Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Трамп сайланды. Бик кызыклы заманалар килде"


Алия Һидиятова буш вакытта Гринпис оешмасында һәм һәйрия чараларында волонтер булып эшли
Алия Һидиятова буш вакытта Гринпис оешмасында һәм һәйрия чараларында волонтер булып эшли

Уфада туып үскән Алия Һидиятова 1999 елдан бирле Американың Калифорния штатында гомер итә. Ул Сан-Хосе каласында 2000 елда үк нигез салган корпоратив юлчылар өчен транспорт бизнесын алып бара һәм эшмәкәрлек даирәсен яхшы белә. Алия Дональд Трампның президентлыкка сайлану сәбәпләре һәм 8 ноябрьдән соң туган вәзгыять хакында карашлары белән уртаклашты.

–​ Алия, урыстелле эмигрантлар Трампны яклады һәм аның өчен тавыш бирде дигән сүзләр йөрде. Бу –​ дөресме?

Без Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләренең җайлануын телибез. Клинтон моны вәгъдә итмәде

– Әйе, күп очракларда бу дөрес. Чөнки Трампның сайлауалды платформасында Русия белән араларны якынайту турында сүзләр булды. Кайбер эмигрантларга Русиягә кайтып йөрергә туры килә, алар Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләренең җайлануын тели. Клинтон исә яхшыруны вәгъдә итмәде.

– ​Әмма Трампның эмигрантларга карата әйткән сүзләре күп кенә җәмгыятьләрне борчуга салды. Мәсәлән, ул Мексика белән чиктә дивар төзергә вәгъдә иткән иде. Мөселманнарга карата да каты сүзләр әйтте...

– Аның каты белдерүләре якын арада тормышка ашыр дип уйламыйм. Андый карарларны Трамп үзе генә кабул итми бит. Аның тәкъдимнәрен Конгресс караячак. Хакимият тармакларының бүленеш принцибы да эшли.

– ​Синеңчә, Трамп американнарга тагын нәрсәсе белән ошады?

Трамп салымнарны киметергә вәгъдә итте – бу эшмәкәрләрне кызыктырды

– Американың нигезен кече һәм урта бизнес вәкилләре тәшкил итә. Хезмәт итүче американнарның 58% проценты эшмәкәрлек өлкәсендә эшли. Тулаем җитештерү күләменең яртысыннан артыгын бизнес өлкәсе китерә. Трамп үзе дә уңышлы эшмәкәр булганга күрә, беренче чиратта бизнес кешеләренә мөрәҗәгать итте. Ул мәсәлән, салымнарны, аерым алганда мирас салымын киметергә вәгъдә иткән иде – бу эшмәкәрләрне кызыктырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, кече һәм урта бизнес вәкилләре Трамп өчен тавыш биргән. Мин үзем дә кече бизнес вәкиле.

– ​Һиллари Клинтонның җиңелүен нәрсә белән аңлатыр идең?

– Клинтон Америка халкын тәмам ялыктырган әйберләрне чагылдырган намзәт булды, минемчә. Ул җәмгыятьнең иң югары катламнарыннан чыккан шәхес, билгеле инде, бик югары дәрәҗәле университет тәмамлаган, бик уңышлы карьера ясаган.

Клинтон Америка халкын тәмам ялыктырган әйберләрне чагылдырган намзәт булды

Ул Американың сәяси элитасына керә, ә бу катлам кешеләре шактый туйдырды. Тормыш күрсәткәнчә, элиталар чын тормыштан аерыла, коррупциягә бирелә һәм “сәясәткә уйный” башлый. Ә бу Американың төп идеясенә каршы килә.

Бу илдә, эмигрантлар, хезмәт ияләре, азчылык халыклар, урта сыйныфларданмы син, кайсы катламнан чыгуына карамастан һәркемнең мөмкинлекләре тигез дигән идея өстенлек итә. Шуңа күрә Трамп өчен тавыш бирү, чыннан да, күбесенчә протестлы иде, аны яклаганга түгел, ә Клинтонга каршы.

– ​Сез яшәгән җирдә сайлау кампаниясе ничек барды? Реклама күп булдымы, намзәтләр еш килдеме?

– Ни гаҗәп, реклама, элмә такталар күп булмады. Һиллари Клинтон ел дәвамында безнең штатка берничә тапкыр килде. Аның сәфәрләре хәйрия кичәләрендә катнашудан гыйбарәт иде. Анда чакырылган кешеләр, катнашу өчен бик зур акчалар түләде. Ягъни сайлау кампаниясенә акчалар җыю барды.

Дональд Трамп берничә тапкыр килде. Калифорниядә гадәттә демократларны яклыйлар. Шуңа күрә аны шактый каты каршылык көтте. Бер тапкыр Берлингеймда сәламләү чыгышын ясыйсы бинага барып җитәр өчен Трампка каршылык белдерүчәләрдән тыкрыклар, киртәләр аша узып, кача-поса йөгерергә туры килде. Аннан соң аның сәфәрләре яшерен була башлады, әмма каршылык белдерүчәр, полиция белән каршылыкка кереп булса да, аны барыбер тапты һәм артыннан йөрде.

– ​Калифорниядә һәрвакыт демократлар өчен тавыш бирәләр иде...

– Әлбәттә, Калифорниядә Клинтон һичшиксез җиңәчәк дип уйладылар. Шулай булды да, монда якынча 60% сайлаучы аның өчен тавыш бирде. Алар арасында милли азчылыклар, зыялылар, артистлар булды. Һолливуд тулысы белән демократлар яклы иде.

Америкада демократия чыннан да эшли

Мин үзем күзәткәнчә, американнар тавыш бирүгә бик җитди карый. Алар намзәтләрнең програмнарын, дөньяга карашларын җентекләп өйрәнә, сәяси фикер алышуларда катнаша. Америкада демократия чыннан да эшли.

– ​Сайлаулар үтеп китте, ил хәзер ни хәлдә?

– Хәзер илдә капма-каршы кәефләр хөкем сөрә. Ил ике тарафка аерылды һәм алар арасында зур упкын хасил булды. Мондый нәтиҗәне беркем дә көтмәгән иде. Сайлау нәтиҗәләре ике фиркада да сәяси элиталарны шок хәлендә калдырды. Әгәр, демократларның праймеризларында социаль яктан җаваплы кешеләр Берни Сандерс өчен тавыш бирсә, бәлкем без бу хәлгә төшмәс идек.

– ​Американың кайбер шәһәрләрендә сайлау нәтиҗәләренә протест белдерделәр. Сездә дә булдымы?

Америкада яңа президент килде дип кенә дөнья үзгәрмәс

– Безнең шәһәрдә булмады. Монда тыныч булды. Безнең тирәдәге башка шәһәрләрдә Трампның сайлануына каршылык белдерүчеләр бар, әмма алар бик үк тәэсирле түгел. Нью-Йоркта исә бөтенләй башкача - анда протест чараларында бик күп кеше катнаша. Каршылык белән генә эш бетмәс ахры. Матбугат язганча, Hypoor һәм Uber ширкәте инвесторы Шервин Пишевар Калифорния штатының АКШтан чыгуы турында референдум үткәрү башлангычы белән чыккан.

Калифорниядә Дональд Трамп сайлануына студентлар каршылык белдерә, 9 ноябрь 2016 ел
Калифорниядә Дональд Трамп сайлануына студентлар каршылык белдерә, 9 ноябрь 2016 ел

– ​Ничек уйлыйсың, Америкада каршылык белдерүләр алга таба дәвам итәчәкме яки бетәчәкче?

– Миңа калса, протестлар тиз генә сүрелмәс. Трампның сайлануына күпләр каршы. Каршылык кемгәдер файдалы, баш күтәрүчеләр алга таба да табылыр.

Гомумән бик кызыклы заманалар җитте. Без һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш. Трамп хәзер Вашингтонның астын өскә китерә ала, әмма Америкада хакимиткә яңа президент килде дип кенә, бөтен дөнья үзгәрмәс, минемчә.

Чыганак: Idel.Реалии

XS
SM
MD
LG