Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Татарстан фәннәр академиясенә 25 ел: казанышлар һәм кимчелекләр


Татарстан Фәннәр академиясе

Татарстан Фәннәр академиясе

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе 25 еллыгын билгели. Академия – республиканың суверенитет игълан итүенең бер нәтиҗәсе. Чирек гасыр тарихы булган Татарстан Фәннәр академиясенең казанышлары һәм җитешсезлекләре нидә? Азатлык академия эшчәнлегенә ачыклык кертергә тырышты, сез белергә теләгән сорауларга җавап эзләде.

Татарстанның үз фәннәр академиясе бармы? Ул ниләр майтара?

Бар, нишләп булмасын? Татарлар һәрвакыт фәнгә тартылган, Болгар, Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы вакытында да. XIX гасырда Казан универститетына берничә татарны укырга, мөгаллим буларак эшкә алуны исәпкә алмаганда Русия империясендә татарларга фән белән шөгыльләнергә рөхсәт ителмәгән. Советлар берлеге чорында да союздаш республикалар үз академияләрен оештыра, ә автоном статусына ия ТАССРга фәнгә ишекләр ябык була.

Русиядә үз фәннәр академияләре булуы белән дүрт республика гына мактана ала

Татарстан фәннәр академиясенең туган көне –1991 елның 30 сентябре. Оешу карарын Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев имзалый. Сүз уңаеннын, Русиядә үз фәннәр академияләре булуы белән дүрт республика гына мактана ала – Башкортстан, Саха-Якутия, Чечня һәм Татарстан.

1992 елгы Татарстан Фәннәр академиясенең хисап җыелышы

1992 елгы Татарстан Фәннәр академиясенең хисап җыелышы

Академиянең төп эше: фәннәрне үстерү, матди һәм рухи мәдәният проблемнарын чишү, фәнни тикшеренү эшләрен башкару. Ул берничә оешмага бүленеп эшли. Медицина, авыл хуҗалыгы, физика, һуманитар фәннәр һәм башка юнәлешләр нигезендә җиде бүлеге бар. Моннан тыш аның кысаларында фәнни институтлар һәм үзәкләр эшли. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих, Татар энциклопедиясе институтлары академия канаты астында эшли.

Академия барлыгы аңлашылды. Ә галимнәре белән мактана аламы?

Академиядә 37 академик һәм 73 мөхбир әгъза бар. Моннан тыш 32 шәрәфле һәм 12 чит ил әгъзасы исәпләнә. 105 аспирант та биредә белем ала.

Иң яшь академикка – 45, иң өлкәненә 92 яшь

Мактанып телгә алырлык фән ияләре дә бар. Мәсәлән, тарихчылар Индус Таһиров, Рафаил Хәкимов, Искәндәр Гыйләҗев, археолог Фаяз Хуҗин, тел галимнәре Мирфатыйх Зәкиев белән Рүзәл Йосыпов, әдәбиятчы Дания Заһидуллина, химик Әхмәт Мазһаров һәм башкалар – шушы академия галимнәре.

Сүз уңаеннан, иң яшь академикка – 45 яшь. Ул – КФУ проректоры Марат Сафиуллин. Иң өлкән академик – Мәхмүт Гәрәевка 92 яшь.

Татарстан Фәннәр академиясен башта Мансур Хәсәнов җитәкли, 2006 елда аны Әхмәт Мазһаров алыштыра, 2014тә исә дилбегә КФУның элекке ректоры Мәгъзүм Сәлаховка күчә.

Фәннәр академиясенең президентлары Мансур Хәсәнов (1992-2006) һәм Әхмәт Мазһаров (2006-2014)

Фәннәр академиясенең президентлары Мансур Хәсәнов (1992-2006) һәм Әхмәт Мазһаров (2006-2014)

Академия дә, галимнәр дә бар. Тик иң мөһиме – фәнни ачышлар. Татарстан файдасына булган, дөньяны шаккатыра алган фәнни ачышлар бармы?

Академия даими рәвештә татар тел белеме һәм әдәбиятына карата күпсанлы китаплар, сүзлекләр, дәреслекләр чыгара.​

Кызганычка, 25 ел эчендә Татарстан галимнәре тарафыннан дөньяга мактанырлык ачышлар күренми, Нобель ияләре дә тәрбияләнмәде. Академикларның Татарстанга файдасы булырга тиеш дигәнгә, академиянең хәзерге җитәкчесе Мәгъзүм Сәлахов Азатлыкка һуманитар фәннәр өлкәсендәге казанышларны санады.

Алар арасында Татар энциклопедиясен булдыру (аның алты томы урысча, татарча дүрт томы чыкты, татарча бишенчесе нәшер ителүгә чират көтә. Сүз уңаеннан, институт онлайн татар энциклопедиясен дә әзерли), Татар тарихы күптомлылыгын әзерләп нәшер итү, Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакыйга багышланган хезмәтләр әзерләү бар. Казанның меңьеллыгын исбатлау, Болгар шәһәрчегенең ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә академиянең өлеше зур, дип белдерде Сәлахов. Моннан тыш даими рәвештә татар тел белеме һәм әдәбиятына карата күпсанлы китаплар, сүзлекләр, дәреслекләр дөнья күрә.​

Мәгъзум Сәлахов

Мәгъзум Сәлахов

Чит ил журналларында басылу эше ничек? Безгә читтән галимнәр киләме?

Скопус кебек халыкара системнарга татар хезмәтләренә эләгү авыр

Фәнни институтларның, университетларның төп күрсәткече – публикацияләр, халыкара фәнни журналларда цитат индекслары. Мәгъзүм Сәлахов: “Татар китапларын, хезмәтләрен халыкара журналларда бастыра алмыйбыз. Скопус кебек системнар рейтингына безгә эләгү авыр. Физик, математиклар исә күп публикацияләр чыгара, анда безнең дәрәҗәбез зур”, дип белдерде Азатлыкка. Елына ничә фәнни эш басылуына төгәллек кертелмәде. Чит илләрдән дә Татарстанга килер өчен чиратка тезелмиләр. Шулай да безнең галимнәр соңгы елларда Халыкара төрки академиясе белән бергә эшли.

Академиянең 2003 елгы җынлышы дөньякүләм танылган галим Роальд Сәгъдиев катнашында уза

Академиянең 2003 елгы җынлышы дөньякүләм танылган галим Роальд Сәгъдиев катнашында уза

Зур академия, ничәмә-ничә галим, ә “Татарстан 2030" стратегиясен мәскәүләр эшләде. Безнең галимнәр читтә калды.

Стратегияне булдыру эшен чыннан да Мәскәү, Петербур галимнәре башкарды. Татарстанлылар бу эшкә катнаштырылмады. Академия мөдире бу вазгыятьне безгә болай дип аңлатты: “Мәскәү галимнәре стратегияне барыбер безнең икътисадчылар эшләренә таянып башкарды. Бу эштә безнең өлешебез дә зур. Аларның галимнәре тәҗрибәле, бөтен Русия буйлап төрле хезмәтләрдә катнаша”. Татарстан галимнәренең хезмәтләренә таянуын таянганнар, тик ахыр чиктә мәскәүләр кесәләренә акча тутырып киткән.

Ни өчен академия Иннополиста да, IT-park-та да юк?

Татарстан җитәкчелеге нанотехнологияләр турында хыяллана, IT тармагында Русия киңлегендә булса да беренчелекне яуларга тырыша. Әмма моңа омтылу Татарстан Фәннәр академиясеннән тыш бара. Иннополиста да, IT-park-та да аның филлиаллары юк. Академия бу кимчелекне таный, әмма бу юнәлештә эш бара дип ышандыра. Моңа дәлил итеп Газпром, Иннополис белән 100 миллион сумлык уртак проект тормышка ашырылуы көтелә дип белдерелде Сәлахов Азатлыкка. Яңа проект фотоника, электрон җиһазлар белән бәйле булачак.

2006 елда Фәннәр академиясенең яңа президентын сайлау

2006 елда Фәннәр академиясенең яңа президентын сайлау

Академияләр – искелек, хәзер бөтен фән университетларда!

"Халыкара рейтингларга да карасак, беренчелектә 12-15 меңлек коллективлы университетлар"

Соңгы елларда фәнне университетларда үстерү тренды сизелә. Фәннәр академиясен КФУга кушу куркынычы бар дип тә сөйлиләр. Ни дисәң дә илдә икътисади кризис. Бюджетта акча кимегән саен чыгымнарны кыскарталар. Мәгъзүм Сәлахов моны юк сүз ди. “Берләштерү безгә дә, Казан федераль университетына да кирәкми. Бу дөрес тә булмас. Уңышлы эшләүче университетны авыррак эш алып барганы белән кушканда яхшы нәтиҗәгә ирешүгә өметләнеп булмый. Мобиль университетлар кирәк. Халыкара рейтингларга да карасак, беренчелектә 12-15 меңлек коллективлы университетлар”, диде ул Азатлыкка.

Дөньякүләм яңа юнәлешләрнең берсе – public science форматында ачык лекторийлар оештыру. Татарстан фәннәр академиясе бу форматта халык белән эшләми. Академия җитәкчелеге бу җитешсезлек бар дип таный.

Кризис дигәннән, галимнәр ач утырмыймы?

Татарстан фәннәр академиясе – дәүләт оешмасы. Ул республика казнасыннан финанслана. Берничә ел дәвамында якынча бер үк күләмдә акча бирелә. Елына якынча 300-400 миллион сум. Бу акча фәнни ачышлар ясауга да, галимнәргә хезмәт хакын түләргә дә тотыла. Аспирантлар якынча аена 10 мең стипендия ала, ә академиклар – 50 мең сум.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG