Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арба, киемнәр булмаса да, депутат Казанны инвалид ярышлары башкаласы итәргә чакыра


Очрашуда катнашкан инвалидлар
Очрашуда катнашкан инвалидлар

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ольга Павлованың Чаллы инвалидлары белән очрашунда инвалидлар үзләренең авыр хәленә зарланса, депутат Казанны Русиянең инвалид спортчылар ярышлары башкаласы итү турында сөйләде.

Чаллының инвалидларны тернәкләндерүче “Изгелек” үзәгендә узган очрашуны Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ольга Павлова оештырган. Ул үзе Казанда яши, шуннан депутат булып сайланган.

Очрашуга Чаллы инвалидларының арбалы баскетбол такымы да чакырылган иде. Шушы такымның тренеры Елена Тимофеева инвалид спортчыларның авыр хәлен бәян итте. Чаллы такымының киемнәре тузган. Аны яңартырга акчалары юк. Хакимият тә булыша алмый икән.

Елена Тимофеева
Елена Тимофеева

Инвалид баскетболчыларга заманча спорт арбалары да кирәк. Мондый арба бәясе бер миллион сум тора, диделәр. Тренерларга да түләү булмаган. Чаллы хакимияте әлеге чыгымнарны күтәрергә теләми. Инвалидлар депутат Павловага шундый зарлануларын җиткерде.

Ольга Павлова үз чиратында бу күренешкә нинди дә булса бәя бирә алмавын, шулай да булышырга нияте балыгын белдерде һәм зуррак күләмдә эш башларга тәкъдим итте.

Ольга Павлова
Ольга Павлова

“Русия паралимпиячеләре бик авыр хәлдә калды. Шушы вазгыятьтә Казан аларның партнерлары була ала. Моның өчен безгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан, гомумән, инвалидлар спорты буенча алдынгы рәттә булырга тиеш. Чөнки биредә Универсиададан калган менә дигән спорт корылмалары, биналары бар. Алар “мир” белән төзелде. Чит илләрдә инвалидларга, инвалид спортчыларга игътибар зур. Алар ярышларга килгәндә тулы бер автобус булышчы хезмәткәрләр дә килә. Инвалидларның утырган арбаларына исләрең китәрлек. Ә бездә әле проблемнан күп нәрсә юк. Хәтта инвалидлар үз проблемнары турында кая да булса мөрәҗәгать тә итә алмыйлар.

Әйе, олимпиячеләребез ягыннан режим бозулар булды. Мәсәлән, спортчы җепселләрен өзә. Табиб ниндидер дарулар билгели, аны дәвалый. Ләкин шул вакытта нинди препаратлар кертүе хакында белдерми. Ә табиблар бу препаратлар хакында әйтеп торырга тиешләр. Нәтиҗәдә безне уеннардан читләштерделәр. Менә шундый җәнҗаллардан соң инвалид спортчыларга борылырлар, яңарыш чоры башланыр, дип уйлыйм. Инвалид спортчылар белән булачак яңарышны Татарстан башкаласы Казан белән бәйлим, Татарстан паралимпиячеләре шушы уңайдан республика президентына мөрәҗәгать итәргә тиешләр”, диде депутат Павлова.

XS
SM
MD
LG