Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия дипломаты: "Киеренке вакытта бабай – Миңтимер Шәймиев тынычландырды"


Турхан Дилмач:"Кризис чорында Шәймиевнең сүзләре бик мөһим булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Төркиянең Казандагы консуллыгы ачылуга 20 ел тулды. Бу вакыйга консуллыкта Татарстанга багышланган фотокүргәзмә оештырылу белән билгеләнде. Фоторәсемнәр авторы – дипломат Турхан Дилмач. Ул Казанда фоторәсемнәр ясар өчен аерым рөхсәт алырга туры килгәнен дә искә төшерде.

2 сентябрьдә Казанда Төркиянең Татарстандагы баш консуллыгы ачылуның 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Ике ил арасындагы киеренкелек вакыты узганы тантана барышында консулның яхшы кәефеннән һәм шаяртып сөйләшүеннән сизелде.

"Шәймиев сүзләре безгә мөһим иде"

Консул Турхан Дилмач Татарстан белән Русия арасындагы киеренкелекне җиңәргә, сабыр итәргә республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең киңәше ярдәм итте диде чыгышында.

"Казандагы консуллык – Төркиянең Русиядәге беренче башконсуллыгы. Без моның белән горурланабыз. Төркия белән Русия арасындангы катлаулы чор артта калды. Безнең президентларыбыз иртәгә Кытайда тагын бер тапкыр очрашырга тиеш. Ул чорның иң киеренке вакытында эшкә килдем. Миңа – сезгә дәүләт киңәшчесе шалтыратты, дип әйттеләр. Ул “дәүләт киңәшчесе” сүзен төрекчәгә тәрҗемә иткәндә, мәгънәсе бераз югалды. Башта аңлап бетермәдем. Бераздан гына Шәймиев шалтыратты дигәч, ярдәмчеләремә: "беренче президент яки бабай шалтыратты дип әйтергә кирәк иде", дидем.

Шәймиев болай диде: Төркия белән Русия – ике зур дәүләт. Тарихта моңа кадәр дә ике ил арасында проблемнар булды. Хәзер дә күңелсез хәлләр барлыкка килде. Әмма болар бөтенесе юкка чыгар. Төркия, Русия, Татарстанның файдасына эшләрегезне дәвам итегез. Һич борчылмагыз, кайгырмагыз, күңелегез төшмәсен”.

Хөрмәтле Шәймиевнең бу сүзләре ул вакытта безнең өчен бик мөһим иде. Бу көнгә кадәр 20 ел дәвамында Төркия-Русия элемтәләрен ничек ныгыттык, аның кысаларында Татарстан һәм башка республикалар, төбәкләр белән хезмәттәшлекне ничек алып бардык, киләчәктә дә аларны үстерүгә көч салырбыз", диде консул.

Феофан чыгыш ясаганда мөселман руханилары читтә калды

Төркия консуллыгы кунаклары арасында дин әһелләре бар иде. Православ христианнар исеменнән 20 еллык юбилей белән Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан котлады. Аның нотыгы консулның үз чыгышыннан да ике тапкыр озаграк булды. Якынча 10 минутка сузылган чыгышында Феофан консул Турхан Дилмачка Татарстанга, Русиягә, биредәге халыкка мәхәббәте өчен, дипломатик элемтәләр аша кешелеклелек күперләре салуда тырышлыгы, хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Үз чыгышын Казан митрополиты гарәпчә итеп “Шөкран җәзил" сүзләре белән тәмамлады.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗга китү сәбәпле тантанада юк иде. Ә бәйрәмгә соңга калып килгән мөфти урынбасары Рөстәм Батров чыгыш ясамады. Сәбәбен аңлатмады.

Республиканың рәсми җитәкчелеге исеменнән Төркия консуллыгын Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәбрикләде. “Безнең бергәлек, дипломатик мөнәсәбәтләр, туганлык мөнәсәбәтләре башланганга 20 ел гына түгел – алар, бәлки, 20 гасыр дәвам итә торгандыр. Төркия белән соңгы арадагы мөнәсәбәтләр турында күп сүзләр сөйләнде, төрле фикерләр: яхшысы да, яманы да булды, ләкин ярты елдан артык бу сынау чорында Татарстан һич кенә дә Төркия турында бер генә яман сүз дә әйтмәде. Чөнки безнең гасырлар буе урнашкан мөнәсәбәтне ниндидер бер аерым вакыйга бозарга тиеш түгел иде. Бу фотокүргәзмә аша Турхан Дилмачның Татарстанга, татарларга, Татарстанда яшәгән барлык халыкка ихтирамын күрдек", диде ул.

Чарада шулай үк "Татарстан – Яңа гасыр" җитәкчесе Илшат Әминов, “Иске шәһәр” префекты Марат Усманов, Милли китапханә мөдирәсе Сөембикә Җиһаншина, КФУның Татаристика югары мәктәбе мөдирәсе Әлфия Йосыпова, танылган фоторәссамнар һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

“Миннән соң консуллар татарча сөйләшергә тиеш”

Күргәзмәдә дипломат Татарстанда эшләгән чорында ясап алган 30 фотосурәт урнаштырылган. Кадрлар төрле ел фасылларында Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларында эшләнгән. Аларда – борынгы Болгар, Алабуга, Казан, Зөя утравы, Раифа монастыре, Иделдә һәм Чулманда балыкчылар, Татарстанның гади халкы.

Казанда "Төрек дипломаты объективыннан" фотокүргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Әйтергә кирәк, фотоларның атамалары берьюлы өч телдә – төрекчә, татарча һәм урысча куелган иде.

Азатлыкның фото белән шөгыльләнү кайчан башланды дигән соравына Турхан Дилмач: "Башка сәләтем булмаганлыктан, фотосәнгать белән кызыксынам", дип шаяртты. Ул безгә Казанның матур күренешләрен “тотып алыр” өчен Кол Шәриф мәчете манарасына менәргә махсус рөхсәт соравын, татар авыллары кайсы яклары белән гаҗәпләндергәнен сөйләде.

"Майлы рәсемнәр коллекциям бар. Аларны сатып алам. Аннан соң минем ак металдан эшләнгән ак гаскәрләрем бар. Алар буялган. Кызганыч ки, рәсем ясарга да, кечкенә гаскәрләрне буярга да талантым юк. Ләкин сәнгатьне яратам. Башка талантым булмаганга, фото белән мавыгам. Фотога төшерү җиңелрәк.

Бу шөгыль белән 13-14 яшләремдә җенләнә башладым. Соңгы өч-дүрт елда профессиональ фотоаппаратым барлыкка килде.

Консуллыкның эшчәнлегенә 20 ел тулу уңаеннан күргәзмәгә Татарстанда төшерелгән фотоларны алырга тырыштым. Тәкъдим ителгән фоторәсемнәр арасында Болгарда төшерелгән фотоларны яратам. Анда 4-5 тапкыр булдым. Болгарга хәтта махсус фото төшерергә дип тә бардым. Анда тарих бар.

Казанда кояш баеганын, шәһәрнең кичке күренешләрен төшерер өчен Кол Шәриф мәчете манарасына менәсе килә иде, анда яхшы манзара ачыла. Моның өчен махсус рөхсәт кирәк. Бер тапкыр гына мендем. Кирәкле кадрларны эләктердем. Татар авылларына бару да матур истәлек. Татар салалары ялт иткән, өйләр, биналар каралган.

Казанда эшләгән барлык дипломатлар өчен шартлар авыр булмады. Мин канәгать. Миннән алда эшләгән консуллар да риза булгандыр дип уйлыйм. Хәзер бездә традиция бар. Казаннар, Татарстаннар өчен Төркиянең Казандагы баш консулларының исемнәре мөһим түгел, аларның татарча белүе әһәмиятле. Мин киткәннән соң да яңа баш консуллар татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә тиеш булачак", дип сөйләде Азатлыкка Турхан Дилмач.

Төркиянең Русиядәге баш консуллыгы 1996 елның 2 сентябрендә Казанда рәсми рәвештә ачылды. Бу консуллык Казанда ачылган беренче чит ил дипломатик вәкиллеге дә булды. Русиядә, Казаннан кала, Төркия тагын өч шәһәрдә вәкиллек тота: Мәскәү, Новороссийски һәм Петербурда.

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы карамагында Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Мордовия, Чуашстан республикалары һәм Самара өлкәсе керә.

Турхан Дилмач – Казанда эшләүче Төркия консулларыннан унынчысы. Татарстанга ике ел элек билгеләнде.

XS
SM
MD
LG