Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митрополит Феофан: "Катнаш никахта дин үзебезнеке булырга тиеш!


"Катнаш никах булса - булсын, баларыгызны гына православ итегез!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

22 октябрь көнне митрополит Феофан православ яшьләр белән очрашуда сәяси, социаль, көнкүреш мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерде. Мәсәлән, ул һомосексуал парларны гаеп итте, бала төшерүне террорга тиңләде, катнаш никахларда балаларны православ динендә тәрбияләргә кушты.

Әлеге очрашуда - "КПД" дигән, Казан православ ихтыяри яшьләр үзәге оештырылуы турында игълан ителде. Ул яшьләрне берләштерү, дингә җәлеп итүдән тыш, ялгыз картларны карау, хастаханәләрдә авыруларны карашу кебек изге эшләр башкарырга тиеш булачак. Бу оешма митрополит ярдәме һәм башлангычы белән оештырыла диелде.

Очрашу башында Митрополит Феофан православ яшьләрне, сезгә сөенче алып кайттым, җәйге вакытта җыелу өчен урманда матур урын таптым, бу хакта әле генә Чаллыда сөйләшеп кайтым диде.

Митрополит Феофан белән очрашуга килгән православ активистлар
Митрополит Феофан белән очрашуга килгән православ активистлар

Казан Епархиясе бинасында узган очрашуда Казан православ яшьләр хәрәкәтенә йөрүче өлкән сыйныфтагы мәктәп укуылары, студентлардан тыш урта яшьтәге ханымнар һәм әфәнделәр дә булды.

Митрополит яшьләр белән дустанә рухта, аталарча кайгыртып, йомшак тавыш белән сөйләште. Җәелеп китеп, яшьлек хатирәләренә дә кереп китте, уңай мисалларны үзенең тормыш юлыннан алып сөйләде. Мәсәлән, ул православ гаиләдә үсеп, дини кеше өчен нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен шунда ныклап сеңдергәнен сөйләде.

"Мөселманнардан үрнәк алыгыз!"

Татарстандагы православ чиркәү башлыгы берничә тапкыр мөселманнар белән мөнәсәбәтләр темасына да кагылып китте. Аерым алганда, ул православ яшьләрне мөселманнардан үрнәк алырга чакырды. Алар шул хәтле актив, шул хәтле эшчән диде ул. Православлар ни дәрәҗәдә толерант булырга тиеш, дигән сорауга җавап биргәндә, митрополит мөселманнарга карата чын мәгънәсендә толерант, үзара хөрмәт белән карарга кирәк, мөмкинлек булганда дуслашырга, уртак чаралар үткәрергә кирәк диде. Әмма, соңрак, катнаш гаилә темасына кагылганда бөтенләй башка сүзләр әйтте.

"Көнбатыш православларга үрнәк була алмый"

Митрополит Феофанның православлар белән очрашуы
Митрополит Феофанның православлар белән очрашуы

Митрополит Феофан чыгышыннан аңлашылганча, ул җәмгәятьтәге иреклекләр Русиягә хас әхлакны кысрыклап чыгара, зыян сала дигән фикердә тора. Ул һомосексуал мөнәсәбәтләрне Франциядә мәгълүм журналның мәчеткә, аннан соң православ чиркәүгә карикатур ясавы белән бер дәрәҗәдәге куркыныч күрешенләр рәтенә куйды. Бигрәк тә мәгълүмат иреге борчый икән митрополитны, аларда - наркотикларны яки бер җенесле мөнәсәбәтләрне матур итеп төреп биреп уңай итеп күрсәтәләр ди ул.

"Баласын төшермәгән хатыннарга православ яшьләр ярдәм итсен"

Феофан рус православ чиркәвенең уртак фикерен кабатлап, бала төшерүне гаепләп чыкты. Ул яралгыны үтерүне террорга тиңләде.

"Балага узган хатын-кызга барыр урын юк икән, алар өчен чиркәүнең фатирларын булдырырга кирәк, алар бар инде берничә, анда вакытлыча яшәп торсыннар һәм җәмгыятькә хезмәт итәргә теләгән православ яшьләр авыр проблемнарга тарыган анага баласын карашырга ярдәм итсен!" диде ул.

Шулай ук, Феофан атакай фикеренчә, Һеллоуин кебек бәйрәмнәрне үткәрү, иблискә табыну сыман әхлаксыз гамәл. Андый бәйрәмнәр һәм һомосексуал никахларны яклаган Көнбатыш чын православлар өчен үрнәк була алмый, безнең яшьләр беренче чиратта үз гореф-гадәтләрен үстерергә тиеш диде. Мәсәлән, Изге Валентин бәйрәме урынына православ изгеләр Петр һәм Февроний көнен уздырырга тәкъдим итте.

"Катнаш никахта балалар православ диндә булсын!"

Шуның белән бергә, митрополит Феофан яшьләрнең дуслары арасында православ динен курыкмыйча якларга һәм пропаганда алып барырга чакырды. Бу очракта да ул мөселман яшьләрдән үрнәк аларга чакырды. Чөнки ислам турында начар сүз әйтүчеләр, шундук каты җавап алачак, ди митрополит.

Яшьләрне шулай ук, руханиның катнаш никахларга мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Феофан атакай башка диндәге кеше белән гаилә корыруны катгый тыймады, күп халыкларда, үз диндәшләре белән парлашу йоласы бар дип кенә, йомшак кына үгетләде.

Әмма соңыннан, катгый рәвештә, катнаш никахта туган балаларыгызның дине православ булсын, дип белдерде.

"Яраткансыз икән, ни эшләтәсең, әмма өйләнешкәнче, сайлаган ярыгыз риза булса, балалар православ динендә булырга тиеш дип килешеп куегыз. Ул вакытта, ярар инде, катнаш никах булса, булсын, әмма динне сайлау мәсьәләсендә соңгы сүзне сез әйтергә тиеш, катнаш никахта да үз динегезне сакларга кирәк!" - диде митрополит Феофан.

Залдан торып бер мәктәп укычысы, митрополиттан, сыйныфташлар, поплар яхшы машиналарда йөри, алар зур өйләр салып яши, алар барысы да байлар дип көлә, миңа аларга ничек җавап бирергә, дип зарланды.

Феофан атакай моңа, Гәйсә пәйгәмбәр ишәктә йөргән, аннан да көлгәннәр, мин хәзер ишәккә утырсам, мине дә гаеп итәрләр иде. Бу сүзләрне, үзләре дә бик үк әхлаклы булмаган атеистлар сөйли, дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG