Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Филармония Резедә Ганиуллинаның концерты кичектерелүен шау-шуга бәйле дип аңлатты


Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте башлыгы Земфира Гыйлметдинова Азатлыкка без Резедә Ганиуллинага хөкемдарлар түгел, аның концерты бары тик кичектерелә дип белдерде.

Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте башлыгы Земфира Гыйлметдинова Азатлыкка без Резедә Ганиуллинага хөкемдарлар түгел, аның концерты бары тик кичектерелә дип белдерде.

"Резедә Ганиуллиананың клибы тирәсендә җәмәгатьчелектә шау-шу купты. Аны кемдер тәнкыйтьли, кемдер яклый. Без хөкемдарлар түгел. Филармония дәүләт оешмасы буларак әлегә Резедәнең концертын кичектереп торырга кирәк дигән карарга килде. Шау-шу тынып торсын әлегә", дип белдерде филармония сүзчесе Земфира Гыйлметдинова.

Резеда Ганиуллина Азатлыкка бу - филармония карары, дип әйтте. Җырчы бу карар белән ризалашкан.

Бер атна элек интернетта Резеда Ганиуллинаның "Җаным" клибы шау-шу уятты.

Элек тә каршылыклы белдерүләре белән танылган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Фейсбук битендә Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчыны бар татар халкын, мөселманны мәсхәрә итүдә, борынгы Болгарны мыскыл итүдә гаепләде.

Җырчы Резедә Ганиуллина исә җырның стиле шундый, мин аны үземнең һөнәри тәҗрибәмә нигезләнеп эшләдем, бернинди дә криминал юк, диде. Җырчы Азатлыкка белдергәнчә, аның “Җаным” клибына караганда да мөһимрәк мәсьәләләр бар, муллаларга бу клипка шулкадәр игътибар күрсәтүләренә ул елмаеп рәхмәтен генә әйтте. Аны җанатарлары да яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG