Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсант: Президент хакимиятендә идарәләр кимергә мөмкин


Антон Вайно
Антон Вайно

Русия президент хакимиятендәге идарәләр саны ким дигәндә ике тапкырга киметелергә мөмкин дип яза Коммерсант газеты үз чыганакларына таянып.

Бу үзгәрешләрне президент хакимиятенә быел августта тәгаенләнгән Антон Вайно әзерли диелә. Басма чыганаклары хәбәр иткәнчә, идарәләр саны 21дән 8-9га калырга мөмкин.

Атап әйткәндә, Дәүләт Шурасы эшчәнлеген тәэмин итү һәм иҗтимагый проектлар идарәләре президентның эчке сәясәт идарәсенә кушылырга мөмкин. Әлегә аны Сергей Кириенко җитәкли. Октябрьдә әлеге вазифада ул Думага сайланган Вячеслав Володинны алыштырган иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, нәкъ менә Кириенко президент сайлавында Владимир Путин кампаниясен җитәкләячәк.

Басма язуынча, үзгәрешләр турында киләсе атнада президентның Федераль Җыенга юлламасы вакытында билгеле булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG