Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Түбән Мактамада үзсалым референдумы үтмәде. "Акчаны барыбер урлыйлар"


Яшел Үзән районы Васильевода халык аз килү сәбәпле үзсалым референдумы үтмәгән дип исәпләнде

Яшел Үзән районы Васильевода халык аз килү сәбәпле үзсалым референдумы үтмәгән дип исәпләнде

20 ноябрь Татарстанда үзсалым референдумы узды. Республикадагы 10 авыл җирлегендә халык килмәү сәбәпле рефрендум үтми калды. Галим Искәндәр Ясәвиев үзсалым – хакимиятләр нәтиҗәсез эшләгәнгә проблемнарны халык җилкәсенә аудару дип белдерә.

20 ноябрь Татарстанның 42 районындагы 851 авыл җирлегендә үзсалым җыюга багышланган референдум үтте. 10 авыл җирлегендә халык килмәү сәбәпле референдумнар үтмәгән. Алар арасында Әлмәт районы Түбән Мактама да бар. Бу хакта республика үзәк сайлау комиссиясе белдерә.

Түбән Мактама башлыгы Рамил Бәдретдинов сүзләренчә, халык арасында ул җыелган акчаларны хакимияттәгеләр барыбер урлыйлар дигән фикер таралган һәм шуңа күрә күпчелек референдумга килеп тормаган. Ә өлкән яшьтәгеләр башлыкка һава торышы начар иде, салкын булды, шуңа барып тормадык инде дип белдергән. Референдумга әзерләнергә дә вакыт бик аз булды, ике атна гына иде ди Бәдретдинов.

Рамил Бәдретдинов. Түбән Мактама башлыгы

Рамил Бәдретдинов. Түбән Мактама башлыгы

"Әле бездә авыл халкы үзсалымның нинди файда китерәсен аңлап бетерми. Шуңа үз итмәде", дип нәтиҗә ясый ул. Халык Түбән Мактамада референдумга килеп яшәеш челтәрен яхшырту өчен акча җыюны хупласа һәм акчалар җыелса, күпме керәсен дә исәпләп куйганнар. Халыктан җыелган һәм үзсалым өчен хөкүмәт бирәсе акчаларны бергә кушкан вакытта 9 миллион сумга якын керергә тиеш булган. Җыелган бер өлешкә республика тагын дүрт өлеш арттырып түли. "Мондый акчалар безгә беркайчан да керми", ди башлык.

Түбән Мактама җирлегендә 18 яше тулган 8800 кеше яши дип теркәлгән. Җирлеккә Тихоновка авылы да керә. Хакимият халыктан акча җыеп әнә шул Тихоновка авылындагы өч урамга асфальт юл җәергә теләгән булган.

Без үзсалымнан кала да салымнарны күп түлибез

Халыкның үзсалымнан кала да җилкәсендә төрледән-төрле салымнар әз түгел. Хезмәт хакы алган өчен дә, күчемсез милек өчен дә, җир өчен дә, транспорт өчен дә һәм башкаларына да салым түли ул. Әнә шуңа күрә дә, Түбән Мактамалар әлеге үзсалым рефрендумы алдыннан "без болай да салымнарны күп түлибез, инде монсы җитмәгән иде тагын" дип тә белдергән.

Түбән Мактама җирлегендә халыктан һәм төрле ширкәтләрдән елына 30 миллион сум салым җыела. Әлеге акчалар районга һәм аннан соң Татарстан хөкүмәтенә, алга таба Мәскәүгә юл ала. Яшәеш челтәрен яхшырту өчен әлеге салымнарның бары тик 9 миллион 600 мең сумы гына кире Түбән Мактамага әйләнеп кайта.

Рамил әфәнде бу акчаларга артык берни дә эшләп булмый дип белдерде һәм Азатлыкка 2016 елда башкарылган эшләрне тезеп китте. Түбән Мактамада спорт комплексы ачылган. Ул 130 миллион сумга төшкән. Аны Татнефть акчасына төзегәннәр. 11 миллион сумга алты урамга асфальт юл җәйгәннәр. Миллион сумнан артыкка урамнарны яктыртырга лампалар элгәннәр. Урамнарга 44 чүп җыю контейнерлары урнаштырганнар. Ансы да миллионнан артык сумга төшкән.

Азатлыкның һәр ел саен Түбән Мактамада әнә шундый зур сумнарга зур эшләр башкарыламы дигән соравына ул: "Мин узган елның көзеннән генә башлык булып эшлим, үткән еллар турында әйтә алмыйм", дип белдерде. Түбән Мактамада моңа кадәр үзсалым референдумнары үтмәгән иде. Райондагы башка авылларның үзсалым җыюда өч еллык тәҗрибәсе бар инде.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, үзсалым – дәүләт системының нәтиҗәсез эшләве аркасында проблемнарны халык җилкәсенә аудару булып тора.

"Төбәк дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә дәүләтнең идарә системы бик нәтиҗәсез. Әнә шулай итеп халык җилкәсенә авыр йөк аударыла. Инде юллар төзүне дә халык өстенә өйсәк? Юллар бит хакимиятләр өстендәге эш. Халык болай да юллар өчен салым түли.

Түрәләр армиясен тоту өчен чыгымнар арта

Икенче яктан, без дәүләт аппаратын, түрәләр армиясен тоту өчен чыгымнарның артуын күрәбез. Алар исә үз эшләрен үтәми. Әгәр без әнә шушы ике якны чагыштырып карасак, үзсалымсыз да яшәеш челтәрен яхшырту өчен акчалар табып булганлыгын аңлыйбыз. Дәүләт идарәсе бөтенләй нәтиҗәсез эшләгәндә хакимият аны халык өстенә аудара", ди Ясәвиев.

Аның фикеренчә, үз салымнан кала да халыктан җыелган акчалар дөрес итеп бүленгән вакытта яшәеш челтәрен яхшырту, халыкны яхшы яшәтү өчен җитәр иде. Халык та җыелган салымнарны үз кирәгенә генә бәрәкәтле итеп тотар иде ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG