Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы Левада үзәген "чит ил агентлары" исемлегенә кертте


Әлеге белдерү Левада үзәгендә уздырылган планнан тыш тикшерүдән соң ясалган

Русиянең Юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, коммерцияле булмаган "Юрий Левада аналитика үзәге" "чит ил агенты" дип танылган. Министрлык, оешмада планнан тыш тикшерү уздырганнан соң "чит ил агенты" дип әйтерлек сыйфатлар табылган.

Левада үзәге сүзчесе Карина Пипия сөйләвенчә, әлеге яңалык - хезмәткәрләр өчен көтелмәгән хәл.

2012 елда "Коммерцияле булмаган оешмалар турында" канунга төзәтмәләр кергәч, анда "чит ил агенты" дигән төшенчә барлыкка килде. Бу Русиядә "сәясәт белән шөгыльләнүче" һәм чит илдән акчалата ярдәм алучы оешмаларга “чит ил агенты” дигән статус бирүне күзаллый.

Канун нигезендә, коммерцияле булмаган оешмалар реестрга кертелгәч, "чит ил агенты" буларак теркәлергә һәм киләчәктә үзләре турында рәсми мәгълүмат биргәндә әлеге статусны күрсәтергә тиеш.

XS
SM
MD
LG