Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Илдар Дадинны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә


Петербурда Илдар Дадинга теләктәшлек белдереп уздырылган чарада, 20 ноябрь, 2016 ел
Петербурда Илдар Дадинга теләктәшлек белдереп уздырылган чарада, 20 ноябрь, 2016 ел

Европарламент кабул иткән резолюциядә шулай ук Дадинга карата канунсыз гамәлләр кылучыларга карата чикләүләр кертү кирәклеге дә язылган.

Европа парламенты депутатлары Русия җитәкчлегеннән оппозиция активисты Илдар Дадинны һәм "сүз иреге хокукын кулланган өчен хөкем ителгән" башка кешеләрне кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә. Бу хакта Европа парламентының кеше хокукларын яклаугага багышланган пленар утырышында кабул ителгән резолюциядә язылган.

Ервопарламент әгъзалары шулай ук Дадинның колониядә җәзалаулар һәм мыскыл итүләр турындагы белдерүләрен яхшылап тикшерергә кирәклегенә дә басым ясый.

Моннан тыш депутатларда Дадинны җәберләүләр бер генә очрак булмавын, җәзалауларның Русия төрмәләрендә даими кулланылуы борчу уята.

Европа парламентында Дадинга карата канунсыз гамәлләр кылучыларга карата чикләүләр кертү кирәк дип тә саныйлар.

Илдар Дадин полициядә
Илдар Дадин полициядә

Октябрь урталарында Дадин кырыс шартларга күчерелеп штраф изоляторына (ШИЗО) урнаштырылган иде. Моңа каршы Дадин ачлык игълан итте.

1 ноябрьдә Дадин кыйналуы һәм кулларына богау салып богаудан түшәмгә эленеп куелуы турында белдерде.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе ялгыз пикетлар уздырган Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп иректән мәхрүм итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга үзгәртелде.

Илдар Дадин үзе гаебен танымады, "Конституциядә каралган хокукларын кулланган өчен" хөкем ителгәнен белдерде.

XS
SM
MD
LG