Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге

Русиядә Дума сайлау: хәбәрләр тасмасы

  • Русиядә Бердәм сайлау көне тәмамланды. Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, Думага партия исемлекләренннән дүрт фирка вәкилләре үтә: "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ һәм "Гадел Русия"
  • Татарстанда 17,6% бюллетень саналганан, сайлаучыларның 76,5%ы катнашкан, алда зур өстенлек белән "Бердәм Русия" (93,5%)
  • Күзәтүчеләр Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәр итә
  • Башкортстанда сайлаучыларның 53%ты катнашкан дип хәбәр ителә, анда да 70% чамасы тавыш белән алда "Бердәм Русия" (93,5%) бара

КФУ студентлары 10га кадәр сайлауга мәҗбүр ителгән

Казан университетында (КФУ) студентларның барысына да сайлауга барырга кушылган. Дәррәү кубып тавыш бирүне теркәп барачаклар, дип сөйләде Азатлыкка КФУ студентлары. Казанда теркәлмәгән студентларга берничә атна алдан авыл-шәһәрләргә кайтып "открепительный" кәгазьләр алып килергә киңәш ителгән. Шулар белән алар Казанда тавыш бирә.

КФУ җитәкчелеге студентларга сайлау бүлгеләренә иртәнге 8дә үк килергә кушкан. Сәгать 10га барысы да тавыш бирүне тәмамларга тиеш дигән максат куелган. Соңга калмаска таләбе төркемнәрнең кураторлары аша җиткерелгән. Сайлауга килүчеләрнең һәрберсе # КФУ, #выборы дигән хештеглар белән селфилар ясарга тиеш. Боларны да укытучылар тикшерә, икән.

Беренче килеп тавыш бирүчегә дә, йөзенче булып селфи ясаучыга да, иртәнге 10.00да тавыш бирүчегә дә истәлекле бүләкләр каралаган. Шул рәвешле КФУ шәкертләрен иртән йоклап ятмыйча сайлау бүлгеләренә килергә кызыксындырдылар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә: иртәнге сәгать 10га татарстаннарның 10,52%-ы тавыш бирде.

​Беренче урында Кайбыч районы бара (44,10% тавыш бирде). Икенче – Теләче районы (43,13%), өченче урында – Әтнә районы (38,5%).

Сайлау бүлеге башлыгы аккредитацияне танымый

Казанның 309нчы сайлау бүлеге башлыгы Роман Шәрипов журналистларның аккредитация билгесен танымый. "Бу аккредитация түгел, ә кәгазь генә", диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

КПРФтан намзәт Артем Прокофьев сайлаудан соң бушка концертка керү өчен бирелә торган чакыру билетларында "Команда Татарстана" дигән язуны "хурлык" дип атый. Юридик яктан бу дөрес, әмма моны "Бердәм Русия" фиркасенең шигаре икәнне һәркем аңлый һәм "аны тавыш бирү көнендә агитация максатларында кулланалар", ди ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәгендә тавыш бирүчеләр саны турында даими саннар биреп бара. Аны интернеттан да карарга мөмкин. Әлегә Дәүләт телләре турындагы канунны бозып, Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле урысча гына сөйли, татар телендә мәгълүмат бирү юк. Татар телендә журналисттан килгән сорауга гына татарча җавап бирелде, сөйләшүне алып барган Илшат Әминов шунда ук урысчага тәрҗемә итеп куйды.

Сүз уңаеннан, тавыш бирүчеләргә таратылган кәгазь-беләзекләрдә дә барлык язулар урыс телендә генә башкарылган.

Казанда тавыш биргән студентлар шундый хэштеглар белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга тиеш.

Башкортстаннан ирешкән хәбәр:

Сәгать 12гә алты канун бозу очрагы теркәлгән. Үзәк сайлау комиссиясе барысын да җентекләп тикшерергә вәгъдә итә. Әбҗәлил районында урнашкан 789 санлы сайлау бүлегендә КПРФ күзәтүчесен кертмәгәннәр.

Татарстанның Апас районы Кайбычны узып китеп тавыш бирүчеләр саны нигезендә беренче урынга чыккан. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова белдерүенчә, Апас районында халыкның барлыгы 46,38% тавыш биргән.

дәвам

XS
SM
MD
LG