Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Дронсерфинг исемле яңа спорт төре, ачылмаган китапларны уку технологиясе, Hyperloop вакуум поезды һәм Uber хезмәтеннән пилотсыз такси – Азатлык радиосы фән һәм технология яңалыкларын барлый.

Масачусетс технология институты галимнәре ачыдмаган китапның беренче битләрен укый алган технология булдырган. Nature Communications журналында бастырган мәкаләдә алар терагерц нурланышы ярдәмендә ачылмаган китапның беренче тугыз битен укый алу турында тикшеренү урнаштырган. Әлегә тугыз биттә язылган текстны гына күреп булса, киләчәктә галимнәр китапны тулысынча укырга ниятли.

Бу технология нәрсә өчен кирәк? Тарихчылар, археологлар һәм музей хезмәткәрләре өчен бу бик әһәмиятле. Нью-Йоркның Метрополитен-музее аның белән инде кызыксына икән. Яңа технология борынгы китапларны өйрәнүдә алыштыргысыз булырга мөмкин, чөнки андый китаплар урыннан кузгату очрагында хәтта таралырга мөмкин.

Hyperloop поезды

2021 елга беренче вакуум поезды эшли башлар дип көтелә. Hyperloop One оешмасы тарафыннан оештырылган сынаулар барышында тавыш тизлегеннән дә тизрәк йөриячәк поездларны булдыру эше бара. Ширкәтне оештыручыларның берсе Шәрвин Пәшәвар сүзләренчә, Нью-Йорктан Вашингтонга кадәр ярты сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Беренче юл исә Амеркида булмаячак, дип белдерде ул, тик илне әлегә атамады.

Пәшәвар шулай ук Uber такси хезмәтенә дә инвестицияләр керткән кеше. Киләчәктә Hyperloop-ны ул футуристик шәһәрләренең төп транспорт ширкәте буларак күзаллый. Шәһәр эчендә барысы да Uber-да йөрсә, шәһәрләр арасында Hyperloop поездларында сәфәр кылачак дип хыяллана ширкәт нигезләүчесе.

Яңа күңел ачу чарасы – дронсерфинг

Freefly ALTA 8 дроны хуҗалары хәзер яңа спорт төрен сынарга мөмкин. Бу спорт дронсерфинг дип атала. Freefly Systems чыгарган видеоязмада көймә урынына серфингчыны дрон алып баруы ачык күренә. Ширкәт вәкилләре сүзләренчә, видео 100% чын, дрон өлкән ир-атны үз артыннан ияртү көченә ия.

Ширкәт башта сынауларны коры җирдә үткәргән. Такта урынына скейтборд кулланылган. Баштарак 8 моторлы Freefly ALTA 8 дроны 9 кг авырлыгы булган видеокамераларны ташу өчен ясалган иде. Аның бәясе 17,5 мең доллар чамасы.

Сүз уңаеннан, дронлы спорт төрләре саны арта бара. Мәсәлән, быел Гарәп Әмирлекләре патшасы оештырган World Drone Prix дроннар узышы булган.

Uber-ның пилотсыз таксилары

Uber такси хезмәте турында сүз киткәч, бу арада аңа бәйле булган кызыклы яңалык белән дә таныштырыйк. Хәзер Питсбург шәһәрендә яшәүчеләрне көтелмәгән сюрприз көтә, кайвакыт алар такси чакыртканда, машина йөртүчесез килергә мөмкин. Мондый үзенчәлекле тикшеренүне Карнеги–Меллон университеты галимнәре үткәрә. Аның максаты – пассажирларның андый машиналарга реакциясен тикшерү.

Uber ширкәте таксига инженерны утырта. Машина алып баруга ул катышмый, ләкин ашыгыч проблемалар очрагында инженер йөртүне үз кулына алачак. Инженер янында тагын бер кеше сәфәрне теркәп бара.

Ярты елдан ширкәт салонда бер генә инженерны калдырырга җыена, ә киләчәктә бөтенләй кешесез калдырачак. Сәфәрне махсус хезмәткәрләр офистан гына тикшереп барачаклар. Тик Uber моның белән ашыкмый – алар бөтен куркынычларны минимумга җиткерергә тели.

XS
SM
MD
LG