Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт Башнефтьне Роснефтькә сату хәбәрен раслады


Роснефть җитәкчесе Игорь Сечинга Башнефть хиссәләрен сатып алу килешүен 2016 елның 15 октябренә кадәр имзалаларга кушылган.

Русия хөкүмәте Роснефть җитәкчеләре шурасына Башнефть хиссәләренең 50,0755 процентын сатып алу турында күрсәтмә җибәргән. Килешү бәясе 330 млрд сумнан артмаска тиеш.

Роснефть җитәкчесе Игорь Сечинга Башнефть хиссәләрен сатып алу турындагы килешүне 2016 елның 15 октябренә кадәр имзаларга кушылган.

Башнефтьнең 50 процент + 1 хиссәсен “стратегик оешмалар” исемлегеннән чыгару турындагы карарны Владимир Путин 2016 елның 12 маенда имзалаган иде.

1 августта Русия премьеры Дмитрий Медведев Башнефтьне хосусыйлаштыруны кичектерү турында карар чыгарды.

Башнефть дәүләт пакетына дәгъва кылучы ширкәтләр арасында ЛУКОЙЛ, "Энергия" фонды һәм башка эре нефть ширкәтләреннән тыш Татнефть тә бар иде.

XS
SM
MD
LG