыда “Йолдыз” мәдрәсәләре дә барлыкка килде. Аның уңай яклары да күп булды-булуын.

Шул ук вакытта Русияне урыс телендәге ваһһаби әдәбияты басып китте. Алар шул хәйрия фондлары акчасына тәрҗемә ителде.

90нчы елларда гарәпләр төрле Диния нәзарәтләре белән дә эшләп карады, аннары мәчетләргә дә күп акча бирделәр. Ул акчаларның барысы да тиешле максатларга тотылган дип әйтә алмыйбыз. Шул акчалардан шактый капитал туплап калучылар булды. 5-6 мәчеткә дип алып 1-2 мәчет салучылар да юк түгел. Шуңа бу хәйрия акчалары килеп, алар Русиядә бик эффектив кулланылды дип әйтергә җирлек юк.

Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

Ләкин әкренләп вазгыять үзгәрде һәм бүген күбрәк вакыф министрлыклары аша эшләгә тырышабыз. Шулай ук мөселман дәүләтләре дә үзләренең рәсми структуралары аша эшчәнлек алып баруны хуп күрә. Мөстәкыйль мөселман хәйрия җәмгыятьләренең эшчәнлеге 90нчы еллар белән чагыштырганда Русиядә бик аз алып барыла. “Акча алып килик тә, кесәдән чыгарыйп бирик” дигән оешмалар нык кимеде.

Мин үзебезнең университет мисалында сөйлим. Без “студентларга стипендия кирәк иде, шундый чаралар уздырасы бар иде”, дибез. Алар проектларны языгыз, бюджетын күрсәтегез, без карарбыз, диләр. Министрлыкмы яки хәйрия җәмгыятме танышкач кына берәр карар чыгара.

– Менә ваһһаби китаплар басып алды, дидегез. Хәзер шәкертләрне укырга мөселман илләренә җибәрмәү, дини китапларны нигездә үзебездә генә бастыру күздә тотыла. Бер яктан ислам дөньясы белән элемтәләрне арттыру дибез, икенче яктан ниндидер чикләүләр бара.

– Чит илләрдә дә мәзһәбләрнең төрле икәнен аңлыйлар. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Монда бер төрле сөйләп, анда барып "акча бирегез әле" дип икенче төрле сөйләү юк.

“Безнең Татарстанда хәнәфи мәзһәбе, безгә үзебезнең мәзһәбебез бик мөһим”, дибез. Бүгенге көндә барысын да уртага салып сөйләшкәндә проблемнар тумый. Безнең Малайзиядә, Мароккода укучы шәкертләребез бар.

Аннары икътисади элемтәләр бик мөһим. Шул ук Иран ул Русия, Татарстан өчен стратегик партнер. Дин, мәгариф өлкәсендә бик мөһим булмаса да, алар белән дә эшлибез.

Безнең Согуд Гарәбстанында танылган икътисадчыларыбыз бар. Алар киләләр. Һәрбер илдә үзеңә мөһим булган файдаланырлык өлкәне табарга була. Согуд Гарәбстаныннан гарәп теле дәреслекләреннән дә файдаланабыз, чөнки алар Европа методикаларын алып, гарәп теле дәреслекләрен эшләгән. Үзеңә файдалы, шул ук вакытта аларны кызыксындырган юнәлешләр табу проблем түгел.

–“Русия–​ислам дөньясы” күзаллау төркеме утырышы кысаларында кунакларга Болгар ислам академиясе проекты да тәкъдим ителәчәк икән. Бу гади таншытыру гына булачакмы яки ниндидер карарлар да кабул ителәчәкме?

– Без Болгар академиясе проекты белән таныштырачакбыз. Татарстан президенты аның бинасын бер ел эчендә салып бетерергә кирәк диде. Салынып бетәр. Бинадан тыш концептуаль күзаллау кирәк. Бүгенге көндә шул юнәлештә эш алып барыла. Без хәзер магистр һәм докторлык програмнар өлкәсендә эшлибез. Бер төркем җыйдык.

Әле бер-ике көн элек кенә Үрдүннән кайттым. Андагы бер университет белән килешү төзедек. Мисырга кереп чыктым. "Әл-Әзһәр" университеты белән килешүебез әзер. Анда гарәп теле үзәкләре бар һәм шунда гарәп булмаган халыклар өчен бик яхшы укыту методикалары эшли. Болгар академиясе өчен гарәп теле бик мөһим булачак. Зур галимнәр килсә, алар гарәпчә генә чыгыш ясыячак.

Нинди кафедралар булырга тиеш, аларны ачыкладык. Бөтен университетлар програмнарын җыеп хәзер Русия шартларына яраклаштырабыз. Русия мәгариф системына туры китереп эшләргә кирәк. Аннары укытучылар турында сөйләшүләр алып барабыз. Бәлкем Сүриядән остазлар булыр. Аннары Үрдүн, Мисырдан килергә теләүчеләр бар.

– Болгар ислам академиясе кемнәрне әзерләп чыгарачак соң? Русия ислам университетында югары белем бирелә бит инде?

– Русиядә ислам университетлары бар. РИУда теология нигезендә магистрлыкны тормышка ашыру мөмкин. Лингвистика, гарәп теленнән дә була. Икътисад өлкәсен дә ачарга җыенабыз. Ә менә шәригать фәннәреннән интеллектуаль мөмкинлекләребез юк диярлек. Безнең докторлар да юк, магистрлар да бик аз. Шуңа Болгар академиясе югары ислам мәгариф системасының иң югары баскычы булачак.

Без шул Уфада, Казанда, Кавказда булсын бакалавр дәрәҗәсендә дүрт ел белем биреп чыгарабыз, аннары алга таба укучыларның барыбер күбесе кайдадыр китеп укуын дәвам итәргә тели. Барысы да читкә дә китә алмый. Финанс мөмкинлекләре дә кирәк. Болгар академиясе магистр һәм докторлык програмнарын тормышка ашырачак.

Ул РИУ-2 дә булмый. Ике көндәш уку йорты булдыруның мәгънәсе юк. Без академияне төгәлләнгән тулы система булачак дип күзаллыйбыз.

Аннары Мәгъриб, Үрдүн, Мисыр булмасын, бүгенге көндә шәкертләр дөрес белем алып кайтыр дип инану юк. Дәүләт уку йортларында белем генә бирәләр, ниндидер сектант итеп әзерләмиләр. Әле бит торырга урыны булмаган мескен студентка өстәмә остазлар биреп башка юнәлештән җибәрүләре мөмкин. Шуңа чит илгә чыгуның четерекле яклары бик күп. Ул бит Русия шартларына яраклашкан система түгел.

Безнең университетта чит илдә укып кайткан 40 остаз бар. Аларның белемнәре яхшы, әмма татар илаһият белемен, Курсави, Мәрҗәниләрне өйрәнмәгәннәр. Русия ислам уку йортларында укыту өчен адаптацияне узып, яңадан күп нәрсәне укырга тиешләр. Шуңа күрә Русия традицияләрен, илаһият белемен өйрәтеп чыгармасак ул укытучылар белән һәрвакыт проблем булачак.

Болгар ислам академиясенең кайчан көндәшлеккә сәләтле була алачагы гына әле билгесез. Ләкин шундый югары уку йорты булдыру ул бүгенге көн ихтыяҗы.

XS
SM
MD
LG