Accessibility links

якшәмбе, 23 апрель 2017, Казан вакыты 22:56

Очыш көн саен 50 урынлык CRJ-200 очкычында башкарылачак. Билет бәяләре 1590 сумнан башлана.

Казаннан Мәскәү янындагы Жуковский һава аланына Татарстанның “ЮВТ-Аэро” авиаширкәтенең беренче очышы булды.

“Илнең харитасында мөһим һава аланы барлыкка килде. Ул - Мәскәү өлкәсендә урнашса да, Мәскәүгә якын, бәлки, иң якын һава аланыдыр. Безнең ширкәт һава аланы төзелә башлаганда ук очышлар оештыру турында тәкъдим ясаган иде”, дип белдерә “ЮВТ-Аэро” җитәкчесе Петр Трубаев.

Очыш көн саен 50 урынлык CRJ-200 очкычында башкарылачак. Мәскәүгә таба очкыч 50 процентка, Казанга кайтканда 60 процентка тулы булган.

Билет бәяләре 1590 сумнан башлана. Бәяләрнең күпмедер өлешен Росавиация каплый, шуңа күрә алар арзан.

“ЮВТ-Аэро” хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән Казаннан шулай ук Пермь һәм Новосибирскига очышлар оештырыла башлаган.

Казанан Новосибирскига билет бәясе 5600 сумнан башлана.

XS
SM
MD
LG