Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент түбәтәй кия. Башка түрәләрне күндереп булырмы?


Татарстан Дәүләт Шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләр комитеты утырышы. 15 ноябрь 2016
Татарстан Дәүләт Шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләр комитеты утырышы. 15 ноябрь 2016

Канун булса, депутатлар да милли киемнән йөрергә әзер. Әлегә Татарстан Дәүләт Шурасы утырышларына канунсыз гына түбәтәй яки калфак киеп килергә кыюлык табучы күренми. Татарстанда Милли кием көнен кертергә ниятлиләр, аны 30 августка билгеләргә тәкъдим итәләр.

Депутатлар милли кием язмышы хакында борчыла. Татарстан Дәүләт Шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитеты татар милли киемен популярлаштыру турында сүз кузгатты. Әмма ахыр чиктә киң күңеллелек күрсәтеп Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең дә милли киемен кайгыртырга, танытырга кирәк дигән фикергә киленде.

"Күлмәк кияр идем, ләкин кыйммәт"

Комитет рәисе Разил Вәлиев Шиһабетдин Мәрҗанинең милләтне саклаучы – тел, гореф-гадәт, милли кием дигән сүзләрен искә төшереп, без нинди киемнән йөрибез, милли күлмәктән нәрсә калды, аны ничек яңартып була дигән сорау куйды. Ник Адыгея белән Якутиядә Милли кием көне бар, ә бездә юк? Ул милли киемне популярлаштыру дәүләт дәрәҗәсендә барырга тиеш дигән фикерне җиткерде.

Халыкның милли киемнән йөрүе өчен ни эшләргә дип фикер алышуда катнашучы түрә, депутатларның башында калфак-түбәтәй дә, аякларында читек яки чүәк тә күренмәде. Хәер, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова йөзенә кызыллык китермәслек итеп калфактан иде. Ә менә Татарстан мәдәният министры беренче урынбасары Эльвира Камалова “милли кием киеп йөрер идек, ләкин андый кием артык кыйммәткә төшә” дип зарланды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова (с) һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова
Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова (с) һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова

“2013 елдан алып Татарстан бюджетыннан халык кул эшләнмәләре өчен 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. 24 җитештерүче грант отты, әмма кызганыч, алга китеш юк. Татар милли бизәкләре төшерелгән өс һәм баш-аяк киемнәре җитештерүчеләр күп түгел. Әйе, сыйфатлы була алар, тик артык кыйммәткә төшә. Күпчелекнең аны сатып алырга мөмкинлеге юк. Милли бизәкле продукцияне күпләп җитештерүчеләр бар, әмма ул очрактта сыйфат ягы аксый. Кытайда эшләнгән кебек зәвыксыз килеп чыга”, дип сөйләде Камалова.

Утырышта милли киемне популярлаштырып аны көндәлек тормышка кертеп җибәрү авыр дигән фикерләр әйтелде. Качалов исемендәге Казан дәүләт зур урыс драма академия театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский да, милли киемнән йөрер идем, әмма бәясе һәм сыйфатын берләштерү авыр, диде. “Көндәлек тормышта милли киемнән йөреп булмый. Стильләшкән кием кирәк, бер элемент булса да җитә. Ничек популярлаштырырга? Милли бизәкләрнең асылын белгән дизайнерлар арасында бәйгеләр оештырырга кирәк”, диде ул. Славутский милли кием түбәтәй белән генә чикләнми, татар камзулы кебек киемне озак эзләгәнен, ахыр чиктә Австриядә генә таба алганын бәян итте.

Кем түбәтәй белән калфактан оялмый?

Депутат Ирек Шәрипов Пермь өлкәсендәге хакимият кешеләренең төрле милли киемнәрдән фоторәсемгә төшеп тәкъвим (календарь) чыгаруларын әйтте. Бу алымны безгә дә кулланырга мөмкин, диде ул. Татарстан түрәләренең дә милли киемне популярлаштыра алуына ышаныч белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмендә Ярдәм мәченетдә. 2013 ел
Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмендә Ярдәм мәченетдә. 2013 ел

Республика җитәкчеләреннән беренче булып президент Рөстәм Миңнеханов оялмыйча түбәтәй кия башлады. Аңа ияреп башка эреле-ваклы түрәләр дә, милли яки дини чараларга булса да, чигүле түбәтәйләр кия башлады башлавын, әмма көндәлектә аны кияргә әле читенсенәләр. Итальян аяк киемнәренә акчасын жәлләмиләр, ә татар читеге беләк чүәкләргә акча чыгарып салырга саранлык көчлеме, әллә оялумы – белмәссең.

Ә менә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисованың башында һәрвакыт калфак, өстендә чигүле күлмәк булыр. Аңа кадәр үк Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы СуперАлиса яулыкны дүртпочмаклап бәйләп клиплар төшерде, концертларда чыгыш ясады. Әле дә аны кызы белән Казан урамнарында калфактан, читектән күрергә мөмкин.

Татар хатын-кызлары корылтаенда да милли дресс-код мәсьәләсе тикшерелде
Татар хатын-кызлары корылтаенда да милли дресс-код мәсьәләсе тикшерелде

Ак калфак белән ак яулыкны халык арасында танытуда инде мәрхүм абыстай Рәшидә Исхакый, әле дә актив Әлмира Әдиятуллина, Сәйдә Аппакова, Фәния Җәлилиеваның өлеше зур. Ирләр арасында язучы Рабит Батулланың башыннан татар бүреге төшми. Ара-тирә түрәләр арасында да милли читек киеп йөрүчеләрне очратырга була. Шуларның берсе – Татарстан мәдәният министрының элекке беренче урынбасары, хәзерге вакытта архив эшләре буенча дәүләт комитеты башлыгы Ирада Әюпова.

Актаныш татар гимназиясе быел биш еллык юбилеен билгеләде. Бәйрәмгә барлык мәктәп укучыларына, мөгаллимнәргә милли мәктәп формасы тегелгән. Чыгымнарның бер өлешен укучыларның ата-аналары түләсә, калганын гимназия үз өстенә алган.

"Күлмәк 1800 сумга төште. Күлмәкләребез белән горурланабыз, башкалардан аерылып торабыз. Үзеңне чын татар кызы итеп хис итәсең. Мөслимәләр озын итәкле итеп тектерде күлмәкләрен. Укытучыларыбыз да матур. Аларның күлмәкләре ак татар бизәкләре белән бизәлгән зәңгәр төстә", дип горурланып сөйләде Азатлыкка Актаныш татар гимназиясе укучысы Резедә Миргаязова.

Депутат Разил Вәлиев мәктәп укучылары гына түгел, дәүләт, муниципалитет хезмәткәрләренең дә киемнәрендә милли төсмер булырга тиеш, дигән фикердә. Ул бу хакта Азатлыкка канун әзерләнүен әйтте.​

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

“Депутатларның көндәлек тормышына милли киемне кертү авыррак булыр, әмма бәйрәмнәрдә аны кию бернинди дә каршылык тудырмас иде. Канун кабул ителсә, аның норматив актлары булачак. Мәсәлән, мин Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең дә милли эш киеме булырга тиешлеген тәкъдим итәчәкмен. Көн саен хатын-кызлар калфак, ирләр түбәтәй кисен димим, әмма муниципаль, дәүләт хезмәткәрләрнең рәсми кименәре бар икән, анда нинди дә булса милли бизәк, элемент булырга тиеш.

Үзем стильләшкән милли кием кияргә әзермен. Театр, мәчеткә түбәтәй киеп бару – минем өчен гадәти күренеш. Әмма эштә ала карга булып йөрисем килми. Канун булса, хөкүмәт карары белән ныгытылса, бу акрынлап көндәлек тормышка керергә тиеш”, диде Азатлыкка Разил Вәлиев.

Ни өчен 30 август?

Утырышта сүз татар милли киемен таныту турында башланса да, ахыр чиктә Татарстанның күпмилләтле республика булуын истә тотып, биредә яшәүче һәр милләтнең киемен популярлаштырырга кирәк дигән фикергә киленде. 30 августта милли кием көнен дә билгеләүне сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге әйтелде.

Азатлык милли кием бәйрәме өчен нигә башка көн түгел, ә Суверенитет турындагы декларация кабул иткән тарихи 30 август сайланганы хакында да сорашты. Соңгы елларда аның болай да статусы кими баруы, халык арасында аны шәһәр бәйрәме буларак кабул иттерү күренеше игътибар җәлеп итә.

“Татарның Сабантуе бар. Урысларда – Каравон, мариларда – Семык, чуашларда – Акатуй. Әмма алар барысы да төрле вакытта уза. Ял көннәренә дә туры килми. Ә 30 август бөтен халыкны берләштерә. 30 август – ул дәүләтчелек статусын игълан иткән көн генә түгел, бу – милли яңарыш көне. Бар халык та үз милли киемендә урамга чыкса, күңелле булыр иде”, дип аңлатты Разил Вәлиев.

Азатлык милли кием көнен булдыруны ничек кабул итәсез, милли киемнән йөрергә ризамы дигән сораштыру үткәрде.

Гүзәл Шәрипова, Татарстан мәдәният министры урынбасары:​

– Миндә берничә милли изү бар. Аларны төрле күлмәкләр белән киеп була, бик уңышлы күренә. Күннән эшләнгән чүәкләрем бар. Аларны да яратып киям. Шулай ук махсус тектергән стильләшкән бер күлмәгем, калфагым бар. Гадәттә аларны төрле бәйрәмнәргә, милли чараларга киям. Чит илгә барганда да, татар мәдәнияте үрнәкләрен күрсәтү, үземнең татар милләте вәкиле, Татарстаннан булганымны аңлатыр өчен киям. Кызганыч, мондый киемнәр табу авыррак, табылса да, алар кыйммәткә төшә. Милли киемнең аерым бер көнен булдыру – яхшы идея. Бу Якутия белән Адыгеяда да бар. Матур башлангычны Татарстан да дәвам итсә, милли киемнәрне популярлаштыруга бер адым булыр иде. Милли киемнән йөрү һәрбер кешенең ихтыярында булырга тиеш. Аннары элекке милли киемдә көндәлек тормышта йөрү катлаулы. Калфакны көн саен эшкә киеп йөреп булмый.

Рабит Батулла, язучы:

– Милли киемнең аерым бер көне булса, яхшы. Түбәтәй, татар бүреге, калфак, читек киеп чыгарга бер сылтау булыр иде, ичмасам. 30 августта күпләр болай да милли киемнән бәйрәмгә чыга. Тагын бер аерым көн булса, икеләтә пропаганда булачак. Милли кием киеп йөрер өчен батырчылык кирәк. Менә мин ничә еллар буе татар бүреген киям, әмма иярүчеләр бармак белән санарлык. Галим Дамир Исхаков ара-тирә кия башлады, мәрхүм Ирек Баһман кия иде, Равил Шәрәфиевтә күргәнем бар. Әмма кешеләр ояла. Беренче чиратта хатыннары: "Кеше көлдереп йөрмә әле, сал!", дия дә, ирләр шуңа күнә. Безгә кырымтатарлардан үрнәк алырга кирәк. Яшь егетләрнең һәрберсенең диярлек башында – татар бүреге! Мәгърур булып күренәләр. Кемнедер ул сагайта, ә кемдәдер соклану, ихтирам хисен уята. Кайдадыр мәҗбүриләргә дә кирәктер безнең халыкны, ансыз адым ясамаслар.

Луиза Фәсхетдинова, милли бизәкләр белгече, дизайнер:

– Нинди генә чаралар уздырсалар да, яхшы. Милли киемне популярлаштыруның төрле ысулларын кулланырга кирәк. Татарстан президенты мин теккән түбәтәй кия башлады, аннан күреп, миңа президентныкы кебек түбәтәй кирәк дип таптыра башладылар. Заказларга күмелдем. Әмма, кызганыч, барыбер түбәтәй көндәлек киемгә әверелми. Аны гаетләргә, милли бәйрәмнәргә генә кияләр. Бәлки, яшь егетләр түбәтәйне күбрәк кия башласа, ул модага әверелер иде. Тик әлегә бу сизелми.

Татар үзенең милли киемнәренә дә, гореф-гадәтләренә дә битараф. Югалмас әле, дигән ваемсыз караш яши. Ә чынында без инде күпне югалттык. Карагыз украиннарга, карагыз кырымтатарларга. Алар, форсат булмаса да, милли киемнәр кия, “Бу – минем әбием күлмәге” дип горурлана. Ә бездә искелек билгесе итеп кабул итәләр яки аны сәхнә киеме, диләр.

Бренд буларак калфакны популярлаштырырга кирәк. Бүтән бер милләттә дә андый чигүле, энҗе-мәрҗәнле баш киеме юк. Ул бәләкәй булсынмы, яки башка батырып кия торганы булсынмы – уникаль кием.

XS
SM
MD
LG