Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орелда Явыз Иван һәйкәленә капчык кидергәннәр


Явыз Иванның башында - капчык, муенында - язулы такта
Явыз Иванның башында - капчык, муенында - язулы такта

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчып кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган.

Күптән түгел тантаналы шартларда Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәлен инде мыскыллый да башлаганнар.

“Вконтакте”да “Типичный Орел” төркемендә урнаштырылган фотога караганда, һәйкәлнең башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйганнар. Тактада “Духота то какая, темнота” дип язылган.

Орел каласында "тиран" һәм "палач" дип тә саналучы Явыз Иванга татарларның Хәтер көненә туры китереп һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә аңа канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев исә Азатлыкка "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" дигән иде.

XS
SM
MD
LG