Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: "Безнең үз йолдызларыбыз бар"


Театраль сезон ачылыр алдыннан узган матбугат очрашуында Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗәнов "Үзгәреш җиле" проекты ничә сумга төшкәнен әйтүдән баш тартты. Шулай ук ул Илһам Вәлиев, Аида Гарифуллина, Венера Гыймадиева кебек опера йолдызларын ни өчен Казанга эшкә чакырмавын да аңлатты.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры яңа сезонга әзерләнә. Быелгы театраль сезонда тамашачыларга "Летучая мышь" премьерасы әзерләнгән. Татарча яңа балет яки опера премьерасы көтелми. Шулай да театр җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Резеда Әхиярованың "Сөембикә" операсын куярга җыену хакында белдерде. Әмма анысы киләсе елның көзенә генә өлгерәчәк. Быел татар проектлары турында сүз чыкканда опера һәм балет театры "Үзгәреш җиле" белән аклана.

Президент: "Әйдә, син эшлә алайса!"

5-6 ноябрьдә "Үзгәреш җиле"нең ахыргы өлеше фестиваль рәвешендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Әмма бу проект хакында мәгълүматны театр җитәкчелеге тамызып кына бирә. Бюджеты да саллы, диләр. Кайбер мәгълүмат чаралары язганча, аны сәхнәләштерү дистәләрчә миллион сумга төшкән. Әмма төгәл суммалар хакында ачык чыганакларда берни юк. Оештыручылар да, анда катнашучы артистлар да сер тота. Ә тамашага билетлар инде сатылып беткән диярлек.

Каләм ияләре белән очрашуда да Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: "Бу проект турында интервью бирергә теләмим. Әмма ул – бик вакытлы проект. Соңгы 40 елда татар эстрадасына профессиональ күзлектән бер генә тапкыр да караучы булмагандыр. Татар музыкасы телне белмәгән урыс яки Европа кешесенә дә аңлаешлы булырга тиеш", дип сүзен кыска тотты.

Журналистлар ни өчен бу проектны тормышка ашыру Татарстан Мәдәният һәм сәнгать институтына яки Казан дәүләт җыр-бию ансамбленә дә түгел, ә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына тапшырылды дип кызыксынды. Театр мөдиренең моңа исе китмәде. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: "Сез мине бик начар беләсез. Бу эшне ничек башкарырга икәнен яхшы күз алдына китерәм. Шуңа күрә, дә бу эш миңа тапшырылды. Президент: "Әйдә, син эшлә, алайса!", диде.

Ни өчен яхшы күз алдына китерәмме? “Антология Казанского рока” китабын ачып карагыз, анда Казанда рок музыкасы барлыкка килүгә сәбәпче булучылар исемлеге бар. Егерме исем-фамилия арасында мин дә бар. Китапта Мөхәммәтҗанов – аранжировщик, клавишник дип язылган. Беренче “Орфей” төркемен оештырдык, аннан соң “Сюрприз” барлыкка килде. 1969-1971 елларда безне чит илләргә гастрольләргә дә җибәрделәр. Мин барлык этапларны да үттем", диде.

Хәбәрчеләрнең кызыксынуын күргәч, Рәүфәл әфәнде берничә кешене эш бүлмәсенә чакырып, әлеге проектның репетициясеннән видеолар да күрсәтте. "Үзгәреш җиле"ндә катнашучылар тере тавышка совет чоры татар эстрадасын, халык җырларын башкарачак. Проект авторлары иске җырларга яңа сулыш өреп, аларга яңа тормыш бирмәкче булабыз дип аңлата. Әйтик, опера һәм рок җырчысы Артур Исламов "Нигә, нигә синең күзләр шаян?" дигән, Такташ сүзләренә язылган җырны Гершвинның "Порги и Бесс" операсы, джаз һәм блюз стилендә җырлаячак. Фестиваль афишасында 24 җырчының катнашуы язылган. Аларны жырчы һәм мөгаллимә Венера Ганиева җитәкчелегендәге хөкемдарлар сайлап алган.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов матбугат очрашуында "Үзгәреш җиле" проекты максатын да аңлатты. "Татар эстрадасындагы артистларны сызып ташламыйбыз. Алар үзләренчә эшләсен. Ә без югары дәрәҗәдәге проект эшлибез. Аннан соң да әлеге артистлар бу җырлар белән үз тамашачылары янына чыга алачак", диде. Аның сүзләренчә, бу проектны һәр ел кабатлау планлаштырыла. Быел "Үзгәреш җиле" проектында заманча аранжировкалы 50ләп җыр чыга. Рәүфәл Мөхәммәтҗановтан "Үзгәреш җиле" проекты белән Европага гастрольгә чыгарга исәплисезме дип тә сорадылар. Ул исә Мәскәүдән соң башка төбәкләргә дә чыгу мөмкинлеген кире какмады.

"Җәлил" урынына – "Евгений Онегин"

Матбугат очрашуында татар операсы, балеты язмышы, аларның үсеше турында да кызыксындылар. Бу аңлашыла да, театрның татар тамашаларына карата салкын карашы еш тәнкыйтьләнә, бу хакта әледән-әле дәгъва белдерелә. Ни дисәң дә, татар операсы яки балет сөючеләргә ел дәвамында татарча спектакльләрне озак көтәргә туры килә. Алар бик сирәк күрсәтелә

Мәсәлән, каләм ияләре ни өчен Муса Җәлилнең туган көнендә театр "Җәлил" операсы урынына “Евгений Онегин”ны күрсәтте, ни өчен милләткә һич тә кагылышлысыз спектакль булды дип кызыксынды. Театр җитәкчелегенең моңа карата позициясе үзгә.

"Бөек шәхесләрнең туган көннәрендә андый спектакльләрне күрсәтергә дигән кагыйдә юк. Җәлил әсәрләре бездә бар, ләкин бу опера афиша билгеләнгән вакытта күрсәтелә. Юбилейга кагылышлы әйберләр була икән, мөмкин. Тик аның туган көне дип махсус спектакль чыгармыйбыз. Петр Чайковскийның туган көне дип “Пиковая дама” яки “Лебединое озеро”ны күрсәтмибез. Әгәр дә мондый канун чыга икән, шулай эшләрбез. Кайбер кешеләр кагыйдә уйлап табып, аны башкаларга да тагарга тырыша. Ел эчендә 365 көн, көн саен, беләсезме, күпме шәхес туган? Һәркөн юбилей уздырып була", диде ул.

Вәлиев, Гарифуллина, Гыймадиева йолдызмы?

Җәлил театрының урыс яки чит ил артистларына мөкиббән китүе билгеле. Ә дөнья күләмендә танылып чит ил сәхнәләрендә җырлап йөрүче татар артистлары Казан сәхнәсе турында хыялланса да, аларга бирегә юл ябык. Шундый җырчылардан Илһам Вәлиев, Венера Гыймадиева, Аида Гарифуллинаны атап була. Дөньяның танылган сәхнәләрендә җырлап, тамашачылар алкышлавына күмелсәләр дә, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов аларны Казанга чакырырга атлыгып тормый.

“Йолдыз” сүзе белән нәрсәне күз алдында тотасыз? Барлык йолдызларның үз дәрәҗәсе, үз бәясе. Мәсәлән, "Кукуево” авылы дәрәҗәсендәге йолдыз – бер хәл, Казан шәһәре дәрәҗәсе – башка хәл, Русия дәрәҗәсе – өченче вазгыять, әгәр Европа, дөнья дәрәҗәсендә булса – бу бөтенләй башка хәл. “Минем өчен кем йолдыз?” дип сорасагыз, мин: “Сез - профессормы? Үзегезнең шәкертләрегезне күрсәтегез”, диячәкмен. Әгәр күрсәтсә, аның нинди дәрәҗәдәге профессор булуын әйтә алам. Йолдызлыкка килгәндә, кайсы дөнья театрларында җырлау минем өчен мөһим. Метрополитен-опера, Ковент-Гарден, Гранд-Опера театрларын әйтсә, шул вакытта чыннан да йолдыз! Әле кешенең нәрсә, ничә кат җырлаганын карармын.

Бездә андый җырчылар бар: Гатина, Протасова. Алар безнең шәһәрдән тыш, Русия күләмендә оештырылган төрле конкурсларда чыгыш ясый. Кирәкле дәрәҗәдә илне күрсәтә алалар. Менә бу җырчылар безнең өчен – чын йолдыз", диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG