Accessibility links

Дәүләт шурасы комитеты зиратларны саклау өчен чаралар күрергә чакыра


Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы, 13 сентябрь, 2016 ел
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы, 13 сентябрь, 2016 ел

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татар бистәсе зиратына булган һөҗүмнән соң каберстаннарны карарга тиешле хакимият һәм иҗтимагый оешмаларга җибәреләчәк карар кабул итте.

Татар зиратында йөзләп кабер ташларын вату һәм аудару вакыйгасы комитетның төп көн тәртибенә кермәсә дә, иң кайнар фикер алышу китереп чыгарган мәсьәлә булды.

Нәтиҗәдә комитет утырышында кабул ителгән карар өлгесендә зиратларны тәртиптә тоту өчен чаралар күрү таләбе куелды. Депутатлар бу таләпне республикадагы барлык муниципаль берәмлекләргә куя һәм бу эштә муниципаль берәмлекләрне багучы Шурадан бөтен яктан ярдәм күрсәтүен сорый.

Депутатлар бу карарны комитетның 13 сентябрь көнне "Казан-Арена" стадионындагы "Зарница" үзәгендә узган күчмә утырышта кабул итте.

Комитет рәисе Разил Вәлиев әйткәнчә, депутатлар татар зиратында кылынган вәхшилек мәсьәләсендә бик каты фикерләр әйтеп комитет карарына үз тәкъдимнәрен кертте.

Утырышка Казан шәһәр башкарма комитетының торак-комуналь хуҗалык өчен җаваплы рәисе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин да чакырылды һәм яңа бистә зиратындагы хәлләргә карата җавап бирергә мәҗбүр булды. Ул аударылган, ватылган 99 кабер ташы һәм кабер өсте плитәләренең 85-е хәзерге вакытта урыннарына кире утыртылды дип сөйләде. Калганнары төзәтеп булмаслык дәрәҗәдә җимерелгән.

Гыйниятуллин, Казан шәһәр муниципаль берәмлеге башкарма комитетында андый хәлләр киләчәктә кабатланмасын өчен, махсус чаралар планы әзерләнә дип ышандырырга тырышты. Аерым алганда, зиратларны видео камералар ярдәмендә күзәтүне оештыру мәсьәләсе карала, диде. Әмма, шул ук вакытта, шәһәр бюджетында моның өчен өчен акчалар каралмаган дип тә искәртеп узды.

Иске татар зираты мөдире Роберт Вәлиев һөҗүмнән соң Азатлыкка зиратны тәртиптә тоту өчен "бюджет акчасы тотыла" дип әйткән иде.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында кабул ителгән карар бөтен республика буйлап авыл, район, шәһәр муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк.

XS
SM
MD
LG