Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

КФУ җитәкчелеге Төркияне өйрәнү үзәге язмышын әйтмәде


Казан университетында Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәгенең кабататтан кайчан эшли башлаячагы әле дә билгеле түгел. Азатлык хәбәрчесенә КФУ җитәкчелеге, консуллык, үзәк вәкиле төгәл җавап бирә алмады. Педуниверситетның элекке ректоры, академик Рүзәл Йосыпов, гомумән, аның кирәклегендә шикләнә.

Азатлык хәбәрчесе КФУдагы Төркияне өйрәнү үзәгенең кабаттан эшләп китүе турында университет җитәкчелегеннән, башкаладагы консуллыктан, Әмре үзәге вәкиленнән мәгълүмат алырга тырышты. Әмма төгәл берсе дә җавап бирә алмады.

Беренче булып Казан университеты проректоры Рияз Миңзариповка мөрәҗәгать иткән идек. Ул, “Аның турында берни әйтә алмыйм, бу мәсьәлә белән Җамалетдинов (КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов), Хәйретдинов (университетның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов) шөгыльләнә, аларга мөрәҗәгать итегез. Миндә мәгълүмат юк”, дип җаваплылыкны үзеннән төшереп, сорауны башкаларга юллады.

Рәдиф Җамалетдинов исә, Юныс Әмре үзәге турын ишетүгә, “Ул темага әлегә сөйләшә алмыйбыз” дигән җавап җиткереп, әңгәмәдән баш тартты.

Җәен Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка көзен Казан университетында Юныс Әмре үзәге эшен яңартачагын белдергән иде. Әмма бу юлы без консуллыкка мөрәҗәгать иткәч, Турхан Дилмачның да сүзе кыска булды: “Мәгълүмат юк”.

КФУ сайтында күрсәтелгән Төркияне өйрәнү үзәгенә шалтыраткач, телефонны алучы вәкилдән дә шундыйрак җавап ишетелде: “Кызганыч, әлегә үзәкнең эшчәнлеге туктатылды һәм аның кайчан эшли башлаячагы билгесез”, диде ул башка берни дә әйтә алмаячагын белдереп.

Университетта төрек теле курслары бар, әмма башка програм кысаларында икән.

Педуниверситетның элекке ректоры, академик Рүзәл Йосыпов, гомумән, КФУда Төркияне өйрәнү үзәгенең кирәклегендә шикләнүен әйтте.

“Төркия, гомумән, илләр белән мөнәсәбәт кирәк. Ләкин ул хәлиткечме? Нәрсә бирә ул безгә? Төркия татар телен үстерү, татар мәктәпләрен саклап калу өчен бернәрсә дә эшләмәячәк. Аңа татарың хет чукынып китми, аңа, гомумән, Русия генә кызык, чөнки сату итәргә кирәк. Бу - бизнес.

Татарстанның суверенлык декларациясен кабул иткәннән соң республика парламенты депутаты буларак Төркиягә чакырдылар, ул вакытта илнең элекке президенты Сөләйман Демирел белән очраштык. Шулвакыт аннан, “Безнең (Татарстанның) бәйсезне кайчан танырсыз?” дип сорадым. Хәйләкәр генә елмаеп, “Сабыр итегез, Рүзәл бәй” диде ул. Алар беркайчан да татарны яклап Русиягә каршы сүз әйтмәячәк.

- КФУда Төркияне өйрәнү үзәген ачуга караганда, татарның үз мәсьәләләре мөһимрәк дисезме?

- Әлбәттә. Ун мәртәбә, йөз мәртәбә. Ул менә без якынаябыз дип өстәгеләр өчен очко җыю, күз буя өчен генә. Төрекләр бик хәйләкәр халык, диде Азатлыкка академик Рүзәл Йосыпов.

Казанда Төркияне өйрәнү үзәге 2012 елның 28 сентябрендә ачылган иде. Узган ел 24 ноябрьдә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелеп ике ил арасында хезмәттәшлек начарлангач, КФУда Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеге тукталды. Университет моны үзәктәге "кайбер хезмәткәрләрнең контрактлары бетте" дип аңлатты.

Үзәк төрек телен өйрәтүгә зур игътибар бирә. 2013 елның сентябреннән төрек теле буенча кичке курслар уздырыла. Курслар үзләре берничә баскычтан тора һәм 144 академ сәгатьтән гыйбарәт. Һәр курс тәмамланганнан соң студентлар имтихан тапшырып, сертификат ала.

Төркия мәдәнияте үзәге Юныс Әмре вакыфы ярдәме белән чит ил студентларына Төркиянең югары уку йортларында уку мөмкинлеге тудыра. Бу програм “Төркия студентлары” дип атала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG