Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла: "ДНК күчеше" – геннардан чыккан әсәр


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Хореграф Нурбәк Батулла һәм композитор Ислам Вәлиев интернетта "ДНК күчеше" әсәрен тәкъдим итте. Батулла биюне геннардан бәреп чыккан әсәр дип белдерә.

Актер-хореграф Нурбәк Батулла һәм композитор Ислам Вәлиев 22 ноябрь үзләренең уртак иҗат җимеше булган "ДНК күчеше" ("DNA Shift") биюен Youtube-та җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Бу әсәрне Нурбәк Батулла геннардан бәреп чыккан бию дип белдерә. Биюдә татар тарихы чагылышын да кире какмый. "Биюне һәркем үзенчә аңлый, кабул итә", ди Батулла.

– Биюнең исеме сәеррәк яңгырый...

– Халыкара проект өчен әзерләнгәнгә, без атамасын инглизчә "DNA Shift" дип атадык. ДНКның күчеше мәгънәсендә ул. Ислам Вәлиев белән бию аша үзеңнең ДНКңа үтеп керү кебек итеп кую турында хыялланган идек. Бу бию Казанда октябрь башында узган TEDxKazan чарасы өчен әзерләнде. Бу конференция төрледән-төрле идеяләрне барлап кешеләргә җиткерүгә һәм аларны үстерүгә багышланды. Әлеге халыкара конференция вакытында төрле: фән, этнология, психология һәм башка юнәлешләр арасында сәнгать өлеше дә бар иде. Татарлар арасыннан бу чарада без һәм үзенең музыкаль импровизациясе белән Радик Сәлимов чыгыш ясады.

– Әлеге биюне әзерләү идеясе күңелеңдә кайчанрак туган иде. Бәлки, TEDxKazan чарасы аны эшләп бетерергә этәргеч кенә биргәндер?

– Электән үк бу биюдәге алымнар кебек фикерләр бар иде, ләкин аларны билгеле бер рәвешкә китерергә мөмкинлек булмады микән?.. Максат барлыкка килгәч, уйда күп еллар йөргән идеяләрне бергә туплап дөньяга чыгардык.

– Сәхнәгә куелган биюне һәр тамашачы үзенчә укый, үзенчә күңеленә сала. Бу биюдә, бер яктан, татар милләтенең тарихы, төрле вазгыять вакытында төрле хәлгә керүе чагылмыймы?

– ДНК белән бәйләнеше булгач, бу биюнең бөтен нәрсә белән дә бергәлеге бар. Борынгы тарих белән дә, хәзерге вазгыять белән дә, гомумән бию тарихы белән дә.

ДНКга үтеп керә һәм ул мәгълүматны укый белергә генә кирәк

Минем бер теориям бар. Гомумән, милли биюне үстерү өчен ике юл бар. Берсе – фольклор, ягъни этнографик юл. Авылларга барып, сакланып калган биюләрне өйрәнеп һәм аларны баетып дөньяга чыгару. Аның өчен бер лаборатория булдыру. Икенче юл – ДНК, ягъни безнең тәнебездә, безнең каныбызда ниндидер хәрәкәтләр саклангандыр кебек тоела. Анда без узган тарих та, киләчәгебез дә бар кебек. ДНКга үтеп керә һәм ул мәгълүматны укый белергә генә кирәк.

Үзем сәхнәдә биегәч, кайвакыт үз-үземә шаклар катам. Импровизация, ягъни номер һәрвакыт яңарып тора. Баксаң, мин үземнең башым һәм интеллектым белән канымда аккан бөтен әйберне белеп бетерә алмыйм. Тәнемдә булган бөтен информацияне башым белән аңлап та бетерә алмыйм. Бу биюгә карата үзем дә тамашачы мин.

Нурбәк Батулла (у) һәм Ислам Вәлиев
Нурбәк Батулла (у) һәм Ислам Вәлиев

– Бу биюең Зөлфия Камалова башкаруында "Ай былбылым" җыры белән башланып китә. Әйтерсең лә, татарның дәүләтле чорларына алып кайта кебек. Аннан көйдә чиркәү чаңнары да ишетелгән кебек тоела. Татарның дәүләтен югалтканнан соң чукындыру чорларын тасвирлаган кебек буласың. Аннан инде "Бик еракта идек без" көе агыла башлый. Элек ханлыклар тоткан татарның төрле төбәкләрдә үзен сакларга омтылып яшәргә тырышуы чагылган кебек. "Әпипә" көе уйный башлагач, ничектер Советлар берлеге заманында "әйттердек" кебек хисе кала. Инде янә Зөлфия Камалова башкаруында "Алым җәл түгел сиңа" дигән көйле өлеш хәзерге Татарстанның, теләктәшлеккә омтылып, Төркия һәм Кавказ республикалары белән элемтәләре дә чагыла кебек. Биюеңдә ул халыкларның да чалымнары бар кебек...

– Әлбәттә, биюнең эчтәлеге алай да булырга мөмкин. Сез аны шулай күргәнсез. Башка кеше бәлки башкача аңлаган да булырга мөмкин. Кемнең ни әйтүе минем өчен дә кызык. Үзем дә тамашачы бит. Мин бу биюнең бөтен катламнарын сүз белән әйтеп тә бетерә алмыйм, бөтен мәгънәләрен ачып бетерә алмыйм, чөнки ул геннардан чыккан әсәр.

– Белгечләр бу биюгә ни диләр?

– Бу әсәрне бию белгечләре күрмәгәндер әле. Танышларым арасыннан, мисал өчен, композитор Радик Сәлимов баштан ук Ислам уйный, ә мин биим рәвешендә күрсәтмәү ягында. Башланып китүен башкача эшләргә тәкъдим итә ул. Бу биюдә аңа ниндидер төенләнеш (кульминация) җитмәгән. Мин аның белән килешәм әлбәттә. Биюдә кульминациягә берничә ишарә бар, ә төенләнеш үзе юк. Әсәрдә тагын ике-өч финал бар кебек.

Икенче яктан карасак, биюне чынлап торып татар тарихы белән бәйләсәк, бәлки, берничә финал булуы аерым бер мәгънә тудырадыр. Сәмруг кош көлдән кире ярала кебек. Биюне һәркем дә үзенчә аңлый. Һәркемнең дә үз зәвыге. Сәнгатьтә төгәл кагыйдәләр юк.

– Әлеге биюне тагын кайчанрак башкарырга җыенасың?

– Язын Казанда урамда куярга телибез. Бәлки Бауман урамында, бәлки үзәктә җир асты үтешендә... Анда эксперимент ясау турында хыялланабыз. Мин биемичә музыка гына яңгырый, икенче бер өлештә музыка тынып кала һәм мин биим, аннан соң тагын без бергә. Әнә шулай урамда көне буе импровизация ясарга исәбебез. Бу үзебезне дә һәм шулай ук тамашачыны да сынау булыачак.

Нурбәк "Минем Нуриев" тамашасында мендәрләргә кадәр туздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

– "ДНК күчеше"нә кадәр дә үзенчәлекле әсәрләр куйдың. "Сөембикә" биюе, "Бие-бие Хәйбулла", "Минем Нуриев". Синең бу юнәлешең татарны дөньяда яңача таныту өчен үзенчәлекле алым булып тора дип әйтеп буламы?

– Мин үзем шулай дип өметләнәм. Хыялым һәм максатым да шул. Минем төп һөнәрем – бию сәнгате һәм шуның аша милләткә хезмәт итәргә хыялланам.

XS
SM
MD
LG