Accessibility links

"Үзгәреш җиле"н суши-барда ифтар үткәрүгә тиңләделәр


"Үзгәреш җиле" концерты
"Үзгәреш җиле" концерты

5-6 ноябрь Казанның Җәлил театрында үткән “Үзгәреш җиле” татар җыр фестивале социаль челтәрләрдә кискен тәнкыйтькә дучар булды. Консерваториядә татар эстрадасының бүгенге хәленә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак.

9 ноябрь Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә татар эстрадасының бүгенге хәленә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак. Озак еллар дәвамында ТНВ каналында "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы, "Калеб" проекты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова 5-6 ноябрь Казанның Җәлил театрында үткән "Үзгәреш җиле"нең нәкъ менә бу сөйләшүгә этәрүен әйтә. Чарага әлеге концертны оештыручыларның берсе – җырчы Венера Ганиева һәм "Үзгәреш җиле"ндә катнашкан артистлар - Артур Исламов, Илүсә Хуҗина һәм башкалар да чакырылган. Сөйләшү 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Сәгыйтова фикеренчә, "Үзгәреш җиле" татар җыр сәнгатенә мөкиббәннәрне өч төркемгә бүлгән. Чараны хуплаучылар, урталыкта калучылар һәм кискен тәнкыйтьләүчеләр дә бар, ди ул.

"Үзгәреш җиле" концертында катнашучылар
"Үзгәреш җиле" концертында катнашучылар

"Үзгәреш җиле" концертын Татарстан җитәкчелеге белән бергә татар мәдәниятенә, сәнгатенә хезмәт итүчеләр, аның киләчәге өчен борчылучылар да карады. Мәгълүмат чараларында бу 70 миллион сумлык проект дип белдерелгән һәм сәхнәгә кую өчен мәскәүләр җәлеп ителгән "Үзгәреш җиле" тамашасына кадәр күпләр уңай якка үзгәрешләр көткән булган. Әмма концерттан соң ук кискен тәнкыйть утлары ява башлады.

Татар сәнгатенә "Алтын Казан", "Кара пулат" операларына көй язып һәм башка әсәрләре белән яңалык керткән композитор Эльмир Низамов та тамашачылар арасында иде. Аның фикеренчә, бу проект татар җыр сәнгатенә яңалык алып килмәгән.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

"Музыкаль яктан минем өчен кызык тамаша булды, чөнки анда профессиональ музыкантлар килгән иде. Джаз оркестрына аранжировка ясалган. Музыкаль яктан кызык яңгырый кебек.

Икенче яктан, алар танылган, без яраткан иске җырларны алган. Бу әсәрләрнең яңа форматта яңгыравы гына, минемчә, зур үзгәрешләр китерми. Чынлап торып яңарыш дип әйтеп булмый. Ул җырлар болай да танылган бит инде, без аларны беләбез һәм яратабыз. Ул җырларны үзгәртү генә төп проблемны – эстраданы үстерү, баетуны чишмәде.

Бу концерт узды. Ә киләчәктә нәрсә? Бу ягын аңламыйм әле. Минемчә, безнең үзебезнең композиторларга, җырчыларга, шагыйрьләргә ярдәм итү кирәк. Булдыра алганнар үз җырлары белән дөньяга керергә тиеш. Ә без һаман бер үк җырлар, бер үк әйберләр белән яшибез. Алары да кирәк, ләкин без алга барырга тиеш. Заманча яңгыраш – ул аранжировка гына түгел, ә җырлар да яңа булырга тиеш дип саныйм", диде Азатлыкка Низамов.

Гүзәл Сәгыйтова "Үзгәреш җиле" җыр сәнгатенә бернинди дә үзгәреш китермәячәк дип белдерә.

"...Юк, "Үзгәреш җиле" бернинди дә үзгәреш китермәячәк! Атамасында ук калька булган проектның эчтәлеге дә шундый... Татар музыкасының алтын фондында булган җырларны башка яңгырашта гәүдәләнеше татар эстрадасына үзгәреш китермәячәге алдан ук көн кебек ачык иде. "AZAT Sound System", "Yammy music", "Tatarsis", Мобай, Радиф Кашапов үз "почмакларында" бу эшне болай да алып баралар иде инде, аларга кадәр дә андый омтылышлар булган", дип язды Сәгыйтова Фейсбукта.

Гүзәл фикеренчә, татарның көчле композиторлары да, шагыйрьләре дә, җырчылары да, Лундстрем оркестры кебек яңа оркестр оештырырдай музыкантлар да җитәрлек. "Аларны күтәрергә, аларга булышырга кирәк! Яңалык, үзгәреш турында шул вакытта гына сөйләшү урынлы булыр иде", ди ул.

Яхшы җырчылар дигәннән, халык яраткан Филүс Каһиров бу концертка чакырылган булган. Азатлыкка Каһиров Җәлил театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗановның чакыруын, әмма театрда оркестр белән үзенең концерты булу сәбәпле баш тартуын белдерде. Каһиров "Үзгәреш җиле"н карамаган, шул сәбәпле "проект хакында бер сүз дә әйтә алмыйм", диде. Социаль челтәрләрдә нигә бу концертта халык яраткан Ришат Төхвәтуллин юк дип язучылар да бар.

Классик композиторларның әсәрләрен, халык көйләрен яратучылар арасында абруй казанган, Татарстан җитәкчелегенең чит илләрдәге сәфәрләрендә һәм рәсми чараларда оештырылган концертларга чакырылган Руслан Сәйфетдинов та "Үзгәреш җиле"ндә җырламады. "Мин, гомумән, бу проект турында белмәдем", диде ул Азатлыкка.

Татарда ике меңләп җырчы бар дип әледән-әле әйтә киләләр. Араларында "Үзгәреш җиле"ндә "ник мин түгел" дип уйланучылар да булырга мөмкин.

Тамашаны караган җырчылар арасында проектны татарлыкны бетерүгә өлеш кертү дип бәяләүчеләр дә бар.

Айгөл Бариева, җырчы: "Татарлыкның "т" хәрефе дә калмады. Ә нигә кирәк булган соң алайса бу фестиваль! Безнең үзебезнең милли мәдәниятебезне күрсәтер өченме? Яисә киресенчә.... Уйлыйм, кичәге концерт киресенчә, безнең үзебезгә генә хас көйләребезне, моңны юкка чыгару өстендә генә эшләнде...", ди җырчы.

Җырчы Айгөл Бариеваның "Үзгәреш җиле"нә карата Фейсбуктагы фикере
Җырчы Айгөл Бариеваның "Үзгәреш җиле"нә карата Фейсбуктагы фикере

Хореограф Нигина Әхмәдуллина татар проекты дип аталуга карамастан биюләрдә татарлык булмауга борчылу белдерә.

"Татар биюенә ник бер стилизация булсын, костюмда ник бер кечкенә генә деталь булсын? Кыска итәкләрдә аякларны ул кадәр күтәрергә ярамый инде, татар проекты бит бу ләбаса!" дип язды ул Фейсбукта.

Камал театры хезмәткәре Инсаф Хәмитов концертны: "Ну, бардым мин ул "Үзгәреш җиленә". Ничек дип әйтим? Абыстайларны чакырып суши барда ифтар уздырган кебегрәк", дип бәяләде.

Инсаф Хәмитовның "Үзгәреш җиле"нә карата фикере
Инсаф Хәмитовның "Үзгәреш җиле"нә карата фикере

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин да әлеге проектны акчаны исраф итү дип бәяли. Социаль челтәрләрнең берсендә күренгән фикеренчә, бу акчаларга бер-ике студия төзергә, яңа башкаручыларга премияле яңа бәйгеләр үткәреп һәм тагын әллә нәрсәләр эшләп була. Соңрак Яруллин Азатлыкка, бу фикер аның шәхси карашын чагылдыра дип белдерде.

Татар сәнгатен сөюче активист Иркә Гәрәй концертны: "Музыкаль вакыйга юк", дип бәяләде. Социаль челтәрләрдә үткен телләре белән дан казанган кайберәүләренең концерттан соң дәшми утыруларына да пошынды. "Миңнеханов үзе яхшы дигәч, тын калдылар ахыры", дип язды Иркә Гәрәй.

Иркә Гәрәйнең "Үзгәреш җиле"нә карата фикере
Иркә Гәрәйнең "Үзгәреш җиле"нә карата фикере

Хөкүмәт канаты астында эшләүче медиага "Үзгәреш җиле"н бары тик уңай яктан гына тасвирларга дигән күрсәтмә төшкән. Бу хакта Азатлыкка исемен күрсәтмәүне үтенгән журналист белдерде.

XS
SM
MD
LG