Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп президентлыгыннан нәрсә көтәргә?


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трамп көрәш барышында бик күп вәгъдәләр биреп ташлады. Белгечләр ул вәгъдәләрнең кайберләрен тормышка ашыру өчен Конгресс һәм мәхкәмәләр аша узу кирәк булачак, әмма кайберләренә президент фәрманнары гына да җитәчәк ди.

Мексика чигендә дивар төзү планнарыннан алып Русия президенты Владимир Путинны мактауга кадәр шаккатыргыч белдерүләре белән Дональд Трамп АКШтагы президент сайлау кампаниясенә бөтенләй башка рух өстәде.

Аның көтелмәгәндә уңышка ирешүеннән соң күпләр киләчәк президенттан ни көтәргә, Трамның тәкъдимнәре тормышка ашармы дип уйлана башлады.

Әмма АКШ конститутциясе булдырган тикшерүләр һәм баланслар системы сәбәпле Трамп тәкъдимнәренең язмышы күп очракта АКШ конгрессының хуплавына бәйле булачак.

Трамп ширкәт салымнарын киметим, яла ягу өчен җаваплылык кануннарын үзгәртим, яки Барак Обаманың сәламәтлек саклау реформаларын гамәлдән чыгару кебек сайлауалды вәгъдәләрен тормышка ашырыйм дисә, аңа парламентның һәм мәхкәмәләрнең ризалыгын алу кирәк булачак.

Шул ук вакытта белгечләр Трампның күп кенә планнарын фәрманнар имзалау аша да гамәлгә ашыра алуын әйтә. Аның 20 гыйнварда хакимияткә килү белән 25ләп шундый фәрман имзалау мөмкинлеге әйтелә.

Лондондагы Стратегик тикшеренүләр халыкара институтының АКШ тышкы сәясәте белгече Дана Эллин американ президентының тышкы сәясәттәге мөмкинлекләре бик зур ди.

“Конгрессның ул мөмкинлекләрне җиңел генә чикләвен күз алдына китерү бик кыен. Президентның бу өлкәдә бик күп нәрсәләр эшләү – каядыр гаскәр җибәрү яки хәрби чаралар башлау кебек вәкаләтләре бар”, ди Эллин.

Түбәндә Трампның сайлау алдыннан билгеләп куйган кайбер юнәлешләрен барлап узабыз:

Русия һәм НАТО

Трамп Русия белән хәзерге мөнәсәбәтләрне үзгәртергә, дустанә мөнәсәбәтләр корырга теләвен белдерде. Аның әйтүенчә үзара мөнәсәбәтләрнең җылынуы “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемне бергәләп “бәреп егу” мөмкинлеге бирәчәк. Ул шулай ук Мәскәү белән Вашингтон арасында бик яман дәрәҗәдә бозылган мөнәсәбәтләрне җиңел генә яхшырта алачагын да белдерде.

Сентябрь аенда ул Русия президенты Владимир Путин белән “бик, бик яхшы мөнәсәбәтләр” булдырачагын һәм Путин белән сөйләшүләрдә Барак Обамадан күпкә яхшырак нәтиҗәләргә ирешәчәген әйтте.

Әмма кайбер күзәтүчеләр, Обаманың да беренче президентлык мөддәтендә “мөнәсәбәтләрне сүндереп яңадан кабызу” (“Ресет”) сәясәте белән бәйләнешләрне яхшыртырга маташуын искә алып, Трампның бу белдерүләренә шик белән карый. Алар шулау ук Русиянең АКШка һәм башка Көнбатыш илләренә карата агрессив гамәлләренә Трампның ни дәрәҗәдә каршы тора алачагы турында уйлануларын да әйтә.

Трамп сайлау алды көрәшендә Путинга сокланып каравын белдерде һәм аны Обамадан яхшырак җитәкче дип атады. Март аенда ул НАТОны “искергән” оешма дип атады һәм, әгәр дә НАТОның башка әгъзалары хәрби чыгымнарын арттырмаса, АКШ алдындагы “йөкләмәләрен үтәмәсә” АКШның бу оешмага ярдәмен туктатачагын белдерде.

Германиянең тышкы сәясәт җәмгыятендә АКШ-Атлантикаара мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкләүче Һеннинг Риеке, әгәр дә Трамп хакимияте чорында Кушма Штатлар “Русия ягына ныграк авышса”, бу “Европа иминлегенә турыдан-туры һәм бик яман тәэсир итәргә” мөмкин, ди. Аның әйтүенчә, әгәр дә Трамп НАТОда йөкләмәләрне бүлешү турында яңадан килешү турында сүз күтәрсә, аның бу тәкъдиме әле “тормыш сынавын” үтәргә тиеш булачак.

“Американың супердәүләт статусының төп нигезе – аларның үз беректәшләрен яклау вәгъдәсе” ди Риеке һәм Русиянең Көнбатыш саклану системындагы һәрбер ярыкны файдаланырга тырышачагы турында кисәтә.

Мәскәү “үз тәэсирен бигрәк тә Үзәк Азиядә һәм Көнчыгыш Европада” арттыру өчен НАТОны һәм Европа Берлеген көчсезләндерү максатында “булдыра алганның барысын да эшләргә” тырышачак, “әгәр дә Русия өчен бу эшне АКШ президенты эшләсә, Путин моңа бик шат булачак”, ди Риеке.

Атом коралларын таратмау

Трамп “Ислам дәүләте” сугышчыларына каршы атом коралларын куллану мөмкинлеген кире какмады һәм Көньяк Корея белән Япониягә үз атом коралларын булдыру юнәлешендә эшли башларга киңәш итте.

Риеке белән Эллин Трампның сайлау алдыннан әйткән бу сүзләре дөньяда атом коралларының таралуын чикләү тырышларын юкка чыгарырга һәм төрле илләрне үз иминлекләре өчен атом кораллары ясау турында уйлана башларга этәрергә мөмкин ди.

Табигый мохитне саклау

Трамп “Дөньякүләм җылыну консепциясе АКШ сәнәгатенең көндәшлек сәләтен бетерү өчен Кытай тарафыннан һәм Кытай өчен уйлап чыгарылган”, диде.

Президент булгач ул, сайлау алды вәгъдәсен үтәп, Җир шарына япма тәэсире бирүче газлар чыгаруны чикләү турындагы Париж килешүеннән АКШны чыгара ала. Аның моңа вәкаләте булачак.

Трампның энергетика һәм тирә як мохитне саклау турындагы карашлары белән парламентта күпчелекне тәшкил итүче республиканнар да килешә. Сайлау алдыннан ул тирә як мохитне саклау максатындагы күп кенә федераль чикләүләрне дә йомшартырша вәгъдә итте.

Ул президент фәрманнары белән Аляскадагы һәм Төньяк боз океанындагы тыюлыкларда нефть эзләү эшен яңартып җибәрә яки Канададан нефтьүткәргеч төзүне (Обама тыйган иде) рөхсәт итә ала.

Мөһәҗирләр

Трамп АКШтагы 11,3 миллионлап документсыз мөһәҗирләрнең барысын да ике ел эчендә тотып депортацияләргә һәм моны тормышка ашыру өчен “депортация хезмәте” булдырырга вәгъдә итте.

Бу програмны тормышка ашыру өчен Конгрессның хуплавы кирәк булачак. Әмма кайбер республиканнар мондый тәкъдим белән килешми.

Вашингтондагы “American Action Forum” исемле аналитик үзәк хисабында Трампның планын ике ел эчендә гамәлгә ашыру өчен мондый “депортация хезмәте” булдыруга бик зур ресурслар, кешеләр, инфраструктура җәлеп итәргә кирәк булачагы языла.

Анда шулай ук документсыз мөһәҗирләрдән арыну эше илнең тулай җитештерү күләмен 1,6 трлн долларга киметәчәк һәм моны ике ел эчендә гамәлгә ашыру омтылышы “кисәк һәм тирән рецессиягә” китерә ала, диелә.

Трампның Мексика акчасына АКШ белән Мексика арасында зур дивар төзү планы да бик шикле.

Washington Post газеты язуынча, андый дивар 25 млрд долларга төшәчәк, ә Мексика аның өчен түләмәячәген белдерде.

Трамп рөхсәтсез мексикан мөһәҗирләренең банк аша күчергән акчаларын "Патриот акты" карарын кулланып конфискацияләү мөмкинлеге турында сөйләсә дә, хокук белгечләре террорчыларга каршы көрәш өчен булдырылган бу актның андый максатка кулланыла алуына шик белдерә.

Трамп АКШка мөселманнарның килүен вакытлыча тыю, качаклар програмнарын туктатып тору фәрманнары чыгара ала.

Ул фәрманнарны мәхкәмәгә биреп булачак, әмма аларны мәхкәмәдә карау шактый озакка сузылачак.

Инде сайлау тәмамлануга ук күп кенә мөселман американнар террорга каршы көрәш сылтавы белән илгә мөселманнарны кертүне вакытлыча тыярга тәкъдим иткән Трамп хакимияте үз тормышларына ничек тәэсир итәр икән дип борчыла.

Америка мөселманнары Дональд Трамның хакимияткә килүенә борчыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Салымнарны киметү

Трамп хәзер 35 процентка кадәр җиткән эшмәкәрлек салымнарын 15 процентка калдыру ширкәтләрне инвестицияләүгә этәрәчәк һәм шуның белән яңа эш урыннары булдырачак, икътисади үсешкә этәргеч бирәчәк ди.

Республиканнар гадәттә бу салымнарны киметү яклы, әмма бәйсез һәм ике партияле икътисади төркемнәр моңа каршы.

Вашингтондагы "The Tax Foundation" исемле аналитик үзәк, Трампның бу тәкъдиме гамәлгә ашырылган очракта, федераль керемнәр 5,9 трлн долларга кимиячәк ди. Әмма монда әле икътисади үсеш исәпкә алынмаган. Мондый реформа иң байлар өчен салымнарның нык кына кимүен аңлатачак.

Нью-Йорк университетының хокук мәктәбе профессоры Лили Бэтчелдер фикеренчә, Трамп планы түбән һәм урта керемле кешеләрнең салымнарын нык кына арттыруны күздә тота.

Сәүдә килешүләре

Трампның икътисади планының икенче бер өлеше хәзерге сәүдә килешүләрен үзгәртүне күздә тота, янәсе бу килешүләр АКШ эшмәкәрләре өчен бик зыянлы.

Президент буларак Трампның Тын океан хезмәттәшлек сәүдә килешүеннән һәм Төньяк Америка ирекле сәүдә килешүеннән чыгу вәкаләте булачак. Ул шулай ук, сайлауалды вәгъдәләрен үтәп, Сәүдә министрлыгына Кытай кебек илләргә карата чаралар әзерләргә кушарга, кайбер төр импорт тауарларына өстәмә тарифлар кертергә дә мөмкин.

Трамп шулай ук 165 илне үз эченә алган Дөнья сәүдә оешмасыннан чыгу белән дә янады һәм аның мондый адымга вәкаләте булачак.

Moody's Analyticsның өлкән икътисадчысы Марк Занди исәпләвенчә, Трамп тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру АКШ икътисадын бик нык көчсезләндерәчәк.

XS
SM
MD
LG