Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йылдырым: "Садри Максуди һәйкәле – башка атаклы татарларга да истәлек"


Казанда Садри Максуди һәйкәле ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Казанда Садри Максуди һәйкәле ачылды

7 декабрь Казанда Татарстан президенты, Дәүләт киңәшчесе, Төркия премьер-министры катнашында Садри Максудига һәйкәл ачылды. “Бүген бирегә бөек шәхескә, Татарстан белән Төркия арасында күпер була алган кешегә һәйкәл ачырга җыелдык. Садри Максуди һәйкәле башка татар шәхесләрен дә гәүдәләндерә”, диде Бинали Йылдырым.

Бу көннәрдә Казанның Истанбул паркында гадәти булмаган җанлану күзәтелде. Дүшәмбе Садри Максуди сынын алдан әзерләнгән урынга алып килеп утыртып, тирә-ягын төзекләндерү башланса, чәршәмбе паркны чистарту, тантанага әзерлек тагын да активлашты. Көн уртасында Истанбул паркының баш-башына полиция, янындагы юллар чатына ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп басты.

Бер ише мәгълүматларга күрә, һәйкәл сәгать 12дә үк ачылырга тиеш иде, татар активистлары Илдус Садыйк, Тәлгать Бариев, “Азатлык” яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин уникедә үк килгәннәр. Аннан бердә ачылачак диделәр, без килдек, янә хәбәр, икедә генә киләләр. Урамда кышның беренче зәһәр суыклары, алдан килгән кешеләр якын тирәдә кафе, җылыну урыннары эзли башлады. Менә киләләр, менә киләләр дия-дия, ике сәгатьтән артык вакыт үтеп китте. Ул арада язучылар, рәссамнар берлекләре рәис-әгъзалары кулларына чәчәк тотып, сак хезмәтендә язылган исемлектә барланып тантана узасы урынга үтте.

Тантанага Садри Максудиның туганнары да килгән иде. Максудиның оныгы Гөнүл Пултар сүзләренчә, бу аның өчен зур тарихи вакыйга. Мөһим бер символ, диде Гөнүл ханым.

Садри Максуди һәйкәле
Садри Максуди һәйкәле



Төркия премьер-министры белән Татарстан президентлары (элеккесе һәм хәзергесе) соңарып килсәләр дә, ике сәгатьтән артык урамда таптанган дистәләрчә халык алдында үзләрен гаепле тотмадылар. Салкын булгангамы, әллә барасы җирләре булганга, Истанбул паркына ничек тиз керсәләр, шулай чыгып та киттеләр. Аңа кадәр кыска гына чыгыш та ясап алдылар.

“Бүген без атаклы кеше, күренекле татар һәм төрек эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачабыз. Ул данлыклы тормыш юлы узган: ике мәртәбә Русия думасы депутаты булган һәм өч мәртәбә Төркия милли мәҗлесе депутаты итеп сайланган. Моннан тыш, Садри Максуди Төркиянең беренче президенты Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе булган. Килгән кунакларны шушы бәйрәм белән тәбриклим”, диде сүзен кыска тоткан беренче сөйләүче Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның янәшәсендә йөзе шат күренгән Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та басып торды, ләкин берни әйтмәде.

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым фикеренчә, бу вакыйга Татарстан белән Төркия халыклары файдасына булачак.

“Бүген без Татарстан белән Төркияне тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үтәгән бөек шәхескә һәйкәл ачарга җыелдык. Уйлавымча, шушы һәйкәл Садри Максуди гына тугел, ә башка күренекле татарларга: Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Рәшит Рәхмәти Арат, Габдерәшит Ибраһим кебекләргә дә истәлек булып тора. Бу эшкә өлеш керткән һәркемне шул исәптән Татарстан республикасының хөрмәтле президентына, Казан, Истанбул мэрына зур рәхмәт җиткерәсем килә”, диде Йылдырым һәм Татарстан президентлары белән һәйкәлгә чәчәк салганнан соң сакчылар озатуында китеп тә бардылар.

Бу чыгышларны, әлеге вакыйга шатлыгын “Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга читтән күзәтергә туры килде. Аны һәм урамнан килгән гади кешеләрне бу тантанага кертмәделәр. Наил фикеренчә, бу урын җәен казаннарның иң яраткан урыннарына әйләчәк. Башлык-түрәләр, полицияләр киткәннән соң һәйкәлне туктап карап узучылар да булды.

XS
SM
MD
LG