Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүлән эше кысаларында төрек университетының 29 хезмәткәре тоткарланган


Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016
Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016

Махсус хезмәтләр белдерүенчә, Измирдагы Кәтип Челәби университетының тоткарланган әлеге хезмәткәрләре телефоннарында түнтәрелеш вакытында фетнәчеләр белән аралашып торыр өчен Bylock дип аталган кушымта куелган булган.

Төркиядә узган җәй уртасында булган фетнәне оештыручылар эшчәнлеген тикшерү кысаларында төрек полициясе Измирдагы Кәтип Челәби университетының 29 хезмәткәрен тоткарлаган дип хәбәр итә NTV телеканалы. Прокуратура сак астына алу турында 35 фәрман алган диелә.

Тоткарлау чарасы бер үк вакытта өч төбәктә – Измирдә, Коҗаилендә һәм Маниста барган.

Телеканал мәгълүматларына караганда, махсус хезмәтләр шикләнелүче кешеләрнең телефоннарында Bylock дип аталган кушымта куелганын белеп алганнар. Әлеге кушымта ярдәмендә хәрби түнтәрелеш вакытында фетнәчеләр бер-берсе белән элемтә тоткан диелә.

Полиция тентүләр уздыра, Фәтхулла Гүлән турында әдәбият табылган дип хәбәр ителә.

Измирдә мондый тоткарлаулар беренче тапкыр гына узмый. Моңа кадәр дә 76 кеше тоткарланган иде, аларның 57се сак астына ябылды.

Октябрь башында Төркия июль фетнәсеннән соң кертелгән гадәттән тыш вазгыять тәртибен тагын өч айга озайтты һәм шул вакытта 12801 полиция хезмәткәре эштән алынды.

Шулай ук фетнәдә катнашуда шикләнелгән 105 хәрби имам тоткарланган иде.

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2,1 меңнән артык кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG