Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүнең яңа дулкыны башланды


Мамак бистәcендә тентү барышы
Мамак бистәcендә тентү барышы

12 октябрь Кырымның Акмәчет янындагы Мамак (Строгоновка) һәм Богурча (Каменка) бистәләрендә яшәүче кырымтатарлар йортларында тентүләр узды. Тентүләрнең хаҗ кылган кырымтатарлар өйләрендә узуы хәбәр ителә.

12 октябрь Акмәчеттә кырымтатарлар яшәгән Богурча (Каменка), Мамак (Строгановка) бистәләрендә дистәләгән автоматлы ОМОНчы, ФСБ хезмәткәрләре тентү үткәрә башлаган. Килгән хәбәрләргә күрә, тентүләр Эмиль Джемаденов, Айдер Салединов, Узеир Абдуллаев, Тимур Абдуллаев һәм Рустем Исмаилов йортларында үткәрелә. Тентү урынына автозаклар һәм шаһитләр дә китерелгән.

Русия полициясе кырымтатар өйләрен тенти
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

Мамак бистәсендә тентү узган вакытта тентелүчеләрдән берсенең әнисе борчылудан хәле начарланып егылган, ләкин ОМОНчылар ашыгыч ярдәм табибларын аның янына җибәрмәгән.

Аннексияләнгән Кырымда 12 сентябрь тоткарланган кырымтатарларның берсе Рустем Исмаиловны кыйнаганнар, адвокатка шалтырату мөмкинлеге бирмәгәннәр. Бу хакта аның хатыны Фатима белдерде. Хатыны әйтүенчә, иртәнге сәгать алтыда аларның өйенә битлекле, коралланган хәрбиләр бәреп кергән.

Тоткарланган кырымтатарын кыйнаганнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев тентү урыннарына барган һәм Фейсбукта Айдер Салединовның, Эмиль Джемадиновның йортларында узган тентүдән соң аларны Кырымның ФСБ идарәсенә сорау алырга алып киткәннәрен хәбәр итте.

Эмиль Джемадиновның тентү барган йортына килгән адвокат Эдем Смедляевны битлекле, кораллы ОМОНчылар җибәрмәгәннәр.

Адвокат Эмиль Курбединов Facebookта язуынча, тентүгә дучар булган кырымтатарлар хаҗга барган булган. "Кырымтатарларның кайберләре яңа гына хаҗдан кайтканын исәпкә алганда, аларны Хизб ут-Тәхрир төркемендә катнашуда гаепләргә мөмкиннәр", дип фаразлый Курбединов.

Мамак бистәcендә тентү барышы
Мамак бистәcендә тентү барышы

Соңгы вакытта Кырымда кырымтатарларга басым көчәя

Кефе (Феодосия) шәһәрендә җирле Мәҗлес әгъзасы Сулейман Кадыров йортында 5 октябрьдә тентү узганнан соң аны сепаратизмда гаепләп җинаять эш ачканнар иде. Аны “Кырым - ул Украина” тапшыруында 29 мартта сөйләгән сүзләре өчен гаеплиләр.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял һәм Эмине Авамилева, Дилявер Акиев, Ленмар Юнусов Мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеров эше кысаларында ФСБ хезмәтенә чакырылганнар.

Мамак бистәcендә тентү барышы
Мамак бистәcендә тентү барышы

11 октябрьдә Кырым SOS җәмәгать оешмасы координаторы Алим Алиев белдергәнчә, алар Европа шурасы парламент ассамблеясында булып, Кырымда кеше хокуклары буенча даими халыкара миссия булдырырга, Кырымда кырымтатарларны химая итергә чакырганнар.

Адвокат Илья Новиков, Кырымда ачылган җинаять эшләрендә куркыту, бастыру, кемнедер урлау, үтерү – дәүләт сәясәтенең бер өлеше булуы күзәтелә, дип белдерде.

Ул арада Мәскәүдә берничә ай элек Кырымда югалган кырымтатар Эрвин Ибраһимовны табыгыз дигән чара узган. Эрвинның рәсеме һәм LookForErvin дигән язулар башта интернетта урнаштырылган, аннары Мәскәүнең төрле урыннарында пәйда булган соң аларны ертып юк иткәннәр.

Мәскәүдә кырымтатарларның югалуына һәм үтерелүенә каршы чара узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

Бөтендөнья Кырымтатар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы булган хокук яклаучы Эрвин Ибраһимов 24 майда Бакчасарайда төнлә югалган иде. Камераларда калган видеоларда аны юл хезмәте полициясе киемендәге кешеләр тоткарлаганы язылган.

XS
SM
MD
LG