Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Төркия парламенты "Төркия агымы" турындагы килешүне хуплады


Газпром төзегән "Төркия агымы" юлы

Газпром төзегән "Төркия агымы" юлы

Якын арада канунны Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган имзаларга тиеш. Аннары ул Resmi gazete дип аталган рәсми басмада чыгарылачак һәм үз көченә керәчәк.

Төркия парламенты "Төркия агымы" проекты төзү турындагы Русия белән килешүне ратификацияләү хакында канун кабул иттте, дип белдерә РИА Новости.

Документны ратификацияләү өчен 210 депутат тавыш биргән, җидесе каршы булган, алты депутат тавыш бирми калган.

Якын арада канунны Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган имзаларга тиеш. Аннары ул Resmi gazete дип аталган рәсми басмада чыгарылачак һәм үз көченә керәчәк.

Элегрәк Төркиянең энергетика һәм табигый ресусрлар министры Берат Албайрак "Төркия агымы"ның газүткәргечләрен сузу эшләре 2017 ел башында башланачак дип белдергән иде.

10 октябрьдә Русия һәм Төркия президентлары да мөнәсәбәтләр киеренкелегеннән соң беренче тапкыр очрашып сөйләште. Очрашу кысаларында "Төркия агымы" газүткәргеч төзелешен яңарту турында килешү имзаланды. Килешү нигезендә Кара диңгез төбеннән магистраль газүткәргечнең ике юлын төзү каралган.

Беренче юлдан газ Төркия базарына кертеләчәк, ә икенчесе Европа өчен транзит буларак кулланылачак. Проект 2019 елның декабрендә тәмамланырга тиеш диелә.

6-7 декабрьдә Төркия премьеры Бинали Йылдырым Русиягә эш сәфәре белән килергә җыена. Эш сәфәре програмында Казан да бар. 7 декабрь Йылдырым Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG