Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарын көчендә калдырды


Русиянең Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарын көчендә калдырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Русиянең Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен тыю карарын көчендә калдырды

29 сентябрь Русиянең Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен тыю турындагы карарны көчендә калдырды. 26 апрельдә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне экстремистик оешма дип танып аның эшчәнлеге тыю карары чыгарган иде.

Мәҗлесне Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә 2016 елның 26 апрелендә тыйган иде. Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда Мәҗлес экстремистик оешма буларак танылды һәм аның эшчәнлеге тыелды.

Апелляция мөрәҗәгате Русия Югары мәхкәмәсенә 27 майда тапшырылды.

АКШ, Европа Берлеге, Украина һәм Төркия Русиянең бу карарын хөкем итте.

Мәҗлеснең рәис урынбасары Илми Умеров, Кырым де-юре Украина җире булганга, Русия Югары мәхкәмәсенең карары ярымутрауда гамәли булмаячак дип белдерде.

29 сентябрь Киевта Кырымтатар мәҗлесенә теләктәшлек чарасы үтте. Украин депутатлары, җәмагать эшлеклеләре, мәҗлес әгъзалары Русиядә Кырымтатар мәҗлесен тыю карарына ризасызлык белдерде.

Киевта Кырымтатар мәҗлесенә теләктәшлек чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

XS
SM
MD
LG