Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли хәзинә" фестивалендә урыс теле өстенлек итүе табигый"


"Милли хәзинә" фестивалендә урыс теле өстенлек итүе табигый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

"Милли хәзинә" фестивалендә урыс теле өстенлек итүе табигый"

2 декабрь Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган “Милли хәзинә” фестивале тәмамланды. Төрле халыкларны чагылдырырга тырышсалар да, чара урысча “Славься, русская земля” җыры белән тәмамланды. "Бу - табигый", ди КФУ мөгаллиме Әлфәт Закирҗанов.

Казан университетында “Милли хәзинә” фестивале алтынчы тапкыр уздырылды. Милләтара, динара дуслык, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен үстерү бурычын үз өстенә алган әлеге чара елдан-ел популярлаша гына бара, ди оештыручылар. Быел гына биредә Идел буе федераль бүлгесенең 37 уку йортыннан 200дән артык студенты катнашкан. Беренче карашка һәркайсы үз милләтен, үз төбәген күрсәтергә тырыша.

“Милли хәзинә” фестивалебез инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Елдан-ел катнашучы студентларның саны, югары уку йортларының саны артканнан арта бара”, дип уртаклашты КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы мөдире Расыйх Сәләхов.

Мондый фестивальләр күп. Шулай да КФУ аны үзенчә үзенчәлекле итәргә булган, игътибарны, башкалардан аермалы буларак, бары тик бер бүлгегә (округка) гына юнәлдергәннәр.

“Фестивалебезнең төп үзенчәлеге шунда: без Идел буенда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен үстерергә тырышабыз”, диде КФУның Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татаристика кафедрасы мөдире Зилия Яугильдина.

Фестиваль Татарстанда үткәрелгәч, татар теленә игътибар да күбрәк булыр, дип уйларга мөмкин. Әмма күрәсең, оештыручылар башка фикердә.

“Чыгышларда урыс теле өстенлек итә – бу табигый, чөнки әлеге Идел буендагы халыкларның, әйтик, алтысын гына алсак та, алар белән барыбер үзара аңлашуыбыз урыс теле аша бара. Кабатлап әйтәм: аның белән янәшә башкарылган җырлар, һәм хореогафик, һәм театраль, һәм башка төрле номерлар алар нәкъ менә милли телләрдә булуы белән бу фестивальнең нигезен, асылын һәм аның төп эчтәлеген чагылдыра, дип уйлыйм”, ди КФУның Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире Әлфәт Закирҗанов.

“Милли хәзинә”дә татар җыр-биюләре, кул эшләре осталарын күрсәк тә, бу чарада төрле милләтләрне берләштерергә теләсәләр дә, фестивальне йомгаклаган “Славься, русская земля” җыры бары тик бер фикер калдырды: бердәмләшү – ул “россиян”ләштерү.

XS
SM
MD
LG