Башкортстанда аюларның малларга һөҗүме арткан
Аюлар Башкортстанның таулы-урманлы районнарында мал-туарга һөҗүм итә. Ишембай районында гына да бер атна эчендә аюлар дистәгә якын малга ташланган. Кешеләр малларын саклау өчен аюларны ата да алмый, моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирелә. Белгечләр аюларның һөҗүме артуны җәйнең эссе һәм коры килүе белән аңлата. Алар гадәттә кышлыкка майны җиләк-җимеш ашап җыйса, быелгы корылык урманда мондый ризыкны киметкән, шуңа күрә алар авыл хуҗалыклары тирәсенә якынрак килә, малларга һөҗүм итә.
мультимедиа
-
июль 07, 2026Америкада – беренче башкорт җыены
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?