Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр Донбасска Букның Русиядән килгәнлеген әйтә


Тикшерүчеләр Донбасска Букның Русиядән килгәнлеген әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Малайзия һава юлларының Боинг 777 очкычын 2014 елның июлендә Донецки янында бәреп төшерүгә бәйле җинаять тикшерүенең беренче рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә эшләүче Халыкара тикшерү төркеме очкыч Русиядән китерелгән һәм атканнан соң кире кайтарылган Бук системы белән бәреп төшерелгән дигән нәтиҗә ясаган. Ракет Первомайский бистәсе яныннан атылган диелде. Очкыч бәреп төшерелгән көнне Первомайский Мәскәү яклы сепаратистлар контролендә булган. Тикшерүчеләр төркеме сүзчесе Вильберт Паулиссен бу нәтиҗәләрнең җинаять тикшерүләренә нигезләнүен белдерде.

XS
SM
MD
LG