Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда журналистлар балта тотып флешмоб оештырды


Флешмобта катнашучылар, Уфа.
Флешмобта катнашучылар, Уфа.

Шулай итеп башортстанлылар балта тотып урман аша күрше авылга укырга йөрүче Бөрҗән районы укучылары тарихын искә төшерергә булды

Теләге булган кешеләргә журналистлар, флешмобка кушылып, социаль челтәрләргә #уфастопором һэштегы белән балта тотып төшкән фотолар куярга чакыра.

likes.ru редакциясе башлаган флешмобта катнашучылар арасында “Медиакорсеть” яңалыклар агентлыгы хезмәткәре Шамил Вәлиев , "R&R" PR-агентлыгыннан Рәис Габитов, “Салават Юлаев” хоккей клубы матбугат үзәгеннән Андрей Юртаев һәм Айрат Гыйльманов һәм башка матбугат чаралары һәм бизнес эшлеклеләре бар.

Ноябрь башында интернетта аю-бүредән сакланыр өчен балта тотып 10 чакрым ераклыктагы Галиәкбәр авылына баручы Бөрҗән районының Югары Нөгеш авылы укучылары турында видео пәйда булды.

Видео зур шау-шу куптарып, яңалыкны Русия һәм чит ил матбугат чаралары язып чыкканнан соң бер укучының әнисе балаларны мәктәпкә автобуста йөртергә вәгъдә бирүләре турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG