Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия, Кырым тирәсендә Украина ягыннан ракета очырылса, ракета белән һөҗүм итү турында кисәтә


Аннексияләнгән Кырым белән Украина арасындагы чик
Аннексияләнгән Кырым белән Украина арасындагы чик

Русия, әгәр дә Украина 2016 елның 1-2 декабрьләрендә Кырым тирәсендә ракета сынаулары уздырса, ракета кулланырга әзерлеге турында белдерә.

Узган атна ахырында Русия саклану министрлыгы Украина илчелегенең хәрби атташесына Украинаның 1-2 декабрьдә Кара диңгез өстендә Кырым ярымутравының көнбатыш ярлары тирәсендә ракета сынаулары планлаштыруына ризасызлык нотасы тапшырган иде.

"Зеркало недели" басмасы хәбәр итүенчә, 26 ноябрьдә имзаланган әлеге документта "Украина мондый атышлар уздырган очракта, Русия ягы, беренчедән, украин ракетларын бәреп төшерәчәк, икенчедән, ракета җибәрүче корылмаларга атачак" диелгән.

Украинаның Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы секретаре Александр Турчинов әлеге кисәтүләргә җавап итеп, Мәскәүне үзенең “шашынулары һәм провокацияләре белән” күнегүләр уздыруга комачауламаска чакырды. Халыкара килешүләр нигезендә Русиянең һава чикләре Кырым һәм Таман ярымутрауларын бүлеп торучы Киреч бугазының уртасында тәмамлана, ди Турчинов.

"Украина әлеге төбәктә ракета сынаулары уздырырга җыенмый. Киреч бугазының көнбатыш ягы Украинаның суверен һава чикләре булып санала", ди Турчинов.

Украина Югары Радасы 2014 елның 20 февраленнән Кырым һәм Акъяр вакытлыча Русия аннексиясендә яши дип игълан итте. Халыкара оешмаларда Кырымны аннексияләнгән төбәк дип таный һәм Русиянең гамәлләрен хөкем итә. Русия исә ярымутрауны аннексияләвен кире кага, бу бары тик "тарихи гаделлекне тергезү" ди.

XS
SM
MD
LG