Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал Кузнецов"тагы МиГ-29 очкычы диңгезгә җимерелеп төште


"Адмирал Кузнецов" очкыч корабының Сүриягә барганда кара төтен җибәргән чагы
"Адмирал Кузнецов" очкыч корабының Сүриягә барганда кара төтен җибәргән чагы

Урта диңгездә Русиянең "Адмирал Кузнецов" очкыч корабына утырырга җыенганда МиГ-29 хәрби очкычы диңгезгә җимерелеп төште.

Русия саклану министрлыгы казаның техник җитешсезлек сәбәпле булганлыгын, очучының катапульт белән сикереп исән калганлыгын белдерә.

"Адмирал Кузнецов" Русиянең башка хәрбим кораблары белән бергә Сүрия ярларына таба бара. 11 ноябрьдә анда күнегү очышлары башланды.

Әлеге каза турында хәбәр башта АКШның Fox News каналында чыкты, соңрак аны Русия саклану министрлыгы расларга мәҗбүр булды.

Министрлык белдерүенчә, Сүрия сугышында катнашу өчен баручы очкычта корабка төшеп утырырга берничә чакрым калганда нидер булган һәм ул диңгезгә төшкән.

XS
SM
MD
LG