Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Явыз Иванга "халык исеменнән" Себердә "канлы казык" һәйкәле куелды. Азатлык аның авторы Владислав Гультяев белән сөйләште. Рәссам гади генә ысул белән дә бик тәэсирле әсәр иҗат итеп була ди. Аңа аваздашлар Казанда да бар.

Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә яшәүче рәссам Владислав Гультяев Явыз Иванга җирдән чыгып торучы “канлы казык” рәвешендә һәйкәл куйган. Бу казык кешеләргә узган чордагы түрәләр, идарәләрнең явызлыгын, азгынлыгын искәртә һәм кабат шул чор якынлашуы турында кисәтә ди ул.

Репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау

Орел каласында “тиран” һәм “палач” дип тә саналучы Явыз Иванга татарларның Хәтер көненә туры китереп һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук “канлы патшаны” яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Гультяев исә Явыз һәм Сталин кебек тарихи шәхесләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау ди.

Владислав әлеге әсәрен бер атна дәвамында әзерләгән һәм кичә генә кыюлыгы җитеп җәмәгатьчелек хозурына белдерде. Ул арада кар да явып киткән. Иң башта Владислав Гультяев үзенең әсәрен Вконтакте сәхифәсендә күрсәтте. Тик соңыннан автор үз битендәге хәбәрләшүләр юкка чыгуын һәм шәхси язышулары туктавын белдерде. Рәссам аралашу өчен дусларын, фикердәшләрен фейсбукка чакырды.

“Тышкы кыяфәте белән һәйкәл һәр урыс кешесендә булырга тиешле нык умыртканы хәтерләтә. Аннан башка рухилык турында берни дә сөйләп булмый. Аның затлы кыяфәте турыдан-туры югарыга үрмәли, ул безнең халыкның данлы җиңүләргә, ныклы уңышларга омтылышын күрсәтә. Андагы кан омтылышларның нинди бәягә төшүе турында уйлап тормавыбызны чагылдыра”, дип язды ул.

"Үткән эшкә салават"? Марат белән Мурат килешми

Владислав Гультяевне бар кеше да акламады. Красноярски ягында торучы Марат Вәлитов исемле егет, аны тәнкыйтьләп чыкты. Вәлитов, тарихи шәхесләргә тәнкыйди бәя бирмәскә, барысын да ничек бар – шулай итеп кенә кабул итәргә чакырды. – “Үткән эшкә салават”. Бу фикер Явыз Иванга һәйкәл куюны яклаучы яки аңа тыныч караучы башка татарлар авызыннан да яңгырады.

Тик Вконтактеда Марат Вәлитов белән Мурат Назаралиев исемле кулланучы килешми. “Һәйкәл – оныттыртмаучы әйбер. Шуңа күрә һәйкәләр казык, дар агачы, ядрә белән иләнгән диварлар, чәнечкеле тимер чыбыклар рәвешендә булырга тиеш. Башка төрле һәйкәлгә лаек патшалар, ил җитәкчеләре юк”, дип саный ул.

Рәссам куркып калмаганмы?

Казык турында халык белгәннән соң, тискәре фикерләр ява башлагач, ул ни уйлый? Азатлык сорауларына Владислав Гультяев үзе җавап бирә.

– “Казык” һәйкәлен куйганнан соң үзегезне имин хис итәсезме? Турыдан-туры яки читләтеп янаулар юкмы?

– Мин үземне һәрвакытта имин хис итәм. Тик тискәре нәтиҗәләр көтәргә була. Әмма миңа каршы юнәлдерелгән һәрбер каныгу, җилләткечкә тизәк салу кебек кенә булачак. Тема белән идея тагын да күберәк таралачак кына. Алар тарих тегермәненә су коеп кына торачаклар.

– Ни өчен андый һәйкәлне нәкъ менә сез куйдыгыз?

– Моны кемдер куярга тиеш иде бит инде. Хакимият тираннар һәм садистларга үз һәйкәлен куя икән, халык та үз һәйкәлен куярга тиеш. Бер хикмәтле комментатор язганча, берьюлы ике төрле ике һөйкәл булу Явыз Иван чорын тагын да ачыграк тәсвирлый.

– Ник нәкъ шул урында куйдыгыз?

– Бу матур урын минем өй янында гына урнашкан. Җәен анда комда кызыналар, ә кышын балык тоталар.

– Сез казыкны кую белән үк бу турыда гавәмгә хәбәр иттегезме. Яки башта куйдыгыз, аннары бераз вакыт узганны көттегезме?

– Куйганнан соң халыкка чыгару бер атнага сузылды.

– Сез элек тә тимер һәм чуен һәйкәлләргә респиратор кидереп иҗади акция ясаган булгансыз инде. Бу кайда булды һәм ни аңлатты?

– Респираторлар кидерү Красноярскидагы һава пычрануга каршы оештырылды. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр өчен шулай итеп ясадык. Борчылырга зур сәбәп бар. Һава пычрак булгач, чирләр дә күп очрый. Бездә онкологик чирләр, яман шеш белән авыручылар саны гына да бер елда 11 процентка артты. Ягъни бүген 10 000 кеше яман чирдән газапланса, тугыз елдан соң 20 000 кеше булачак. Безнең як өчен бик зур сан бу. Шуңа күрә чараны Красноярск каласында җәй көне ясаган идек.

“Респираторлар кидерү Красноярскидагы һава пычрануга каршы оештырылды”

“Респираторлар кидерү Красноярскидагы һава пычрануга каршы оештырылды”

– Сезне “Война”, “Пусси Райт” кебек иҗади һәм протест төркемнәренең дәвамчысы дип атап буламы? Үзен шәрә калдырып, әгъзаларын Кызыл Мәйданга кадаклаган рәссам Петр Павленскийга ничек карыйсыз?

– Әйе, үземне аларның дәвамчысы итеп саныйм. Иҗатларын уңай бәялим. Мәдәниятне битараф булмаган һәм кыю кешеләр генә тартып алып бара. Музыкантлар, җырчылар арасында да андыйлар бар. Әйтик Элизиум һәм Нойз МС. Алар һәр вакыйгага җыр аша үз фикерен белдерә ала.

– Әмма алар башкалада, мәдәни үзәк саналучы зур шәһәрләрдә иҗат итә. Ә Сез провинцияда, Кански шәһәрендә шисез. Үзегезне ят кеше кебек хис итмисезме?

– Юк, үземне “ак карга” итеп хис итмим. Монда да үзебезнең фриклар, башкаларга охшамаган кешеләр шактый. Тик күбесе хәмерле очракларга бәйле. Әмма бик кызыклы кешеләр очрый. Мин дә төрле кеше белән аралаша алам. Тик сүгенүче, кулларырн уйнатучыларны гына, башка кешеләр кебек үк яратмыйм.

– Сәнгать белгечләре кайчакны мондый иҗатка шик белән карый, зәвыксыз яки арзанлы чаралар дип бәяли...

– Акционизм – үтемле чара. Мин нинди генә мәкалә яки фикер язсам да, аны бу кадәр күп кеше күрә алмас иде. Төбе җиргә күмеп куелган казык исә зур игътибар җәлеп итте. Кечкенә генә көч белән зур мәгълүмәти төтен чыгардым. Мин кешеләргә, ничек итеп аз гына мөмкинлекләр белән дә, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек барлыгын күрсәттем. Акционизм – сәнгатьнең киләчәге ул. Чөнки ул ачык һәм җете төстә, күп кешегә барып ирешүче һәм бик тиз эшләнә торган әйбер. Бүгенге матбугат һәм гаммәви кыр шартларында үз фикереңне җиткезеү өчен бу бик мөхим шарт.

Акционизм Казанда да яши

Сирәк кенә булса да, Казанда да рәссамнәр һәм фикер белдерүчеләр үз акцияләрен ясап тора. Алар шушы казык кебек үк матди әйберләр яки тере кешеләр кулланышында “перформанс” формасында ясала. Шул ук вакытта, сәнгатнең чиген билгеләп булмаган кебек, аның акционизм форматын да төгәл генә бәяләмә белән чикләп булмый. Бу турыда галимә Резеда Сафиуллина да сөйли. Ул мәсьәлән, “Печән базары” яки “Мин татарча сөйләшәм” кебек чараларны да акционизмнан үсеп чыккан күренеш дип атый. Ә иң беренче һәм уңышлы акциясе дип Резеда Сафиуллина 2006 елда ясалган “Хуш Тукай”ны саный.

“Үзебез” хәрәкәте белән оештырдык. “Мәрҗәни” мәчетеннән мәет озату кабыгын (күтәргечен) алдык. Аңа кәфенләнгән “мәет” кебек төреп китаплар салдык. Бик тәэсирле килеп чыкты” дип сөйли ул. Камал театры янында торган җәсадне күреп артистлар һәм казанлыларның коты чыккан. Туктап сорашучылар да булган. Журналистлар моны күпләп язган, фотографлар һәм ТВ шаккатып гавәмгә күрсәткән.

“Хуш Тукай” 2006 ел көзендә, нәк 11 ел элек, “Болгар” номерлары бинасын җимерүгә каршылык чарасы буларак оештырылган булган. Тарихи кунакханә бинасын җимерүне, “Үзебез” хәрәкәте дәүләт кешеләре дә “куркып торган” шәхес – Тукайның үзен юк итү образы аша күрсәтә алган. “Ә Тукай ул милләт тә, мәктәп тә. Без үтемле итеп алар белән дә хушлаштык, кайгы күрсәттек”, ди Резеда. “Тетрәндергеч тә, заманча да килеп чыкты, ди.

Резеда ханым шул акция эшен “Мин татарча сөйләшәм” яки “Печән базары” кебек проектлар тетрәндермичә генә, позитив форматта дәвам итә дип исәпли. Ә менә тагын бер чарасын Резеда Сафиуллина тормышка ашыра алмыйча калган. “Мин иске бер мөнәҗәт таптым. Анда мәдрәсәләр, мәктәпләр ябыла, дип җырлана иде. Шуны укучы балаларны туплап, ак алъяпкычлар кидереп җырлатасым, җәмәгатьчелеккә күрсәтәсем килде. Тик тормышка ашыра алмадым. Әмма, барыбер тормышка ашырырмын дип уйлыйм”, ди ул.

XS
SM
MD
LG