Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный Русия президенты сайлавында катнашачагын белдерде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальный 2018 елда Русия президенты сайлавында катнашачагын белдерде.

"Гамәлдәге хакимиятнең хәрәмләшүләренә һәм пропаганда машинасына каршы тору авыр булачагын беләм. Хәтта намзәт кенә булу да җиңел булмаячагын аңлыйм", ди ул.

Навальный үз програмында иң зур урынны коррупциягә каршы көрәшкә һәм дәүләт ширкәтләре эшчәнлеген үтәкүренмәле итүгә бирәчәген белдерә.

Навальныйны президентлыкка намзәт итеп чыгару мөмкинлеге Русия Югары мәхкәмәсе "Криволес эше"нә карата хөкем карарын кире каккач барлыкка килде. Навальный һәм Петр Офицеров эше яңадан каралырга тиеш.

XS
SM
MD
LG