Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Азатлык Хәтер атнасы уңаеннан татар халкы тарихыннан кызыклы мәгълүматларны тәкъдим итүен дәвам итә. Казан ханлыгы нинди булган? Аның турында ниләр билгеле? Бу сорауларга җавап эзләп без ханлык турында кызыклы мәгълүмат әзерләдек.

Казанга яу белән килүчеләрнең саны 150 мең кеше булса, татар дәүләтен яклаучылар 33 мең белән исәпләнгән. Көчләр бертигез булмый. Шулай да, сугышта хәлиткеч борылышлар була. Кайда чынбарлык, кайда әкият? Азатлык Хәтер көне алдыннан Казан ханлыгы, аның юкка чыгуы, татарларның дәүләт өчен көрәшне ничек алып барганын барлады.

1. Казан ханлыгы

Казан ханлыгы территориясе көнбатышта Сура елгасына, ә көнчыгышка таба Агыйделнең Чулманга тоташкан урынына кадәр җиткән. Төньякка таба Казан ханлыгы мәйданы бүгенге Пермь крае якларына кадәр җиткән. Анда моны раслаган XIV-XV гасырдагы библиографик ядкәрләр сакланган. Көньякта Казан ханлыгы биләмәләре Зур Чирмешән елгасы башына кадәр сузылган. Аннан ары тарихи ядкәрләр табылмаган.

Казан ханлыгында ярты миллион кеше яшәгән

Әмма Казан ханлыгы мәйданы территориаль чикләр белән билгеләнмәгән. Дәүләт чикләре ханлыкка салым түләүче җирлекләр белән исәпләнгән. Мордва, мари, чуаш, удмуртлар Казан ханлыгына ясак түләгән. Ханлыкның иң зур шәһәрләре – Казан, Арча, Чаллы, Иске Казан. Казан ханлыгында ярты миллион кеше яшәгән.

2. Хан "диваны"

Хан хакимияте чиксез дип саналган, тик аның янында морзалардан торган диван булган, ул күпмедер күләмдә ханның эшчәнлеген күзәткән. Бу диван вәкилләре "караучылар" (урыс чыганакларында – карачи) исемен йөрткән. Мондый шуралар Кырым, Себер, Касыйм дәүләтләрендә дә булган.

Тарихчылар фикеренчә, Казан ханлыгында Кырымдагы кебек үк дүрт караучы булган, ләкин бу тарихи яктан дәлилләнмәгән. Шулай ук тарихчылар ханлыктагы әмирләр шул ук караучылар статусы белән тигез булган дип аңлата.

Казан ханлыгы харитасы

Казан ханлыгы харитасы

3. Хәрби хезмәт

Казан ханлыгында 30-50 мең кеше хәрби хезмәттә булган дигән мәгълүмат бар. Кайбер тарихчылар бу санны 7-10 мең сугышчыга кадәр киметә. Яуга барганда яки саклану вакытында Казан ханлыгына Нугай Урдасы сугышчылары ярдәмгә килгән. Татар гаскәриләрнең төп көче – җайдаклар. Казан ханлыгының флоты да көчле була, XV гасырда татар дәүләтенең хәрби кораблары дошманнарга каршы торырга сәләтле була. Бишбалта бистәсе урынында Казан верфе була.Татар гаскәриләре кылыч яки уклар белән генә сугышкан дигән фикерне татар тарихчылары кире кага. Татарлар утлы корал да кулланган.

Казан ханлыгы тарихында унике сугыш була, шуларның дүртесе татарларның һөҗүме була. Тарихчылар фикеренчә, бу сугышлар җир биләмәләрен яулау өчен оештырылмый, ә һөҗүм итәргә уйлаган дошман гаскәриләрен көчсезләндерү максатыннан эшләнә.

4. Урысларның яуга әзерлеге

1552 елда һөҗүм уңышлы булсын өчен, урыс гаскәре ныклап әзерләнә. Алдан ук Зөядә көчле хәрби ныгытма булдырыла. Зөядә ризык һәм корал запаслары саклана. Урыслар көчле артиллерия туплый. Кеше саны ягыннан аерма зур була: Казанны яулап алуга 150 мең кеше килсә, яклаучылар ни бары 33 мең белән исәпләнгән.​

Кол Шәриф шәкертләре белән Казанны яклый

Кол Шәриф шәкертләре белән Казанны яклый

5. "Барыбер юк итәчәкләр, сугышып үлик!"

Дошманнар һөҗүменә каршы тору белән Казан ханлыгы сәиде Кол Шәриф тә җитәкчелек итә. "Җәен Казанга ирекле рәвештә Мәскәү воеводасы килеп утырырга тиеш була. Аны ханлыкка өч татар бәге озата килә, ләкин алдан чабып китеп, капкаларны эчтән ябып куялар. Алар: “Урыслар безне барыбер юк итәчәк, сугышып үлик!” дип халыкны сугышка күтәрә", дип сөйли тарихчы Марсель Әхмәтҗанов.

6. Камалыш

Тарихчылар фикеренчә, Казанны саклауга татарлар ныклап әзерләнгән. Ризык, су 2-3 елга җитәрлек итеп хәстәрләнгән. Казан кирмәне эчендә генә 22 мең кеше булган. "Казанны урыс гаскәрләреннән саклау җиде атна дәвам итә. Әмма диварларны шартлату татарларның язмышын хәл итә. Казан кирмәне диварлары Арча ягынннан (бүгенге Ленин бакчасы, КФУ биналары торган урын) шартлатыла. Урыс гаскәрләре бик тиз арада ике биек манара төзеп шуннан казанлыларга һөҗүм итә. Урыслар һөҗүм иткәндә татарлар аларның артиллериясен тар-мар итә. Моңа җавап итеп урыс гаскәрләре кирмән диварлары астын казый һәм шартлата", дип сөйли тарихчы Искәндәр Измайлов.

Кирмән диварларын шартлату татарларның язмышын хәл итә

Татарлар бер төн эчендә диварны яңадан яңартуга ирешә. Тик бу вакытта дошман гаскәре Казан кирмәненә башка яктан һөҗүм итә. Ташаяк, Бауман, Профсоюзная урамнары кисешкән урыннан кирмән диварларын шартлатуга ирешә. Каршы яктан саклану чараларын күргән татарлар икенче якка килеп өлгерми.

Кол Шәриф

Кол Шәриф

7. Явыз Иванның Казанга керүе

Явыз Иван яуланган Казанга өч көннән соң килә. Аңа ул вакытта 22 яшь була. Риваятьләр һәм елъязмалар мәгълүматларына караганда, ул килер алдыннан кирмән эче өч көн һәм өч төн дәвамында мәетләрдән чистартылган. Аның килүенә агачтан чиркәү төзелә, ул агач койма белән уратып алынган була. Явыз Иванның бу чиркәүдә вәгазь сөйләве билгеле.

8. Татар дәүләтенең җимерелү сәбәбләре

Казанның капитуляциясе турында бернинди язма документ юк. Ядегәр хан Явыз Иван каршында тезләнеп, аны хан буларак таный. Ул Явыз Иванның гаскәрләре белән идарә итә. Урыс патшасы татарларны үз файдасына кулланган, алар ярдәмендә яңа җирләрне яулау җиңелрәк булачагын аңлаган.

Казанны яулап алуның төп сәбәбе – урыс гаскәрләре тарафыннан туктаусыз һөҗүмнәр дип саный тарихчыларның күпчелеге. "Казан ханлыгының барлыкка килүеннән башлап урыс гаскәре даими хәрби һөҗүмнәр оештырган. Явыз Иван хакимияткә килүгә үк Казанны яулап алу планнарын төзи. Үзенең бер сәяси манифестында ул хәтта "Казан ханлыгы безнең белән тынычлыкта яшәсә дә, аны барыбер яулап алырга кирәк булыр иде" дигән сүзләре билгеле", ди Марсель Әхмәтҗанов.

9. Сугышның дәвамы

Сөембикә белән хушлашу, Фиринат Халиков рәсеме

Сөембикә белән хушлашу, Фиринат Халиков рәсеме

Ханлык җимерелә, тик дәүләт өчен көрәш дәвам итә

1552 елда Казан ханлыгы җимерелә. Әмма дәүләт өчен көрәш дәвам итә. Казанлылар яңа хан итеп Сөембикәнең абыйсын Али-Әкърамны сайлый. Казан ханлыгы башкаласы исә вакытлыча Казаннан 160 чакрым ераклыкта урнашкан Чалым шәһәре дип игълан ителә. Али-Әкърамга ярдәм йөзеннән аның әтисе Йосыф 1553 елның көзендә зур гаскәр җыя, Казан ханлыгына яу оештыра. Ярдәмгә Әстерхан ханлыгы да кушыла. Тик Исмаил морзаның Русия белән дустанә мөнәсәбәткә керү сәбәпле бу яу булмый кала.

"Урыс хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алуын дәвам итә. 1553 ел җәендә Идел, Чулман, Нократ буйлап Адашев җитәкчелегендәге оккупацион төркемнәр йөри башлый", дип яза Худяков. Алар казанларны һәм башка милләт вәкилләрен үтерә, әсирлеккә төшерә.

1571-1572, 1580, 1583 елларда зур бәрелешләр була, халык яулап алучыларга каршы чыга. Әмма көчләр бертигез булмый, ир-атлар юкка чыгарылган була. Моннан соң да татарлар 50 ел дәвамында сугыша.

10. Татарларның кысрыкланып чыгарылуы

Казан кирмәне эченә татарларга керү тыела

Казан яулап алынудан соң биредә руслар күпләп урнаша башлый. Тарихчы Михаил Худяков язуынча, Казан кирмәне эчендә татарларга яшәү һәм, хәтта, керү тыела. Яулап алудан соң исән калган татарларга шәһәр читенә күченергә әмер ителә. Аларга Болак елгасы артындагы Кораиш бистәсендә (хәзерге Иске татар бистәсе) урын аерылган.

Күчеш көчләп алып барылган – йортларны сүтү һәм күчерү рөхсәте барысына да бирелмәгән, яхшы йортларга урыс гаскәриләре һәм дәүләт эшлеклеләре күченгән. Исән калган халыкның зур өлеше бөтенләй фәкыйрьлеккә төшкән, авылларга таралырга мәҗбүр булган. 1557 елдан соң Казанның 30-40 меңлек халкыннан бары тик 6 мең татар калган, аларга 7 меңләп урыс кешесе өстәлгән.

Мәҗбүри күченүдән тыш барлык мәчетләрне юкка чыгару әмере дә чыга. Митрополит Макарий тырышлыгы белән Казанда архиепископ кафедрасы төзелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG