Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Садри Максудига һәйкәл куелды


Казанда Садри Максудига һәйкәл куелды, тиздән ачылыш
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Казанның Истанбул скверында 5 декабрьдә куелган Садри Максуди һәйкәле чәршәмбе көнне тантаналы рәвештә ачылачак. Бу көнне Казанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым килүе дә көтелә.

Казанның Истанбул скверында башта патша Русиясендә, соңрак Төркиядә киң танылган татар хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды.

Һәйкәлнең авторы – танылган сынчы, Тукай бүләге иясе Асия Миңнуллина. Ул шулай ук Казан Кирмәне янындагы Хәйрияче, Водоканал янындагы Су ташучы һәм Камал театры янындагы Шүрәле һәйкәлләренең дә авторы.

6-7 декабрьдә Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Русиягә эш сәфәре белән килергә җыена. Эш сәфәре програмында Казан да бар. 7 декабрь Йылдырым Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша. Бу көнне Садри Максуди һәйкәленең тантаналы ачышы булачак.

Максудига Казанда һәйкәл ачу берничә ел элек үк планлаштырылган иде. Аны гамәлгә ашыру былтыр туктап калды - Төркия кораллы көчләре 2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә төрек һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычын бәреп төшергәч, Мәскәүдәге хакимият Төркиягә каршы пропаганда кампаниясен башлап җибәрде. Ул шартларда Казандагы түрәләр күренекле татар әһеле булса да, Төркиядә дә зур эз калдырган Максудига һәйкәл кую ниятеннән ваз кичеп торырга булган иде. Соңгы айларда исә Русия-Төркия мөнәсәбәтләре яхшыра төште.

Садри Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе була ул. Максуди икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана, Идел-Урал штаты рәисе була.

XS
SM
MD
LG