Accessibility links

Үзбәкстән президенты вазифаларын башкаручы дип премьер-министр Шәүкәт Мирзияев билгеләнде


Шәүкәт Мирзияев
Шәүкәт Мирзияев

Үзбәкстан сенаты рәисе Ниъгматилла Юлдашев президент вәкәләтләре үтәүдән баш тарткан

8 сентябрьдә Үзбәкстанның Кануннар чыгару пулаты һәм Олы Мәҗлес сенатының уртак утырышында дәүләт башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы дип Шәүкәт Мирзияевне билгеләделәр. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Үзбәкстан конституциясенең 96 маддәсе нигезендә президент вазифалары Олы Мәҗлес сенаты рәисе Нигъматилла Юлдашевка йөкләнергә тиеш иде. Ләкин ул үз кандидатурасын сайлаулардан алган. Парламентчылар бертавыштан илнең премьер-министры Мирзияевне сайлап куйганнар.

1990 елда Шәүкәт Мирзияев Үзбәкстанның Югары шурасына депутат итеп сайланган, 1994 елда да ул парламентка кергән. 1992 елда аны Ташкентның Мирзо-Олугбек районы хакиме итеп куялар. 1996 елда Җизак өлкәсе хакиме, ә 2001 елда Сәмарканд өлкәсе башлыгы була. Илнең премьер-министры булыпул 2003 елның 12 декабрендә эшли башлый.

Үзбәкстанның элекке президенты Ислам Кәримов узган атнада 79нчы яшендә вафат булды. Ул Сәмәркандның Шаһи-Зинда зиратында үз әти-әнисенең кабере янында җирләнде. Матәм чарасында меңнәрчә кеше катнашты, илдә өч көнлек матәм игълан ителде. Кәримовны җирләүгә 17 ил вәкилләре килде, алар арасында Әфганстан, Үзәк Азия илләре, Грузия, Көньяк Корея, Беларус һәм Украина вәкилләре дә бар иде.

XS
SM
MD
LG