Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада кол хәлендә тотылган татарстаннар азат ителгән


Мәскәү вокзалындагы мигрантлар
Мәскәү вокзалындагы мигрантлар

Казаннан Самат Хәбибуллин Мәскәүгә эш эзләргә китеп, Махачкаладагы кирпеч ширкәтенә эләгә. Элемтәгә чыкмагач, әнисе аны федераль дәрәҗәдә эзләүгә бирә. Ул хәзер Волоградта полиция бүлегендә, әмма аның кебек башка хокуксыз хезмәткәрләр эш урыннарында кала бирә.

Русия үзәгеннән Дагыстанга хезмәткә коллар җиткерү юлы бер: Мәскәүдәге Казан вокзалы-Махачкала-Каспийски-Карабудахкент. Бер колны алып килү бәясе - 20 мең сум.

29 ноябрь Махачкалада коллыктан азат ителгән Иваново егете Александр Гуров инде Мәскәүгә барып җиткән. Ә Татарстаннан Самат Хәбибуллин һәм Артур Гыйлманов әлегә Волгоградта, полициянең район бүлегендә тотыла. Алар анда ике көн үткәрергә тиеш. Полиция вәкилләре Хәбибуллинны илкүләм эзләүдән алу белән мәшгуль. Ә дусты Артур Гыйлманов аңа иптәшкә калган. Икесенең дә документлары юк. Бу хакта хезмәт колларын азат итү белән шөгыльләнүче "Алтернатива" оешмасы Махачкаладан Мәскәүгә хәтле, юлда булган тикшерү урыннарына хәбәр иткән.

Моңа кадәр Казаннан Самат Хәбибуллин хәбәрсез югалган дип санала иде.

Ул Мәскәүгә эш эзләргә китә һәм күпмедер вакыттан соң элемтәгә чыкмый башлый. Аның икенче группа инвалид булуын раслаучы медицина комиссиясен үтү вакыты да килеп җиткән.

Самат Мәскәүнең Казан вокзалында Махачкалага кирпеч ширкәтенә эшкә җыючы кеше белән киткән булып чыга. Балигъ булмаганнар эшләрен багучы инспектор булып эшләүче әнисе, Самат элемтәгә чыкмый башлагач, аны русиякүләм эзләүгә биргән.

Хезмәт коллары Дагыстанда
Хезмәт коллары Дагыстанда

Турали кирпеч ширкәтенә килеп җиткәч, Хәбибуллин һәм аның кебек эшкә дип килгән, Гуров һәм Гыйлманов тулак торакта бер бүлмәдә яши башлый. Күпмедер вакыттан соң алар "Альтернатива" оешмасы координаторы Закир Исмаилов белән элемтәгә чыга. Ул андый ширкәтләрдә йөреп, телефоннарын калдырып китә торган була.

Кирпеч ширкәте җитәкчесе Закир Исмаиловның эшчеләрне алып китү теләген белгәч, алардан алып килгән өчен юл чыгымнарын каплау таләбен куя.

Ул аларны алып килгән өчен арадашчыга һәр кеше өчен 20 мең түләгәнен белдергән. Шулай ук, "хезмәт килешүенең вакыты да бетмәгән" дигән дәлил китергән. Аннан соң хуҗа аларны ашату, яшәү, тәмәке һәм башка вак-төякләр өчен түләнгән акчаларны да тотып калган.

Ахыр чиктә ике ай эшләгән өчен берсенә 30 мең сум урынына 15 мең сум түләгән, икенчесенә 22 мең сум урынына 10 мең генә биргән. Өченчесенә 3 мең биргән, һәм бик озак үгетләгәннән соң гына тагын 4 мең сум өстәгән.

Шул хәтле аз акча түләүне ул "Махачкалада соңгы ике айда бик каты яңгыр яуганга" дип аңлаткан.

Кирпеч ширкәтләрендә калган кешеләр әйткәнчә, аларны анда алдап китергәннәр. Бер төрле эшкә чакырып, бөтенләй башка эшкә билгеләгәннәр.

Әмма, ширкәт хуҗалары, бу кешеләр акча эшләргә килә һәм бу эш Мәскәү вокзалында сукбай булып йөрүдән яхшырак дигән карашта тора.

Русиянең үзәк районнарынан килүчеләрне Дагыстанда кирпеч ширкәтләренә гына түгел, таш чыгару урыннарына, фермаларда очратып була. Алар анда ун елдан артык вакыт була ала. Әмма хокук саклаучылар Кавказ.Реалии соравына җавап биргәндә, республикада кайбер очракларны санамаганда, коллыкны киң таралган күренеш булуын танымады.

Колларны азат итү эшен алып баручы "Альтернатива" оешмасында да кирпеч ширкәтендә дә андый хезмәткәрләнең төгәл санын әйтә алмадылар. "Махачкала, Каспийски, Карабудахкент тирәсендәге ширкәтләрдә ун яки аннан да күбрәк коллар" булырга мөмкин, ди Исмаилов.

XS
SM
MD
LG