Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам Вәлиев татар музыкасын ремикс аша таныта


Ислам Вәлиев.
Ислам Вәлиев.

Музыкант Ислам Вәлиев танылган татар җырларына хип-хоп стилендә ремикслар ясап YouTube каналына куеп бара. Трекларга Русия генә түгел, Көнбатыш тыңлаучысының да игътибары зур.

"Геннар үзенекен итә, нәрсә белән шөгыльләнмәсәм дә, күңел барыбер музыкага тартыла", ди танылган баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы Ислам. КВН, Сәләт, видеоблоглар аша танылган егет үз иҗаты белән шөгыльләнә һәм аны киң җәелдерергә тели. Музыкант битлар язу һәм үз трекларын чыгару белән беррәттән танылган татар көйләренә дә үзенчәлекле ремикслар ясый.

"7-8 сыйныйфта укыган вакыта рэп тыңлый башладым. Күпчелек рус төркемнәрен. Соңрак Иттифак төркеменең альбомын озак кына тыңладым. Күп еллар үтте, ләкин татар рэпында, минемчә, ул дәрәҗәдәге сыйфатлы альбомнар башка чыкмады. 2005-2006 елларда, 10нчы сыйныфта укыган вакытта компьютерга "fruity loops" программасын куеп мин узем дә битлар ясый башладым, кайберләренә репер-дусларым жырлар язды, башкалары хәзер дә ноутбукта бер папкада ята", дип сөйли Ислам.

Студент елларында битбокс, КВН, видео-блоглар белән кызыксыну башлангач, музыка бер читтә калып тора. Ләкин соңгы елларда иске хобби янәдән үзенә тарта башлый.

Хәзер Malsi Music каналында (Исламның псевдонимы) биш меңгә якын язылучы бар. Алар арасында АКШ, Канада, Европа илләреннән битмейкинг сөючеләр күп. "Комментарларны үзегез кереп укый аласыз, күпчелек кешегә ремикслар ошый, мәсәлән Асаф Вәлиевнең "Агымсу" җырының ремиксы астында "I'm not from Russia and I cannot say I understood the song but it was a great song and video my friend keep up the great work" (Мин Русиядән түгел һәм җырны аңламыйм, ләкин бу – шәп җыр һәм видео, шөгылеңне дәвам ит, дустым) дигән фикерләр бар", ди Ислам.

Чыннан да, видеолар астында инглиз телендә язылган комментарлар күбрәк. Кешеләр ремиксны тыңлап, оригиналны да ишетергә тели. "Димәк, бу ниндидер дәрәҗәдә татар музыкасын популяштыру. Гомумән, мин барлык фикерләрне дә укыйм, алар яңа видеолар төшерергә көч бирә, дәртләндерә", ди музыкант.

Малси кайчак җанлы чыгышлар да ясый, соңгысы биюче Нурбәк Батулла белән бергә эксперимент рәвешендә узды.

2017 елда Ислам иҗатын тулы көч белән дәвам итеп альбом чыгарырга тели, ә каналына язылучылар санын 100 меңгә кадәр арттырырга ниятли.

XS
SM
MD
LG