Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам Кәримов Сәмәркандта җирләнде


Үзбәкләр Ислам Кәримовны җирләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Шимбә көнне Үзбәкстанны соңгы 27 елда җитәкләгән президент Ислам Кәримов Сәмәркандның Шаһи-Зинда зиратында үз әти-әнисенең кабере янында җирләнде.

Матәм чарасында меңнәрчә кеше катнашты, илдә өч көнлек матәм игълан ителде, мәктәпләрдә Кәримовны искә алу дәресләре узачак.Кәримовны җирләүгә 17 ил вәкилләре килде, алар арасында Әфганстан, Үзәк Азия илләре, Грузия, Көньяк Корея, Беларус һәм Украина вәкилләре дә бар.

Русия президенты Владимир Путин эше тыгыз булу сылтавы белән җеназага килүдән баш тартты.

27 августта башына кан саву сәбәпле Кәримовны хастаханәгә салдылар. Рәсмиләр әйтүенчә, Кәримовның йөрәге туктаган, әмма реанимация нәтиҗәсендә аның мөһим әгъзалары яңадан эшли башлаган.

Табипларның тырышлыгына карамастан, президент мәрткә киткән һәм 2 сентябрьдә аның вафаты игълан ителде. Узган атна дәвамтында аның үлүе турында рәсми булмаган берничә хәбәр таралды.

XS
SM
MD
LG