Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Экологларга карамастан, төзүчеләр Казансу буена төзелеш материаллары бушата


Казансу буенда тагын бер төзелеш башланырга тора

Казансу буенда тагын бер төзелеш башланырга тора

Инде эшчеләр яр буена төзелеш материаллары бушата башлаган, төзелеш урынын койма белән уратып алмакчылар.

Facebook сәхифәсендә активист Иван Климов вакыйга булган урыннан он-лайн трансляция алып бара.

Берничә тәүлек дәвамында шәһәр халкы, бәйсез экологлар Казансу буендагы әрәмәнең калган өлешен саклый. Кешеләр тракторлар һәм йөк машиналарының эшен тыеп тора иде.

Климов белдерүенчә, вакыйга урынына полиция һәм прокуратура хезмәткәрләрен дә чакырганнар. Моннан тыш, ул FIFAга да хәбәр итмәкче, чөнки формаль рәвештә әрәмәлек “Казан-Арена” стадионы өчен машина кую урыны төзүгә бирелгән дип аңлатыла.

“Idel.Реалии” язуынча, төзелеш канунсыз башланган, чөнки әрәмәлекне юк итү нигезендә җинаять эше ачылган булган.

Әрәмәлек Рөстәм Миңнеханов Татарстанда экология елын игълан иткән көнне киселгән.

XS
SM
MD
LG