Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риза Фазыл җеназасы. "Ватан дип көрәшик, милләт дип үлик"


Җеназадан күренеш
Җеназадан күренеш

28 ноябрь Акмәчетнең Богурча (Каменка) бистәсендә кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл белән хушлаштылар. Җеназага килгәннәр арасында кырымтатар артистлары, галимнәре, язучылар, укытучылар, яшьләр бар иде.

Җеназада Риза Фазылның кырымтатар әдәбиятында эшләгән чиксез хезмәтләре, аның кырымтатар җәмгыятендә урыны хакында яхшы сүзләр әйтелде.

Кырымның атказанган артисты, җырчы Рустем Меметов мәрхүм язучы Айдер Османның сүзләрен искә алып: "Риза Фазылны ул кече Гаспринский дип атаган иде", диде.

“Безнең Ташкенттагы “Хайтарма” ансамбленең програмнарын әзерләгән кеше иде. Киләчәк буын аның китапларын укып тарихыбызны, кешеләребезне беләчәк. Мин Ташкентта “Хайтарма” ансамблендә эшләгәндә аның белән киңәшләшеп, җырларыбызның сүзләренең дөреслеген тикшерә идем. Ул минем, безнең укытучыбыз иде. Аның бөеклеген киләчәк күрсәтәчәк”, - диде Рустем Меметов.

Акмәчеттә Риза Фазылны соңгы юлга озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Шагыйрь Рефат Чайлак: "Ул халкым, милләтем диеп яшәде, гомерен шуңа биреп, бүген алдыбызда ята. Монда җыелган халык аның кем булганын күрсәтә. Һәммәбез Ватаныбызны, халкыбызны яратыйк, аңа охшап яшик. Милләт дип үлик, Ватан дип көрәшик. Бу безнең Ватаныбыз, беркөн без һәммәбез китәчәкбез, ләкин мондый кешенең китүе бик зур кайгы. Аллаһның рәхмәтендә булсын”.

Риза Фазылны Богурча бистәсе зиратында җирләделәр.

23 ноябрьдә инсульт кичергән язучы Акмәчәт хастаханәсендә 26 ноябрьдә вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

Мәҗлес Риза Фазыл гаиләсенең кайгысын уртаклашуын кырымтатар электрон чараларында таратты.

Риза Фазыл (1928-2016)
Риза Фазыл (1928-2016)

Риза Фазыл 1928 елда Кырымның Барын авылында туган. Үсмер чакта Кырымнан Кострома өлкесенә сөрген ителә, леспромхозларның берсендә эшли, соңннан мәктәпне тамамлый. Косторомадан Кыргызстанга күчеп, анда югары белем ала.

Кырымтатар матбугатында чыга башлаган аның язмалары, кырымтатар әдәбиятына булган мәхәббәте аны Ташкентта чыгучы “Ленин байрагы” кырымтатар газетына китерә. Ул “Йолдыз” кырымтатар әдәби-нәфис журналны ачу кирәклеге хакында хат язганнарның берсе була. Шулай итеп 1976 елда журнал Ташкентта чыга башлый. Соңгы сулышына кадәр ул бу журналда эшләде.

Риза Фазыл кырымтатар әдәбиятына зур өлеш кертте. Ул кырымтатар әдәбияты тарихы хрестоматиясен, дистәләп шигьри җыентыклар, әдәби кулланмалар, борынгы кырымтатар әдәбияты вәкилләре Ашык Умер, Мустафа Джевхерий җыентыкларын, Совет берлегенең ике тапкыр каһраманы очучы-сынаучы Аметхан Солтан хакында китап, җыр текстлары авторы була.

Аның катнашында 2008 елда бәйсез Кырымтатар язучылар берлеге рәсми төркәлде, ул аңа рәис итеп сайланды, яшь авторларга даими ярдәм итеп торды. Аның соңгы зур хәзмәте - 6 томлык “Кырымтатар әдәбияты антологиясе” тамамлану хәленә җиткән иде, ләкин тамамланмый калды.

Риза Фазыл кырымтатарлар арасында дини белемне арттыру өчен зур хәзмәт куйды. Ул кырымтатар теленә Корьәнне тәрҗәмә итте, “Буюрынъыз дуагъа” (“Рәхим итегез догага”) исемле кулланманы, дини сүзләр сүзлеген чыгарды, хаҗга барды, кырымтатар халкының икенче Корылтае делегаты, Үзбәкстанның атказанган мәдәният хәзмәткәре, Кырымның атказанган сәнгать эшләкләсе, Кырымның республика премиясе, Эшреф Шемьи-заде исемендә әдәби премия лауреаты иде.

Ул кырымтатар халкында зур хөрмәткә ия аксакал язучы, җәмәгать эшлеклесе иде. Соңгы вакытта Кырымда килеп чыккан вазгыятьне, кырымтатарларның эзәрлекләнүләрен хөкем итеп, моны танымаганын белдереп, без милли дәүләтчелегебезне торгызу гамәлләреннән бер вакытта да ваз кичмәскә тиешбез дип тора иде.

2015 елның февралендә Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул, аннексияләнгән Кырымда кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез, дип белдергән иде.

Риза Фазыл: "Кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:11 0:00
XS
SM
MD
LG